КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында профессор Р.Г.Бохараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон»ның икенче этабы узды. Хакатон татар теле һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Биредә татар мәдәнияте һәм IT технологияләр берләшә.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты тарафыннан үткәрелде. Бүләкләү фонды 600 мең сум иде.
Катнашучылар кече һәм өлкән лигада көч сынаштылар. Алар 3 көн буе проект ясап, әзер продуктны оештыручыларга тәкъдим иттеләр. Һәр лигадан өчәр команда җиңеп чыкты.
Кече лигада «Сабантуй.ехе» проекты белән ТИКИ командасы җиңү яулаган. Проект авторы – Максим Сазонов. Ул 11 сыйныфта укый.
«Проектны дустым белән төзедек, мин төп идеясен булдырдым, ә ул дизайн һәм тавыш өчен җаваплы иде. Проект Сабантуй тематикасына багышланган. Ул уен форматында, рус һәм татар телләрендә. Уенчы сандык ачкычын эзли, ә сандыкта чәк-чәк ята. Ләкин ачкычны табу җиңел түгел. Безнең мини-уеннар аша татар милләтенең бәйрәмнәрен, этнографиясен өйрәнергә була. Мәсәлән, платформада канат тартышу уены урын алды. Мин үзем мондый чарада беренче тапкыр катнаштым. Алга таба тагын да камилләштерәсе бар әле, чөнки яхшы проект тудыру өчен 2 көн генә җитми», – ди Максим.
Өлкән лигада 2 урынга лаек булган «Кайнар Салям Team» командасында 5 кеше эшли. Эшчәнлекләре белән Артем Сикачев һәм Тимур Бикмөхәммәтов таныштырдылар: «Кызганыч, яңа буын татар теле, мәдәнияте белән кызыксынмый. Без цифрлы технологияләр ярдәмендә татар телен әкиятләр аша өйрәнүне күздә тоттык. Башта конкурентларның эшләрен анализладык – аларда интерактив юк. Без татар телле электрон сайт һәм мобиль кушымта җитештердек. Башта геройга исем бирергә һәм әкиятнең беренче җөмләсен язарга кирәк. Шуннан соң ясалма интеллект ярдәмендә өр-яңа әкият генерацияләнә. Әсәрне уку барышында сүзләргә басып, мәгънәләрен белергә, әйтелешен тыңларга, рус теленә тәрҗемәсен карарга мөмкин. Шулай ук мәкальләр дә кулландык. Укып бетергәч, тәрҗемә буенча тест үтү, белемне тикшерү каралган».
«404 brain not found» командасы белән КНИТУ-КАИ студентлары Иван Захаров, Розалина Гиниятуллина, Рәзил Гатиннар таныштырды. Алар видео һәм аудиоконтентны русчадан татарчага синхрон тәрҗемә итү программасын ясаганнар. Тәрҗемә вакытында татарча субтитрлар чыгып бара, аны текст форматында укырга мөмкин.
«Программада сайтны тулысынча тәрҗемә итәргә дә мөмкин. Алга таба татарчадан русчага тәрҗемәне дә булдырырга телибез. Таныласыбыз, үз штабыбызны булдырасыбыз килә», – дип киләчәккә планнары белән бүлеште катнашучылар.
Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез