Тәвәккәллек: сыер савучыдан – авыл җирлеге башлыгына

Фермада җиңелрәк иде. Күп еллар сыер сауган Наилә Илалованы моннан өч ел элек Шахмай авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. Әле дә гаҗәпләнә үзе.  Халык белән ничек уртак тел тапкан? Нинди проблемаларны хәл итәргә туры килә? Кире фермага кайту теләге юкмы? Аның белән тәвәккәллек, халыкның моң-зары, авылның бүгенгесе турында сөйләштек.

Фермадагы сыерларны ташлап, авыл җирлегенә килүегез ничегрәк булды? Озак үгетләделәрме?

– 1991 елда мин «Татарстан» колхозына эшкә кердем. Башта 20 ел бозаулар карадым. Аннары ун елым сыер савып үтте. Учетчик та булып алдым. Фермалар бетте. Колхоз таралгач, фермер Илдар Гарифуллин хуҗалыгында тагын ике ел сыер саудым әле. Авыл җирлеге башлыгы шәһәргә күчеп киткәч, урыны бер ай буш торды. Кандидатлар күп иде. Сигез егеткә әйтеп караганнар, әмма әллә ни ышандырмаганнар. Ни өчен дигәндә, халык белән эшләү җиңел түгел. Бездә яшьләрнең күбесе башка җиргә барып эшли. Районның ул вакыттагы башлыгы Вячеслав Козлов минем алдынгы сыер савучы икәнлегемне белә иде. Үзем машина да йөртәм. Авыл башлыгы булырга тәкъдим иттеләр. Уйнап кына, ярар, дидем. Компьютерны әллә ни белмәвемне дә яшермәдем. «Секретарең була, өйрәнерсең», – дип тынычландырдылар. Менә шулай көтмәгәндә генә килеп чыкты бу хәл. Иремнең хастаханәгә операция ясатырга киткән чагы иде. Өйдә булса, бу җаваплы эшкә баруыма ризалык бирмәс иде.

Кая инде безгә андый зур урында эшләү? Сыер сауганда авыл җирлегенә чакырганда гына килә идек. Йә субсидиягә язулар китердек. Баскычыннан менгәндә, монда эшләрмен, дип башыма да килмәде. Җыелышларны калдырмадым. Авыл җирлеге башлыгына карап, ничекләр булдыра икән, дип шакката идем. Нинди сорау бирсәләр дә, җавабын табасы, проблемасын хәл итәсе, законын беләсе. Мондый урында утырырмын дип төшкә дә кермәде.

Беренче чирканчыкны ничек алдыгыз?

– Эшкә урнашып берничә көн үтүгә, Сабан туе җитте. Күрше авыллар ничегрәк уздыра дип кызыксындым. Районда 15 авыл җирлеге бар. Озак еллардан бирле эшләүчеләрдән киңәш сорадым. Үзебезнең хисапчыбыз Фәрданә апа бер урында 45 ел хезмәт куя. Ул да киңәшләрен бирде. Секретарем, үзем дә – яңа кешеләр. Бер-беребездән өйрәндек инде шулай. Электән халык арасында йөргәч, ияләшү кыен булмады. Җыелышларда халык алдында чыгып сөйләү генә авыррак тоелды. Үзара салымны быел 700 сум җыярга тәкъдим итәбез. Җыеннарда нәрсәгә тотачагыбызны сөйлибез. Халык үзенекен әйтә, аннан уртак фикергә киләбез. Бездә, акча бирмибез, дип каршы килүчеләр юк.

Халыкның төрлесе бардыр...

– Өч авылның холкы өч төрле. Чертуш үзенә бер төрле. Анда яшьләр аз, олыраклар күбрәк. Җыелышка йөрергә бик яратмыйлар. Чаллы башында кеше күбрәк яши. Анда закон белән сөйләүчеләр дә, таләп итүчеләр дә шактый. Шахмай үзенә башка. Монда 35 ел яшим инде. Халкы да зуррак, бердәм, актив булуы белән аерылып тора.

– Күбрәк нинди проблемалар буенча мөрәҗәгать итәләр?

– Баганаларында ут янмаса, су бетсә... Чүпне кая түгәргә, дип тә сорыйлар. Чүп җыю машинасының кайбер урамга кермәгән чаклары да булгалый. «Халык контроле»нә язабыз дип куркытучылар да очрый. Авылда хәзер анысын да беләләр. Кар күп яуса, юллар чистартылмаган, диләр. Төрле чаклар була инде. Йөри алмаучы өлкәннәрне диспансеризация үтәргә, салмыш кешеләрне дәваларга алып барам.

Ташландык йортларны нишләтәсез?

– Хуҗалары шәһәрдә тора. Берничә йортта үзбәк, таҗик кешеләре торып китте. Шалтыраткач, йорт тирәсен җыештырырга кайталар. Искеләрен туганнарына әйтеп сүттерәбез. Утынга да алалар.

СВОда катнашучы егетләр бармы? Авыл халкы аларга ничек булыша?

– Биш егетебез киткән иде. Кызганыч, берсе узган ел һәлак булды. Берсе хәбәрсез югалды. Шахмайдан узган ел 65 яшьлек ир китте. Җәен аның артыннан гуманитар ярдәм җыеп җибәрдек. Нәрсә кирәк, шуны бирәбез. «УАЗик»ны район волонтерлары илтте. Егетләребез белән элемтәдә торабыз.

Ике эшне чагыштырган чакларыгыз буламы? Кире фермага кайтыр идегезме?

– Эштән курыкмыйм. Иртәнге сәгать 3 тә фермага китеп, 6 да өйгә кайттык. Шуңа өйрәнгән идек. Ял сорап була иде. Авыл җирлеге башлыгы булганчы, һәр елны җылы якка бара идем. Хәзер инде өч ел Сочи да, ял да юк. Рульдә үзем йөрим. Секретаремны күрше авылдан барып алам, илтеп куям. Сыер савып, бармакларым кәкрәеп бетте. Миннән: «Фермага кабат барыр идеңме?» – дип сорыйлар. Сыерын саумасам да, башка физик эштә эшләр идем. Монда тынычлык юк. Төнлә дә шалтыраталар. Беркөнне иртән сыер саварга торган идем, телефон шалтырый. Бер хуҗалыкта янгын чыккан. Янгын сүндерү машинасы кабынамы әле, шоферы бармы – барысы өчен дә борчыласы. Янгын бит ул минутында чорнап ала. Барысы өчен дә мин җавап бирәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре