БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
9-16 декабрь аралыгында кибетләрдә яшелчәләрнең бер өлеше кыйммәтләнгән. Шулай ук бәя арту тавык йомыркасы һәм тавык итенә дә кагылган.
Азык-төлек бәяләренең артуы Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә. Аерым алганда, бер килограмм кыяр – 193,73 сумнан 217,42 сумга, ә помидор 214,20 сумнан 227,06 сумга арткан. Кәбестә бәясе – 6,80 процентка, ягъни 37,87 сумнан 40,45 сумга кыйммәтләнгән. Тавык йомыркасы һәм тавык ите 2,69 һәм 2,28 процентка арткан. Телгә алган продуктлардан тыш, дуңгыз ите, туңдырылган балык, атланмай, маргарин һәм каймак бәяләре дә 1 процентка кыйммәтләнеп өлгергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Казан мэры Илсур Метшин Казан вертолет заводы каршындагы җитештерү-укыту үзәгендә булды. Биредә бүгенгә 800 укучы белем ала. Заманча җитештерү-укыту үзәге Казанда «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводы базасында эшләп килә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре вакытында Ухань шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Казан федераль университетында укучы студентлар белән очрашты.
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов бакча, мәктәпләрдән үк медицина нигезләре дәресләре кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, халыкның сәламәтлеге медицина белеме җитмәү аркасында да начарлана. Ә сез ничек уйлыйсыз, мондый дәресләр кирәкме?
Авылыбызда көздән бирле зират тирәсендә тынлык иде. Шушы көннәрдә ул тынлык бозылды: илле җиде яшьләрдәге күршебез вафат булды.
Сәдака бирү турында сүз чыкса, еш кына, хәзер инде мохтаҗ кеше юк, сәдаканы кемгә бирергә дә белмәссең, дигән сүзләрне күп ишетәсең.
Телне саклар өчен берләшү кирәк. Татарстандагы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова фикеренчә, республикада яшәүче һәр милләт вәкиленең бурычы бер – телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны яшьләргә өйрәтү.
Бурычтан вакытында котылу яхшы. Моның өчен мөмкинлегең булса, әлбәттә. Татарстанда соңгы елларда дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендалау буенча бурычларны киметү өчен зур эш башкарылды.
Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Кадерлем» пьесасы буенча куелган эскизны карап фикер алышулар узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да катнашты. Әлеге әсәрнең авторы – Әлмәттә үткәрелә торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финалына узган Лилия Шакирова, режиссёры – Булат Гатауллин.
Фикер өстәү
Фикерегез