Газетага язылу

Татарстан укучыларын беренче һөнәргә өйрәтә башладылар

Дөрес, әлегә сынауда 2 меңнән артык кеше катнаша. Алар балта остасы, бакчачы, аш-су остасы һәм башка белгечлекләр алып чыгачак. Егет-кызлар һөнәргә кайда һәм ничек өйрәнә?

Татарстан укучыларын беренче һөнәргә өйрәтә башладылар
Татар информ

Ике куян койрыгын берьюлы тоту. Мәктәп укучылары хәзер дәрестән соң көллиятләргә һөнәр алырга китә. Монда сүз 50 урта һөнәри уку йортында, шулай ук Казан вертолет заводының җитештерү-укыту үзәгендә тормышка ашырыла торган программалар турында бара. Укучыларга утызга якын белгечлек тәкъдим ителгән. Алар арасында химик анализ лаборанты, монтажчы, очкычсыз авиация системалары операторы, слесарь, халыкны цифрлы грамоталылыкка өйрәтү буенча консультант, кондитер, әйдаман, бакчачы, тәрбияче ярдәмчеләре дә бар. Әлеге проект яшьләргә заманча җиһазлар белән эшләү, хезмәт базарында ихтыяҗ булган белгечлекләр белән танышу мөмкинлеге бирә.

– Советлар Союзы вакытында югары сыйныф укучыларын һөнәргә өйрәтү бар иде. Без шуны кире кайтарырга булдык. Республика җитәкчелеге дә әлеге фикерне хуплады. Тәҗрибәдә 8–11 нче сыйныф укучылары катнаша. 2 мең баланы төрле һөнәрләр буенча укытабыз. Бу эш 25 районда оештырылды. Алты айлык кыска һәм күбрәк вакыт кирәк булган программалар да бар. Быел беренче таныклыкларны бирәбез, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов.

«Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эмиль Гобәйдуллин фикеренчә, әлеге проект хезмәт базарына зур ярдәм күрсәтәчәк.

 – Без кадрлар резервын иртәрәк туплап, предприятиеләргә булачак белгечләр белән алдан танышу мөмкинлеге бирәбез. Ә яшьләргә вакыт әрәм итмичә, һөнәр сайлау өчен шартлар тудырабыз. Бу ялгышып һөнәр сайлау очракларын киметергә, уку теләген арттырырга һәм киләчәктә белгечләрнең республикада төпләнеп калуына ярдәм итә, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Техникумнарда укучыларны һөнәргә өйрәтү эше ничек бара?

– Безгә Наласа, Лесхоз һәм район мәктәпләреннән атнага бер мәртәбә 15 укучы йөри. Алар аш-су остасы булырга әзерләнә. Барлыгы 240 тан артык сәгать каралган. Аны һөнәр итеп сайламаган очракта да, тормышта кирәге чыгар. Элек ризык әзерләүне хатын-кыз эше дип саный идек, хәзер андый бүленеш юк, – ди Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев.

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә исә укучылар янгын сүндерергә, коткару эшенә өйрәнә. Анда төрле авыллар һәм район үзәгеннән 11 үсмер килә. Дәресләр атнага ике мәртәбә уза.

 – Бүген янгын сүндерүчеләргә ихтыяҗ зур. Укып бетергәч, әлеге укучыларга янгын сүндерүче квалификациясе биреләчәк. Янгын сүндерү постларына эшкә урнашырга мөмкин. Киләчәктә укуларын дәвам иттерә алачаклар, – ди көллиятнең махсус дисциплиналар укытучысы Фәнис Гомәров.

Сарман аграр көллияте директоры урынбасары Илшат Гәрәев һөнәргә өйрәтүнең мәктәпләргә кире кайтуын хуплый.

– Без мәктәп укучыларын һөнәргә өйрәтү проектынд катнашмыйбыз. Әмма көллиятнең агросыйныфлары бар. Анда биотехнологияләр, үсемлекчелек турында белем бирелә, – ди ул. – Безнең заманда кызлар тегүче, егетләр машина йөртүче, тракторчыга укыды. Хәзер һөнәри уку йортларында күп юнәлешләргә түләп укырга кирәк. Бу очракта ул бушлай. Монда оешма җитәкчеләре белән эшләргә кирәк. Алар кызыксынмый икән, киләчәктә әзер белгечләр берәүгә дә кирәк булмаячак. Хөкүмәтнең акчасы җилгә генә очачак. Предприятие җитәкчеләре әлеге сыйныфларны булдырып, җиһазландырып бирсеннәр иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре