Газетага язылу

Татарстанда бөртеклеләрне җыю 83%ка төгәлләнгән

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 916 мең га бөртекле культуралар суктырганнар. Бу планның 83%ы. 3 млн 210 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 35 ц/га.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

12 районда барлык мәйданның 90%тан артыгы җыелган, 10 районда 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

Тәтеш районында уңдырышлылык югары - гектардан 50 центнердан артык саклана.  

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләгәннәр. Беренчеләрдән булып Актаныш районыннан Нур Баян ис. хуҗалык, Арчадан «Казанка» агрофирмасы һәм Саба муниципаль районыннан Мөхәммәтшин КФХ.

Шикәр чөгендерен казуга 9 районның 7се керешкән. Бүгенгә 5 мең 400 га чыгарылган, 296 мең тонна татлы тамыр чыгарылган, уртача уңдырышлылык - 546 ц/га.

16 район силос өчен кукуруз җыюга керешкән. 102 мең гектарда җыеп аласы бар, бүгенгә 4 мең гектарда җыеп алынган. республика буенча яшел массаның уртача уңышы - 380 ц/гектардан артык. Кышка 3 млн. 700 мең тоннага якын силос әзерләү планлаштырыла.

Гидрометхезмәт мәгълүматлары буенча, август башыннан республика буенча уртача 60 мм дан артык явым-төшем яуган. Күүбрәк яуган урыннар да бар, Кама Тамагында - 156 мм, Аксубайда – 90 мм, Буада – 86 мм (норма 54 мм). 17 метеостанциянең 6сында «Туфракның артык дымлануы» дигән куркыныч күренеш теркәлгән. Быелгы уңыш өчен 543 мең га (22%) чәчүлекләр иминләштерелгән, шулардан 107 мең гектардан артыгы дымлылыктан.

Көзге культуралар чәчү дәвам итә, 296 мең га чәчелгән, шулардан көзге рапс - 82 мең га һәм көзге бөртекле культуралар - 215 мең га.

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабында, Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут көзге бөртекле культураларның планлаштырылган мәйданнарын чәчү бурычын куйды. Мәйданнарны саклап калу өчен федераль министрлык шулай ук дәүләт ярдәме чарасы да әзерли.

Шулай ук тармакта агродроннар куллану турында да сөйләделәр. Бу сезонда 45 мең гектар чәчүлек дроннар белән эшкәртелгән инде. Эшнең төп күләме - яфрак аша тукландыру һәм инсектицид белән эшкәртү. Якын киләчәктә - көнбагыш десикациясе. Культураның гомуми мәйданы 353 мең га тәшкил итә. Десикация өчен дроннар куллану иң нәтиҗәле хәл ителеш булып тора.

Дроннарның агрономик өстенлеге - үсемлекләрнең вегетация этапларын мониторинглау мөмкинлеге. Агрономнар авырулар, корткычлар, дым җитмәү, туклану чыганакларын ачыклый алалар.

Үсемлекләрне яклау чараларын һәм ашламаларны билгеле бер урынга кертү өчен карталардан файдалану химик йөкләнешне киметә. Технология, сугарулы участокларда су сибүне оптимальләштереп, культураларның су стрессын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Шулай ук хәбәр ителгәнчә, 12 сентябрьдән башлап ел саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңартыла, алар 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар гадәттәгечә Казанның - 14 мәйданчыгында, Түбән Каманың - 3 мәйданчыгында, Зеленодольскның 2 мәйданчыгында һәм Чаллыда узачак. Ярминкәләрдә җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирү һәм ягулык-майлау материалларын каплау исәбенә продукция ваклап сату бәяләреннән 20%ка кадәр түбәнрәк бәядән сатыла. Продукциянең сыйфатын ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре тикшереп тора, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре