Газетага язылу

Тинчурин театрында – кабат премьера

Бу юлы баш режиссер Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» әсәре буенча «Ал яулыклы язмышым» спектаклен тәкъдим итте. Беренче хисләр, өзелеп ярату, хыянәт, чәлпәрәмә килгән бәхет, хыяллар, ялгышларың өчен күргән газап-үкенүләр... Әлеге спектакль – тамашачы күңеленә тия торган бер мәхәббәт тарихы турында.

Тинчурин театрында – кабат премьера

Чыңгыз Айтматовның повесте өч кеше – автор, йөк машинасы йөртүче Ильяс һәм юл төзүче Байтимернең сөйләменә корылган. Спектакль өчен инсценировканы Айдар Җаббаров театрдагы әдәби бүлекнең яңа мөдире Резеда Гобәева белән берлектә язган. Ни өчен режиссер үзе дә иҗади эшнең бу өлешендә актив катнашкан? «Бер кеше инсценировка яза, икенче кеше декорацияләрне уйлап чыгара. Һәм режиссер аннары шуларны тоташтырырга тиеш. Минемчә, башта макетны булдырып, анда артистларның ничек уйнауларын күзаллап инсценировка язу, команда белән эшләү дөресрәк», – дип җавап бирде Айдар Җаббаров. Резедә Гобәева исә: «Айдар, режиссер буларак, әсәрне язганда авторга юнәлеш бирә, ул сюжетны күрә», – дип өстәде. «Ал яулыклы язмышым» спектакле – әнә шундый тандем нәтиҗәсендә барлыкка килгән уртак җимеш.

 «Без кайда яшәрбез?»

Аның башланып китүе дә үзгә, дөресрәге, Җаббаровча. Пәрдәләр менә-менә ачыла дип көтеп утырганда, сәхнә алдына үзйөрешле йөк машинасы килеп чыга. Без, гадәттә, спектакльдә кайбер вакыйгаларның сәхнәнең теге – без күрми торган ягында дәвам итүен аңлап утырабыз. Ә монда бар да күз алдында, машиналар да йөреп тора, йөк ташыганнары да күренә. Һәм менә шушы такта машиналарның уенчык кына икәнен дә онытып, зал тулы олы кешеләр вакыйгалар агышын бирелеп күзәтә.

Автобазада эшләүче ирләр рольләрен башкарган Тинчурин театры артистларында режиссер кулы нык сизелә. Алар моңа кадәр дә шәп уйныйлар иде. Ләкин хәзер алар башкача ачыла. Гомумән, бу спектакльдән «ирләр исе» килә. Шуңа күрә хатын-кызлар театрга йөрергә яратмаган хәләл җефетләрен менә шушы премьерага алып килә ала. Кызыклы да, гыйбрәтле дә булачак.

Сәхнә бизәлеше, буран күренеше, беренче ноталарыннан ук күңелгә кергән музыкаль бизәлеш – барысы да режиссер күзаллавы аша тупланып, вакыйгаларның тәэсир көчен арттыра. Ильяс ролен –  Зөлфәт Закиров, Әсәлне – Гүзәл Галиуллина, Байтимерне Рөстәм Гайзуллин башкара.

Ильяс кыргыз авылларының берсенә шифер илтергә бара. Аның юлда машинасын йөртеп баруы да безнең күз алдында. Сәхнә буйлап ясалма күн диванга утырган егет элдертә генә. Аның хәрәкәтләрен уенчык машина да кабатлый. Шушы урында сер итеп кенә әйтеп куям: Зөлфәт репетицияләр вакытында, спектакльне кабатлый-кабатлый, өч килога ябыккан.

Кыю, тәвәккәл, шул ук вакытта үзсүзле егет ул Ильяс. Яшьлек дәрте ташып тора. Менә ул талчыбыгыдай нечкә билле, гүзәл Әсәлне очрата. Алар арасында гыйшык уты кабына. Ул чакта Әсәл инде кияүгә чыгарга әзерләнә. Кияү буласы кешене әле күрмәгән дә. Тик гаиләдәге күптәнге йоланы дәвам иттереп, кыз шул нәсел егетенә хатынлыкка барырга тиеш.

Туй көнне Әсәл сөйгән ярына ияреп качып китә. Менә бит, яшьлек юләрлеге, гыйшык уты нишләтә. Әсәл, эш узгач кына: «Без кайда яшәрбез?» – дип сорый. «Машинада», – дип җавап бирә Ильяс. Юкка гына сөйгәнең белән шалашта да җәннәт, димәгәннәр инде. Бәхетле яши алар. Уллары Самат туа. Тик беренче сынауда ук бирешә яшь пар. Ильяс кичү аша чыкканда авариягә очрый. Ялгышлыгын танырга теләми, Әсәл белән дә бәхәскә керәләр һәм ир эчүчелеккә сабыша,  хыянәткә кадәр барып җитә. Әсәл, баланы алып, китәргә мәҗбүр була. Тик ул үзе үк хурлыкка калдырган әти-әнисе янына кайта алмый. Кая барырга? Җиде юл чатында балалы хатынны юл төзүче Байтимер очрата һәм, кызганып, үз өенә кунарга алып кайта. Әсәл һәр көн, сабыен күтәреп, машиналар йөргән трассага чыгып баса, Ильясы эзләп килер дип көтә. Тик...

Тугрылык

Чыңгыз Айтматовның бу әсәрен 1966 елда Үзбәкстанның халык артисты, режиссер Ташходжа Ходжаев «Гүзәлем Әсәл» исеме белән Камал театрына килеп куйган. Бер елдан соң спектакльгә Тукай премиясе бирелә. Ул вакытта Әсәл ролен – Наилә Гәрәева, Ильясны – Ринат Таҗетдинов, Байтимерне Шәүкәт Биктимеров уйный. Камал театры артисты Илдар Хәйруллин ул вакытларны: «Наилә апа белән Ринат абыйның уенын, аларның мәхәббәт хисләрен карап, без ике көн еладык, ул бик хисле һәм көчле спектакль булды», – дип искә ала.

Аны без бала чакта телевизор экраннарыннан да күрсәтәләр иде. Бик кечкенә булсам да, Наилә Гәрәева белән Ринат Таҗетдиновның уены, алар арасындагы хис, әрнүләр күңелгә нык уелып калган. Тинчурин театрына да шул хисләрне күрергә дип барган идем. Гәрчә төрле куелыштагы бер үк спектакльләрне чагыштырып карарга кирәкмәгәнлеген аңласам да. Яңа куелышта Ильяс белән Әсәл арасында башны югалтырлык көчле мәхәббәт хисе сизелмәде. Ниндидер җылылык, очкын җитмәде кебек. Дөрес, Чыңгыз Айтматовның повестен укыгач, анда да егет белән кыз арасындагы хисләрнең зурлап тасвирланмавы күренә. Әсәр дөнья күргәч тә, кайбер тәнкыйтьчеләр язучыны яшьләр арасындагы мәхәббәт хисләрен ачарлык сүзләр җитеп бетмәгәнгә тәнкыйтьләгән.

Айдар Җаббаров төп басымны Байтимергә ясый. Рөстәм Гайзуллин бу ролендә тамашачыга бөтенләй башка амплуада ачылды. Спектакльнең кульминация өлешендә 20 минутлык (!) монологы белән залдагыларны тотып торды һәм... елатты. Хәер, артистлар үзләре дә елый иде.

Хаталарын аңлап, ал яулыклы Әсәлен һәм улы Саматны эзләп килгән Ильясны кабул итәрләрме? Яратса да, бер тапкыр хыянәт иткән иргә Әсәл ышанырмы, әллә инде җиде юл чатында калганда кул сузган Байтимерне гомер юлдашы итәрме? Әсәл: «Нәрсә ул мәхәббәт?» – дип сорый һәм үзе үк җавап та бирә: «Чын мәхәббәт ул – тугрылык һәм бер-береңә хөрмәт». Сәхнәдән яңгыраган бу сүзләр хәзерге вакытта аеруча мөһим кебек.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре