Бүген Казанның Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов вазыйфасыннан киткән. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителгән.

Сәбәбе – Татарстан прокуратурасының, “ышанычны югалту сәбәпле”, аның эштән китүен таләп итү турында дәгъвасы. Дәгъваны башта Казанның Вахитов районы суды канәгатьләндергән, шуннан соң Татарстан Югары суды үз көчендә калдырган.
“Һичшиксез, Казан башкарма комитеты өчен бик җитди, көтелмәгән карар,” – диелгән шәһәр мэриясенең пресс-релизында.
Мироновка 40 яшь. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлап, юрист белгечлегенә ия булган. Бер үк вакытта эчке эшләр органнарында эшләгән. 2004 елда, вузны тәмамлаганнан соң, 7 ел дәвамында Яңа Савин районы суды консультанты һәм ярдәмчесе вазыйфасында эшләгән. 2011 елда Казан башкарма комитеты аппараты оештыру идарәсенең оештыру-методик бүлеге баш белгече булган. 2012 елда шәһәрнең Балалар һәм яшьләр комитеты җитәкчесе итеп куелган.
2016 елда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы вазыйфасына билгеләнгән.
Башкарма комитет 2022 елда Мироновның муниципаль хезмәт тәртипләрен бозуын ачыклаган.
“Биредә хатынының керем чыганагы (фатирны арендага бирү рәвешендәге) күрсәтелмәү турында сүз бара. Моның өчен аңа дисциплинар шелтә белдерелде”, – диелгән релизда.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез