Газетага язылу

Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар

Яңа уку елыннан Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Бу хакта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Бу уку елыннан совет чорындагы тәҗрибәне – тәртип өчен билге куюны кире кайтарабыз. Әлегә механизм сынау режимында кертеләчәк», – дип сөйләде Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Тәртип өчен 2-8 сыйныф укучыларына билге куячаклар. Әлеге экспериментка Казанның 43, 55, 98, 156 номерлы мәктәпләре, Чаллының 31, 34, 55 номерлы мәктәпләре, Түбән Каманың 33 номерлы мәктәбе һәм 31 номерлы лицее, Әлмәтнең 21 номерлы һәм Лениногорскиның 8 номерлы мәктәпләре, Бөгелмәнең 7 номерлы һәм Алабуганың 1 номерлы гимназияләре кушылачак.

Министр аңлатканча, укучылар өч төрле билге алачак: «үрнәк», «канәгатьләндерерлек», «канәгатьләндерерлек түгел».

«Бу чара укучыларның тәртибен яхшыртыр һәм укытучылар белән укучылар арасында үзара хөрмәтне ныгытыр, дип ышанабыз», – дип ассызыклады ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре