Газетага язылу

Татарстан Рәисе һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы XIII Бөтенроссия авыл Сабантуен ачтылар

Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе уза. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

- Сезне чын күңелдән үзебезнең иң яраткан Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Бүген мөһим вакыйга. Сабантуйларны башлап җибәрәбез. Беренчесе - Россиядә, әле үзебездә Татарстанда да булмады, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкинга һәм аның командасына Сабантуйны оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

- Килгән делегацияләргә һәм мондый бәйрәмне яратучы Әстерхан халкына да зур рәхмәт, - дип өстәде рәис.

Бәйрәмдә Пермь өлкәсе губернаторы Дмитрий Махонин да катнаша. Игорь Бабушкин эстафетаның киләсе елга Пермь өлкәсенә тапшырылуын әйтте.

- Безнең өчен Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыру - зур дәрәҗә. Ул - безнең күпмилләтле өлкәбезне берләштерә торган бәйрәмнәрнең берсе. Һәрберегезгә тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим, - диде Игорь Бабушкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре