Бу күрсәткеч буенча Мәскәү һәм Дагыстан лидерлар булып кала.
hh.ru сервисы мәгълүматлары буенча, 2025 елда Россиядә эш бирүчеләр ислам банкингын телгә алып 60 вакансия урнаштырган - бу үткән ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Шулардан 15 вакансия, ягъни гомуми санның чиреге Татарстанга туры килә. Шул ук вакытта, төбәктә аларның саны 2024 ел белән чагыштырганда 17 процентка кимегән.
Солтанова билгеләп үткәнчә, 2025 елда мондый вакансияләр буенча хезмәт хакы тәкъдимнәре 50 меңнән 180 мең сумга кадәр тәшкил иткән, бер ел элек 40 меңнән 250 мең сумга кадәр булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез