Әлмәттә бер гаилә боз “һөҗүменә” эләккән. Биш айлык сабый нейрохирургия бүлегендә реанимациядә ята. Бу хакта “Татар-информ” Әлмәт районы Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Ренат Шакиров сүзләренә таянып яза.
Гадәттән тыш хәл узган җомга көнне Әминов урамында педиатрия клиникасы янында булган. Бинаның 10нчы кат балконы түбәсеннән боз төшкән. Шул сәбәпле беренче катта әти-әнисе коляскага утыртып алып килгән биш айлык сабыйга зыян килгән. Нәни малай баш мие җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәнең реанимация бүлегенә озатылган. Моннан тыш баланың әтисе – 33 яшьлек ир-ат җәрәхәтләнгән.
“Зыян күрүчеләрнең икесенә дә махсус медицина ярдәме күрсәтелде. Хәзерге вакытта сабый – нейрохирургия бүлегендә табиблар күзәтүендә. Әтисе, табиб караганнан соң, өендә дәвалана”, – дип билгеләп үткән Шакиров.
Шул ук вакытта Әлмәтнең үсеш департаменты директоры Кирилл Сафонов бу хәлдән соң контрольлек-күзәтчелек органнарына тикшерү үткәрү өчен тиешле мәгълүматлар тапшырылганлыгын әйткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез