Газетага язылу

Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы сессия утырышы узды

СВОдагыларга ярдәм, балаларның сәламәтлеге һәм хуҗасыз хайваннар. Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы сессия утырышында көн кадагындагы мәсьәләләр каралды.

Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы сессия утырышы узды

Бюджет турында

2025 елда Татарстан бюджеты керемнәре 21,4 миллиард сумга артты. Шул исәптән, салым булмаган керемнәр – 18 миллиард сумга. Дәүләт Советы утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Шул рәвешле, 2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре – 597,8 миллиард сум, чыгымнар 615,1  миллиард сум тәшкил итәчәк. Кытлык үзгәрми – 17,3 миллиард сум. Шулай ук 2026 һәм 2027 елларга бюджет күрсәткечләре дә үзгәрми.

– Алдагы өч елга Татарстан бюджеты киеренке, күп хезмәт таләп ителә, әмма республика бу бурычны үтәп чыгачак, дип ышанам, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу мәсьәлә турында фикер алышуга йомгак ясап.

Энергетик сатуны чикләү турында

Татарстанда хастаханә, спортзал, вуз кебек урыннарда энергетик эчемлекләр сатуны чикләячәкләр. Депутатлар җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уяткан закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

– Закон проекты, аерым алганда, мәгариф һәм медицина объектларында, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт объектларында алкогольсез, тонусны күтәрә торган эчемлекләр, шул исәптән энергетиклар сатуны чикләүне күз уңында тота. Моннан тыш, аларны халык күпләп җыела торган урыннарда, төрле чаралар узган җирләрдә дә сатарга ярамаячак, – диде закон проектын тәкъдим иткән депутат Артур Габделҗанов.

Закон проекты буенча депутатлардан сораулар да булды. Әйтик, эшкуарларның хокуклары бозылмыймы? «Без аларның хокукларын чикләмибез, ә сатуга бәйле үзгәрешләр кертәбез», – дип җавап бирде ул. Ярар, теге яки бу урында энергетик сатып алып булмаячак ди, ә аны үзең белән алып килеп эчәргә ярый булып чыгамы? Артур Габделҗанов фикеренчә, оешмалар бу мәсьәләне үзләре хәл итә ала. Закон бозучыларга исә административ штраф та каралган. Физик затларга ул – 3–5 мең сум, югары вазыйфа биләүче затларга – 30–50 мең сум, юридик затларга 100–150 мең сум тәшкил итәчәк. Закон 2026 елның 1 сентябреннән үк көченә керәчәк.

Сәламәтлек турында

Татарстанда онкология белән авыручылар, шәһәр халкына караганда, авылда яшәүчеләр арасында күбрәк. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

– Бу – табибларга соң мөрәҗәгать итү, авылда яшәүчеләрнең профилактик чараларга тиешенчә җәлеп ителмәве турында сөйли, – диде ул.

Министр әйтүенчә, бүген авылда медицина ярдәме 43 үзәк район хастаханәсендә күрсәтелә. 1663 ФАП эшли. Киләсе елда республиканың 16 районындагы 33 ФАПны төзекләндерү күздә тотыла. Моның өчен 150 миллион сум акча каралган.

Альмир Абашев балалар сәламәтлегенә дә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, Татарстанда һәр баланың уртача 1–2 хроник авыруы бар. «Аларда ешрак сулыш, ашкайнату әгъзалары һәм күз авырулары очрый», – диде министр.

Шул ук вакытта республикада балалар үлеме күрсәткечләре елдан-ел кими. «Өлкәнрәк яшьтәге балаларның үлеменә китергән сәбәпләр арасында йогышлы авырулар, ашкайнату, сулыш әгъзалары, эндокрин система авырулары өлеше кимеде», – диде Альмир Абашев. Ул, моңа хроник авырулы балаларга вакытында диспансер күзәтүе үткәрү, профилактика чаралары хисабында ирешә алдык, дигән фикердә. «Быел профилактик тикшерүләр вакытында балаларда 200 меңгә якын авыру ачыкланды», – диде Альмир Абашев.

СВОда катнашучыларга ярдәм турында

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен, салым бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм чаралары 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак. Депутатлар шуның өчен тавыш бирде.

– 2024 елдан, республика законнары нигезендә, СВОда катнашучыларга, аларның тормыш иптәшләренә, ата-аналарына һәм балигъ булмаган балаларына социаль ярдәм чаралары аларның салым бурычлары булуга карамастан күрсәтелә, – диде бу уңайдан Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Утырышта министр СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына гамәлдәге күптөрле ярдәм чаралары турында да сөйләде. «Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр шәхси хуҗалыкны үстерергә – 200 мең сум, үзмәшгуль буларак теркәлергә 350 мең сум күләмендә акчалата түләү алырга мөмкин. 2026 елның 1 гыйнварыннан финанс ярдәме күрсәтелгән очракта СВОда катнашучыларның керемнәре исәпкә алынмаячак», – диде Эльмира Зарипова.

Аның әйтүенчә, республикада барлыгы 21 кеше мондый ярдәмнән файдаланган инде. СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан тагын 100 кеше, газлаштырып бетерү программасында катнашып, субсидия алган. Ә 450 гаиләгә яңа туган бала өчен кирәк-яраклар җыелмасы тапшырганнар.

Хуҗасыз хайваннар турында

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары соңгы арада телдән төшмәгән мәсьәлә буенча да карар кабул итте: хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәтле рәвештә, хакимиятнең вәкаләтләрен киңәйтә торган закон проектын да хуплады. Әлеге документ «гадәттән тыш хәл» төшенчәсен кертә һәм аерым очракларда хуҗасыз хайваннарны йоклатырга рөхсәт бирә.

– Гадәттән тыш хәл режимы гражданнар иминлегенә куркыныч янаганда яки куркыныч авырулар таралганда кертелергә мөмкин. Бу хактагы карарны Татарстанның Баш ветеринария идарәсе кабул итәчәк. Бу чорда, сәбәпсез агрессия күрсәтсәләр, кешегә һөҗүм итсәләр, куркыныч инфекцияләр таратсалар, дәвалап булмый торган яралар алсалар яки вазгыятьне тотрыкландыруга ирешүгә комачау иткән башка сәбәпләр булса, андый хайваннарны йоклату рөхсәт ителә. Эвтаназия ветеринария белгече карары нигезендә һәм гуманлы юл белән генә башкарылырга тиеш, – дип ачыклык кертте журналистларга депутат Нәҗип Хаҗипов.

Бу елның 28 ноябрендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә бер өер сукбай эт тугыз яшьлек кызны талап үтергәннән соң, бу мәсьәлә аеруча да күңелгә тия. «Без утырышта караган закон проекты Васильевода булган фаҗигагә кадәр үк кертелгән иде, – диде бу уңайдан депутат Игорь Бикеев. – Һичшиксез, сукбай этләр мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Шул ук вакытта, безнең алда аларны үтерү бурычы тормый. Без кешеләрне сукбай этләрдән сакларга тиеш». Сүз уңаеннан, теманың дәвамын газетабызның 15 нче битеннән укый аласыз.

Дәүләт Советы эше турында

Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының быелгы эшенә йомгак та ясады. Киң колачлы эштән берничә генә сан: 2025 елда парламент 11 утырыш үткәргән. Аларда 200 гә якын мәсьәлә, 40 тан артык федераль закон проекты, ил төбәкләренең закон чыгару тәкъдимнәре һәм мөрәҗәгатьләре каралган. Быел 112 республика законы проекты кертелгән. Дәүләт Советы тарафыннан 85 закон кабул ителгән һәм республика Рәисе тарафыннан имзаланган, шуларның 11 е – төп законнар.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, киләсе елда депутатларга, гавами хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә булып, ил Президенты һәм Хөкүмәте карарларында, Республика Рәисенең Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында, шулай ук дәүләт башлыгының россиялеләр белән «туры элемтә»се барышында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрне гамәлгә ашыруда актив катнашырга туры киләчәк.

– Безнең таяныч – сайлаучылар икәнне дә онытырга ярамый. Урыннарда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының сентябрь аенда оештырылган депутатлар корпусы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләү төп бурыч булып тора, – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре