Көн тәртибенә ун мәсьәлә, шул исәптән биш Татарстан закон проекты һәм дүрт федераль закон проекты тәкъдим ителде. Депутатлар 2026 елга һәм 2027–2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проектын икенче укылышта һәм тулаем кабул итте. Хәзер аны Татарстан Рәисенә имзалауга тапшырачаклар.
– Закон проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң, аңа бәйле 342 төзәтмә керде. Шул исәптән Министрлар Кабинетыннан – 324 төзәтмә, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан – 2 төзәтмә, КПРФтан – 16 төзәтмә. Соңрак КПРФ фракциясе үз төзәтмәләрен караудан алды, – диде Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. – Уртак тырышлык белән без алга таба да республиканың үсешенә хезмәт итәчәк тотрыклы финанс документы эшләдек.
2026 елда республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 552,2 миллиард сумнан артып китәчәк, чыгымнар – 566 миллиард сум, бюджет кытлыгы – 13,8 миллиард сум.
Тагын да алгарак китеп әйтсәк, 2027 елда керемнәр – 578,9 миллиард сум, чыгымнар – 595,8 миллиард сум, дефицит 16,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. 2028 елда керемнәр – 620,9 миллиард сум, чыгымнар – 639,6 миллиард сум, дефицит 18,7 миллиард сум күләмендә фаразлана.
Утырышта 2026 елга һәм 2027–2028 еллар план чорына Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Депутатлар Татарстан Иҗтимагый палатасына яңа әгъзалары өчен тавыш бирде. Билгеле булганча, киләсе елның гыйнварында Иҗтимагый палатаның гамәлдәге составының вәкаләтләре тәмамлана. Ул өч елга билгеләнә һәм республиканың коммерцияле булмаган оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан сайлана. Иҗтимагый палата составында барлыгы 60 кеше. Аларның өчтән берен – Татарстан Рәисе, тагын шул кадәресен – Дәүләт Советы билгели. Калган 20 кешене исә Иҗтимагый палата әгъзалары үзләре сайлый. Татарстан Дәүләт Советында кандидатлардан гаризаларны бер ай элек үк кабул итә башлаганнар. Барлыгы 30 гариза килгән. Депутатлар әнә шул кандидатлар өчен тавыш бирде. Иҗтимагый палатаның яңа составына керүчеләр арасында 12 иске яңа әгъза, шул исәптән «Ярдәм» үзәге җитәкчесе Илдар Баязитов, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Тимур Кадыйров, «Созвездие – Йолдызлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Туманов бар. Яңа кешеләрдән – республиканың «Әтиләр берлеге» җитәкчесе Гадел Заһретдинов, Татарстан студентлар лигасы җитәкчесе Шамил Якупов, КФУ доценты Евгения Храмова.
Депутатларда Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Владислав Виниченконың чыгышы иң күп сорау уятты. Бу елның ун аенда оешмага халыктан 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 11 процентка күбрәк. «Халык күбрәк дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү (һәр өченче шикаять), даруханә һәм стационарларда дарлар булмау (330 шикаять), ташламалы рецепт язып бирүдән баш тартудан (121 шикаять) зарлана», – дип сөйләде Владислав Виниченко. Республикада быел 7 мең тартма сыйфатсыз даруны әйләнештән алганнар. 2000 елдан бирле лицензиясез дарулар сатып яткан 2,8 меңнән артык сайтны япканнар.
«Шәхси клиниканы ничек сайларга?» – дип сорадылар түләүле медицина өлкәсен дә контрольдә тоткан оешма җитәкчесеннән. Владислав Виниченко медицина үзәгенең эшкә рөхсәт кәгазе булу-булмауга игътибар итәргә кушты. Аның әйтүенчә, мондый реестр аларның рәсми сайтында бар. Медицина эшләнмәләре турындагы мәгълүматны да биредә үк эзләп табарга мөмкин. «Бүген телевизордан нинди генә даруны мактамыйлар. Алар халыкның башын гына бутап бетерә», – дип тә уфтанды депутатлар. Владислав Виниченконы Алабуга Үзәк район хастаханәсенә дә чакырдылар. Биредә пациентлардан зар хатлары күп килә икән.
Утырыштан соң Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга республиканың төп финанс документын кабул итүгә бәйле фикерен дә җиткерде.
– Вазгыять никадәр генә катлаулы булмасын, быелгы бюджет федераль үзәк һәм федераль бюджет ярдәме белән республикабызның уңышлы үсеше өчен социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде, – диде ул. – Киләсе елга бюджетны 552 миллиард сум күләмендә кабул иттек (керемнәр буенча). Әйе, кытлык та аз түгел, әмма без хәзер дәүләт программалары буенча федераль үзәк белән берлектә аны шактый киметү яки тулысынча ябу буенча актив эш алып барабыз. Кабул ителгән төзәтмәләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга, күп балалы гаиләләргә һәм балалы гаиләләргә, социаль яктан якланмаган кешеләргә ярдәм итү мәсьәләләрен өстәмә финансларга мөмкинлек бирәчәк. Беренче укылышта каралган закон проекты белән чагыштырганда, социаль-мәдәни өлкәгә, мәгариф һәм сәламәтлек саклауга, юл төзелешенә һәм авыл хуҗалыгына, коммуналь инфраструктураны яңартуга бәйле чыгымнар арттырылды.
Утырыш алдыннан депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1983–1986 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаветдиновны искә алды. 27 ноябрьдә аның тууына 100 ел тулды. Бу уңайдан ул яшәгән йорт диварына куелган мемориаль такта янәшәсенә чәчәкләр салды. Фәрит Мөхәммәтшин Әнвәр Баһаветдиновның хатыны Наилә Төхфәтулла кызына, аның туганнарына һәм якыннарына мөрәҗәгать итеп, ел саен 27 ноябрьдә республиканың күренекле дәүләт эшлеклеләренең берсе, республика районнарында, шул исәптән Азнакай һәм Әлмәттә озак еллар җитәкче вазыйфаларында эшләгән Әнвәр Баһаветдиновның искә алынуын билгеләп үтте. «Ул хөрмәтле җитәкче, барыбыз өчен дә үрнәк иде. Миңа Әлмәттә эшләгәндә үк Әнвәр Бәдретдин улы белән бергә эшләү бәхете тиде. Ул акыллы кеше иде, аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», – диде парламент җитәкчесе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез