Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән саклауны сорый

Тагын ничә корбан кирәк инде? Ноябрь азагында Яшел Үзәндәге Васильево бистәсендә сукбай этләр 9 яшьлек балага ташланганнан соң, бу сорауны үз-үзенә бирмәгән кеше сирәктер.

Татарстанда яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән саклауны сорый
Илдар Мөхәммәтҗанов

Моны җавап таба алмый торган сорау итеп калдырасы килми, билгеле. Кыз баланың үлеме һәр әти-әнинең шәхси фаҗигасенә әйләнде. Күпләр катгыйрак таләпләр кертүне сорый: стерильләштереп, этләрне кире урамга чыгарып җибәрү нәтиҗә бирми!

Фаҗига арты фаҗига бит. Варвара Блохинага кадәр булган авыр очракларны искә алыйк. Узган елның көзендә Казанның Самосырово бистәсендәге үлем очрагын әле дә оныта алмыйбыз. Анда этләр көтүе 48 яшьлек хатын-кызны талап үтерде. Бу елның башында гына шул ук Васильево бистәсендә эт көтүе кибеткә баручы 75 яшьлек хатын-кызга ташланган иде. Пенсионер хатын хайваннарны электрошокер белән куркытырга тырышып карый, ярдәме тими. Гомере бетмәгән: узып баручылар, этләрне таяклар белән куркытып, алып кала алганнар. Йөзе, кул-аяклары таланган хатын-кыз хастаханәгә эләкте. Бер ай чамасы элек кенә Түбән Кама районыннан яңа коточкыч хәбәр килеп иреште: бер көтү эт яшәр урыны булмаган ир-атка һөҗүм иткән. Озак вакыт хастаханәдә аңсыз яткан ирнең аягын кисәргә туры килә.

Әле без ишетмәгән, белмәгән тешле һәм канлы вакыйгалар күпме? Варвара Блохина белән булган фаҗигадән соң күптәнге куркыныч проблема турында дәшми калу инде мөмкин түгел иде. «Баланың үлеме бу фаҗигаләргә соңгы нокта булырга тиеш!» – ди әти-әниләр, иҗтимагый оешмалар, белгечләр бертавыштан. Соңгы вакытта ике фаҗига шаһиты булган Васильево бистәсендә яшәүчеләр Татарстан депутатларына гариза белән мөрәҗәгать итте. Гамәлдәге системага катгый үзгәрешләр кертергә, аны яңадан карарга кирәк, ди мөрәҗәгать итүчеләр.

– Чиплаганнан соң сукбай этләрне урамга чыгармаска кирәк! Алар шундый ук агрессив булып кала бит. Балаларыбызны алардан кем саклый? – ди әти-әниләр.

Урамда яшәүче этләрнең усаллыгы аңлашыла да. Һава шартлары да, территорияне саклау зарурлыгы да сукбайларны агрессив булырга этәрә. Үз ишләренә карата гына түгел. Алар өчен кешеләр дә – куркыныч тудыручы, алар җиренә аяк басучы җиде ят. Олы яшьтәге әби-бабайларның, балаларның аеруча зыян күрәсе көн кебек ачык. Стерильләштерү белән генә проблеманы хәл итеп булмый, ди халык.

Роспотребнадзор статистикасы буенча, узган ел Татарстанда 3,5 меңнән артык сукбай эт һөҗүме теркәлгән. «Хайваннарга карата мөнәсәбәт кеше гомереннән дә кадерлерәк була алмый. Моны аңлау өчен тагын нинди фаҗигаләр булырга тиеш?» – ди Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Асия Тимирясова. Татарстанның бу юнәлештә инде җитди эш алып барган закон чыгаручылары эшчәнлеген хуплый палата әгъзасы.

– Хокукый нормалар катгыйландырылырга тиеш, – ди ул. – Йортсыз хайванны тәрбиягә алуның иң яхшы яклау чарасы булуын аңлыйм, әмма бүгенге шартларда кешеләр үзләре кыргый этләрдән яклауга мохтаҗ.

Иҗтимагый палатаның мәгарифне үстерү комиссиясе рәисе урынбасары Наталья Фролова фикеренчә, кешеләрнең җавапсызлыгына да игътибар итәргә кирәк.

– Кайберәүләр үзләре үк сукбай этләр көтүен баетып тора. Хисләргә бирелеп, эт баласын алалар да, үскәч, уйнап туйгач, мәшәкате арткач, урамда калдыралар. Җаваплылыкны катгыйландыра, иҗтимагый мониторингның яңа алымнарын булдыра торган чаралар кирәк, – дигән ул «Татар-информ» агентлыгына.

Ягъни зур эт хуҗалары өчен кагыйдәләр, катгыйрак җаваплылык, этләр реестры булдыруны кирәк саный Наталья Фролова. Шулай ук этләрне асрау шартларын системалы тикшерү дә мөһим. “Хайваннарны яклаучыларны исә этләргә һәм питомникларга матди ярдәм күрсәтергә мәҗбүр итәргә кирәк, халыкка һәм җитәкчелеккә каршы сүз генә язып утырмасыннар”, – дип ассызыклады Наталья Фролова. Ә инде тотылган этләргә карата тагын да кырысрак алымнар тәкъдим итә:

– Питомниктагы этләр санына күзәтү ясарга, ветеринария хезмәте белән берлектә этләрне тикшерергә кирәк. Сәламәтлек буенча проблемалары булса – йоклатырга.

Наталья Фролова фикеренчә, «Халык контроле. Этләр өере» кушымтасын булдыру да нәтиҗәле булачак. Мөрәҗәгать итүчеләр моның өчен бонуслар алсын, ә мәгълүматны эшкәртми калдырган, берни эшләмәгән хезмәт органнарына штраф билгеләргә кирәк. Бу тәкъдим иҗтимагый оешма вәкилләре теләге белән дә тәңгәл килә. Этләрдән куркыныч янаганда, кешенең 112 хезмәтенә шалтыратып, шундук ярдәм сорарга хакы бар. «Эт сезне тешләдеме инде? Ташландымы, әллә ташланырга торамы?» дигән тозсыз сораулар белән болай да куркыныч мизгелдә вакытны сузмасыннар иде...

Балачактан бер вакыйга искә төшә. Мәктәптән кайтып барганда, бер эт өстемә сикереп, киемемнән тарткалады. Юл буе елап кайтырга, гомергә этләрдән куркып калырга сәбәп булды ул. Чарасын күрделәр: икенче көнне ул этләр юкка чыкты. Бүген алай эшләп булмый, хокуклар турында күп сөйлибез. Әмма кешеләрнең, балаларның да урамда курыкмыйча, тыныч кына йөрү хокукы бар. Этлеккә чик кую шуның өчен кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре