Алексей Павлов, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры:
– Татарстанда күпме елан барлыгын төгәл әйтеп булмый. Республикада аның дүрт төре билгеле. Тузбашлар 1–1,5 миллионга җитә. Гади кара елан, бакыр, дала еланнары «Кызыл китап»ка кертелгән. Хәзер барысы да йокыда.
Елан – бик матур, нәфис җанвар. Мин аны хатын-кыз белән чагыштырыр идем. Хәйләкәрлек тә бар. Еланны элек өйдә дә тоткалаган чаклар булды. Асрау җиңел түгел. Ни өчен дигәндә, һәрвакыт тере ризык кирәк. Тычканнар ашата идек. Бака, кәлтә, чикерткә, балык белән тукланганнары да бар. Ризыкны ун көнгә бер бирергә мөмкин.
Еланнар табигатькә файда китерә, кимерүчеләрне юкка чыгара. Әйтик, еланнар булмаган җирдә тычкан бизгәге авыруы таралырга мөмкин. Елан, кимерүчеләрнең ояларына кереп, барысын да юкка чыгара. Моны берәү дә эшли алмый. Моннан тыш, кара елан агуы медицинада кулланыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез