• Фото: Татар-информ

«Татарстанда җәй» программасы кысаларында авылларда да чаралар үтә

Югары Осланда – бәлеш бәйрәме, Әлмәттә – мунча фестивале. Республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән башланып киткән «Татарстанда җәй» программасы кысасында чаралар дәвам итә.

Мөслим районының Кызылъяр (Краснояр) авылына быел 100 ел тулган. Бу уңайдан узган ялларда җирлектә «Татарстанда җәй» республика программасы кысасында Авыл көнен зурлап билгеләп үткәннәр.

– Кызылъяр авылы Елгабаш авылыннан күчеп утыра, – дип сөйләде авыл тарихын Кызылъяр авылы имамы, тарихчы Миңнулла Абдуллин. – Урман эченнән урын алу бик мәшәкатьле була. Чөнки ул вакытларда совет хөкүмәте урманнарны дәүләт милке итеп игълан итә. Икенче сәбәп тә кыенлык китерә: бер авылдан икенчесенә күченүләр документлаштыру эшен катлауландыра. Саттаров Габдулла, Шәйдуллин Фазулла, Габдрахманов Рәхмәтулла һәм волость председателе Морзаханов Гәрәйхан урман эченнән җир бүлеп бирүгә рөхсәт алуга ирешәләр. Башта шушы урынга Елгабашны тулысынча күчерергә дип килешенгән булалар. Әмма урман җирләрен дәүләтнеке итеп игълан итү сәбәпле, 75 хуҗалык кына күченеп кала. Бөтен кеше дә берьюлы йорт салып чыга алмый, билгеле. Иң беренче булып Камалетдинов Мөхәммәт йорт җиткерә. Без аны авылыбызның күченү датасы итеп алдык.

Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, йөз еллыкны зурлап үткәрү тәкъдимен бөтен авылдашлар хуплаган. «Авылыбызда халык күп түгел: 60лап кеше яши. Әмма без көтмәгәнчә, бөтен кеше дәррәү күтәрелде. Читтә яшәүчеләр дә ярдәм итәргә теләк белдерде. Бик күңелле бәйрәм узды. Кайтучылар да күп булды. Пермьнән, Магнитогорскидан, Финляндиядән кадәр кунаклар кайтты. Бәйрәмдә авылның тарихы, исеменә бәйле күренешләрне дә күрсәттек. Төрле-төрле уеннар, Сабан туена хас булган көрәш тә узды. Кайткан кунаклар, тирә-күрше авыллардан килүчеләр мондый бәйрәм күргәнебез юк иде әле, дип киттеләр», – ди Миңнулла Абдуллин.

Әлмәттә исә «Каракүз» фестивале дәвам итә. Узган ялларда нефть каласында «Татарстанда җәй» кысасында мунча фестивале үтте. Шәһәр комлыгында мунча керү серләренә генә төшенеп калмыйча, үлән чәйләре белән дә сыйланырга мөмкин иде. Биредә үк илнең иң яхшы чабындыру осталары мастер-класслар үткәрде.

Татарстан башкаласы исә 26 июльдә «Казан триатлоны – 2025»не кабул итте. Быел анда илнең 30 лап төбәгеннән 700 дән артык спортчы катнашкан. «Татарстан – илнең спорт башкаласы. Мондый массакүләм чаралардан башка без бу исемгә лаек була алмас идек, – диде ярышларда үзе дә катнашкан спорт министры Владимир Леонов. – Профессиональ спортчылардан тыш, стартка гади спорт сөючеләр дә күп чыга. Ун елга якын вакыт эчендә без Казан марафоныннан башлап күп кенә спорт дисциплиналары булдырдык. Зур спорт чаралары үткәрәбез һәм халыкта аларга карата кызыксыну күрәбез».

Узган ялларда Югары Ослан районының Татар Мәрәтхуҗасы авылында да бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә «Бәлешфест – 2025» чарасы узган. Бәйрәм мәйданы авылдашларны һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрне берләштергән. Ә татар халкы кунакка буш кул белән йөрми, билгеле. Бәйрәмгә татар халык ашлары – бәлеш, чәкчәк, кош теле, бавырсак һәм башка бик күп төрле ризыклар алып килгәннәр. Чарада төрле уеннар, җыр-бию оештырганнар.– Бәйрәмгә җыелган кунакларның алып килгән күчтәнәчләре белән чәй эчүләре «Бәлешфест – 2025»нең иң тәмле мизгелләреннән берсе булган. Икенче елга да шушы урында очрашырга сүз куешканнар.

«Татарстанда җәй» республика программасы кысасындагы чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак мәгълүматны программаның рәсми сайтында белергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре