Быелгы бәйгенең үзенчәлеге шунда: милли киемнәр кигән җиңүчеләр башта экраннан үзләре белән таныштырды. Алар арасында татар, рус кына түгел, казах, буряты да бар. Алар буш вакытларын ничек уздыруы турыда сөйләде. Конкурс үзе тугыз номинация буенча узды. Бу инде – тугыз милли герой дигән сүз. Алар – «Фәндә цифрлаштыру», «Мәгърифәтче галим», «Фәнгә тугрылык өчен», «Иң яхшы фәнни хезмәткәр», «Перспектива», «Фән – балаларга» һәм башка юнәлешләрдә җиңүчеләр.
Бүләкнең иң кәттәсенә – «Елның иң яхшы галиме» исеменә Кев Салихов лаек булды. Ул – радиоспектроскопия ысуллары фәнни мәктәбенә нигез салучы, электрон парамагнит резонансының атом-төш магнит һәм электрон магнит томографиясе һәм спектроскопиясе, химик реакцияләр теорияләре өлкәсендә әйдәп баручы белгеч. 89 яшьлек галим: «Мин әле 120 яшькә кадәр фән белән шөгыльләнергә җыенам», – дип тә шаккатырды. Казан физика-техника институтының фәнни җитәкчесе, физика-математика фәннәре докторы туган телнең әһәмиятенә дә басым ясады.
– Мин кечкенә генә татар авылында тудым. Буш вакытларымда үзем генә калганда татарча җырлыйм. Туган телеңне онытырга теләмисең икән, җырла! – диде ул. – Гомер буе фән белән шөгыльләнәм. Шуннан ләззәт алам. Фән ул – иң яхшы хобби. Киләчәк проблемаларын хәл итәргә булыша.
«Фәнгә тугрылык өчен» номинациясендә Дәүләт Советы депутаты, физика-математика фәннәре докторы, профессор Мәкъзүм Сәлахов җиңүче булды. Ул – Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, 2002–2010 елларда Казан дәүләт университеты ректоры, 2014–2023 елларда Татарстан Фәннәр академиясе президенты. Галимнең төп фәнни хезмәтләре оптика, гамәли спектроскопия һәм нанофотоника проблемаларына багышланган. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа бүләк тапшырганда: «Мәкъзүм Хәлимулла улы – чын галим. Мондый шәхесләр, гомумән, безнең фәнни ачышлар – Татарстанның бүгенге уңышлары нигезе», – дип мактады.
Мәкъзүм Сәлаховны әти-әнисе: «Яхшы укысаң, яхшы яшәрсең», – дип үстергән. «1 нче сыйныфтан ук тырышып укыдым. Шахмат уйнарга яраттым, хәзер дә уйныйм. Гел яңалык эзләргә тырышам», – диде галим.
Иннополис университеты ректоры Александр Гасников – «Фәндә цифрлаштыру» юнәлешендә җиңүче.
– Мин Мәскәү өлкәсеннән. Гореф-гадәтләрне саклаган гаиләдә үстем. Шуңа күрә бүген рус милли костюмыннан да инде мин, – дип таныштырды ректор. – Татарстанга үз өлешемне кертәсем килә. Фәнни туризм белән шөгыльләнәм. Походларга йөрим. Бурычларымның берсе – укучыларны ясалма фәһемнең математик нигезләре аша заманча фән белән кызыксындыру.
Галимнәрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Аның сүзләренә караганда, федераль ярдәм белән беррәттән, республикада фәнгә җәлеп итү эше дәвам иттерелә. Алар арасында «Фәнни алгарыш» премиясе, алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзү проекты, постдокларга грантлар, «Лаборатория мөдирләре мәктәбе», «Проректорлар мәктәбе» проектлары, шулай ук яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы бар. «Мондый тәҗрибәләр илнең фәнни-техник сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе республикадагы фән-мәгариф оешмаларының технологик лидерлык илкүләм проектларын тормышка ашыруда актив катнашуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлештә эшне дәвам иттерергә, Татарстанны технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында да лаеклы рәвештә күрсәтергә өндәде. «Галимнәргә әле күп кенә катлаулы бурычларны хәл итәргә кирәк булачак. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында без моңа кадәрге казанышларны арттырып, актив фәнни-технологик үсеш юлына күчеп бетәргә тиеш», – диде Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез