Көн туды исә, чәчәк ясыйм дип, тимер бөгә, корыч чокый. Чак-чок... Чак-чок... Күрше Илһам ул. Махсус хәрби операциягә үзе теләп китмәкче, ди.
– Китәргә, тек китәргә! Бабамнар да шулай киткән! – диде хәл белергә кергән күрше абыйсына Илһам. – Мин бармасам, туган авылым Думаның Янбулат күлләренә торналар, аккошлар урынына дроннар төшә башлар. Карамалы елгасында элеккечә Сабан туйлары да гөрләп узмас! Дрон гөрелтесе колакларны ярыр. Мингатиннарның, Закировларның, Шәфигуллиннарның токымлы атлары киң яланнарда узышмас. Алар урынына дроннар узышыр. Ил өчен көрәшү – саваплы эш! Әнием иминлектә яшәсен иде, дип телим...
– И энем, уйларың хак! Горурланам! Ләкин коточкыч хәбәрләр ишетеп торабыз! Күгәргән тимер-томырдан нинди матур розалар чокып ясап ятасың икән бит син...
– Ил белән бит! Мин генә китсәм, елап калыр идең дә...
– Русча сөйләшә белмисең, олан. Ничек сугышырсың?
Илһам йөрәк турысын төйде: «Анда тел белү кирәкми, анда Ватаны өчен үләргә әзер булган йөрәк кирәк!» Чак-чок, чак-чок... Ашыгырга кирәк!
«И олан, әниең синең барлыгыңны да белми, син аның өчен сугышка китәм, дисең. Әниең бала дип белмәде лә... Тамагың – аш-су, башың ястык күрмәде...» Ринат абыйсының уйлары үзеннән алда чапты... Илһамныкы тагын да тизрәк... Очлы чүкеч белән бармагына чапты, тимер розага кан сиптерде. «Менә чын розага тәмам охшап китте! Чәчәкне тимердән дә ясап була. Ә йөрәкне – юк!»
2023 елның 5 декабре. Авыл халкы тирән йокыда. Илһам форточка аша Ринат абыйсының йортына муенын сузды: «Военкомат белән элемтәдә тор. Хәбәр сиңа килер! Телефоным юк! Янбулаттан җәяү китәм. Туган авыл исе гәүдәмә сыланып барсын, киемемә сеңсен... Әнием кайтса, сәлам иңдер! Бәлки бу юллардан аякта кайта алмамын... Яшерен-батырын түгел, шундый урынга китәләр солдатлар... Бишташ уйнарга китмиләр... Әнә бабам да әбиемә, Бөек Ватан сугышыннан гәрәбә төймә алып кайтырмын, дип киткән булган. И-и гомерләр, бабай да юк, гәрәбә төймә дә юк... Мин дә еламыйм дип сүз бирәм!»
Урта чишмәне, Каенлы чишмәне, Кара чишмәне, гасырлар авазы чыгарып утырган Наратлыкны, бәрхет Мулла тавын, догадан өзелмәгән Әүлия каберен күргәч, яртылай буш биштәрен җиргә ташлап, Шәрбән юлында аунап-аунап елады...
Ясиноватский районының Водяное бистәсе өчен каты сугышлар бара. Донецк өлкәсенә Илһамнар полкы өстәмә көч булып килеп кушылды. Бер хәрби машина арбасында килгән ике тамчы су кебек охшаш ике игезәкне аера алмыйча интекте Илһам. Командирлары да позывнойлары буенча гына аера икән: «Камил», «Шамил». Игезәкләр Түбән Камадан булып чыктылар: «Безне әти һаман да аера алмый, әни генә аера...»
Илһамның юл биштәреннән чекерәеп торган тимер розаны командир селтәнеп торып тирән чокырга атты: «Отставить мусор! Не положено!»
Кан эчендәге игезәк сыңарын окопка тартып төшергән Илһам, Камилме бу, әллә Шамилме, дип баш ватты... «Камил, бу синме? Шамил, бу синме?»
Ике тәүлектән соң аңына килгән игезәк сыңары үзенең кем икәнлеген исенә төшерә алмады: Камилме ул, Шамилме?
– У него контузия, на Родину отправляем. А брат – груз 200! Вместе приехали, вместе уедут!
– А кто из них живой остался? Камил или Шамил?
– Не знаю, живого места нет! На мину наступил!
Игезәк сыңары гырлаган тавыш белән Илһамга төртеп күрсәтте:
– Теге тимер розаң пуляны йөрәккә тидермәде, пуля тимер розага тиеп кырыйгарак очты, брат! Вәйт бит, ә!
Командирга күрсәтмичә генә чокырдан төшеп алган, күрәсең... Камилме, Шамилме син? Әтиең аермый инде, әниең аерса гына... Хәер, ата-ана өчен кайсысы да кадерле бала инде... Ә менә Илһам өчен елаучы булмас. Бәлки булыр. Браматта йөрсә дә, ана ана инде ул. Елар...
Командир машинадан сикереп төшеп, тимер розаны игезәкнең хәлсез кулыннан тартып алды да, беренче тапкыр аткан кебек, тагын чокырга томырды.
– Отставить разговоры! По Уставу не положено!
Үрмәли алганнар чокырдан тимер розаны барыбер табып алып чыга һәм ут эченә кергәндә күкрәк кесәсенә тыгып керә башладылар. Ул штурмга озатучы булып керүче Водяное солдатларының талисманына әверелде. Чак-чок, чак-чок... Мылтык түтәсе белән Илһам дрон калдыкларыннан тимер роза ясый. «Чокырдан эзләп азапланмагыз, һәрберегезгә җитәрлек роза ясыйм...»
Күселәр белән сугышып йоклый алмыйча азапланган солдатлар Илһамның роза белән сөйләшеп утырганын ишеткәләделәр: «Әни, йөзеңне бер дә күрмәгән булсам да, сагындым сине! Думамны да сагындым!» Командир чокырга ташлый барды, егетләр табып алып менә тордылар... Могҗизамы, юкмы, кесәләренә тимер роза тыгып киткән солдатлар алгы сызыктан да исән кайттылар. Каты яралылар шул тимер розаны үптеләр, кайсы шикләнеп, кайсы рәхмәт тулы күзләре белән Илһамга карадылар. Чак-чок, чак-чок... Ясаган саен остара барды. Шайтан алгыры, соңгы ясаган розасын кызларга бүләк итеп була иде хәтта. Шундый матур булмаса, юл биштәреннән урламаслар иде...
– Баштан күгәргән тимер уенчыгыңны командир кебек күтәреп бәрәсе килгән иде. Хәзер что-то ышанасы килә... Спасибо, брат! Чужь, конечно!
Чү, бу – кемнең тавышы? Игезәк сыңары яңадан фронтка килгән! «Камил, син?» «Юк, мин – Шамил!» «Миңа Татарстан һавасын алып килдеңме? Бир әле, киемнәреңне, чәчләреңне туйганчы исним! Аксубаем исе бу, газиз Дума авылым исе! Әнием исе!»
– Үзем яңадан фронтка кайтаруларын сорадым. Үзебезнең частька! Минага басып һәлак булган Камил өчен килдем! Их, брат, Камилне әни дә танымады! Чак-чок, чак-чок... «Тимер роза ясыйм дип, мылтык түтәсе белән тимер чокыйсың, азаптыр инде ул. Түбән Камадан хәтле сиңа дип очлы чүкеч алып килдем, чик аша кертмәделәр...»
Алгы сызыктагы бәрелештә яралы командирның күкрәк кесәсеннән теге кызларга бүләк итеп бирерлек роза төшеп китте... Тыштан гына кырыс, эче ут булган икән командирның! Урының оҗмахта булсын!
Төшендә Дума кырларын күреп ята иде Илһам... Каты йокы белән йокланылган... Дума кырларында тәгәри, имеш. Баксаң, шул арада хәрби «КамАЗ»ның арбасына ата-ата дуршлагка әйләндергәннәр, арба тегендә-монда янтая икән... Солдатлар авыр ыңгырашалар... Илһам аларны гәүдәсе белән каплады... «Сез яшәгез... Мин үлмим... Йөрәк турысында тимер роза, ул мине саклый...»
Чик буена килеп җиткәндә әле солдатлар һаман каты ыңгырашалар иде. Бары берсе генә ыңгырашмый... Илһам гына...
– Илһам, брат, үлмә, брат!
Каты яраланган Шамил капшанып Илһамның күкрәк кесәсеннән тимер розасын тартып чыгарды. Тимер роза тишелеп беткән иде... «Фәләнен фәлән итим, тишек розага әйләнгән бит бу! А-а-а!»
Чокылдаган тавышка сулуы кабып йөгереп чыкты Ринат. Ура! Күршесе Илһам кайткан! Инде чок-чок тимер роза да ясый башлаган...
Бер көтү хәрби буш капканы кагалар икән...
– Аксубай районының Яңа Дума авылы егете Илһам Гафиятовның «Батырлык өчен» ордены! Посмертно! Әнисен эзләп таптык. Орденын алмады... Елый да елый...
Әлфирә Галиева, Аксубай
«Ватан хакына» бәйгесенә килгән башка язмаларны моннан укый аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез