Төпсез кое: Татарстанда коммуналь челтәрләрне ничек яңарталар?

Быел Татарстанда республика программалары ярдәмендә 195 коммуналь хуҗалык объекты төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Моның өчен 1,8 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр. Илдә 2023–2024 елларда гамәлдә булган коммуналь челтәрләрне яңарту программасы кысасында исә барлыгы 4,71 миллиард сумлык эш башкарылачак дип көтелә. Эш барышы турында Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

Әйтеп-аңлатып торасы да юк: коммуналь хуҗалык объектларының, инженер челтәрләренең торышы, тәгаен әйтсәк, аларның тузган булуы инде күптән әлеге тармакта эшләүчеләрнең баш авыртуына әйләнде. Кыш көне торба шартлап, урамнарны су басса, җылылык «өзелсә», җәй көне үз йорты белән яшәүчеләр бер тамчы суга тилмерә.

– Быел Татарстанда су белән тәэмин итү, юынтык суларны чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә дүрт республика программасы гамәлдә. Алар кысасында 195 коммуналь хуҗалык объекты төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм капиталь төзекләндереләчәк. Барлыгы 1,8 миллиард сумлык эш башкарылачак, – диде төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

Хәер, авырткан җир турында ил күләмендә дә беләләр. «Инженер челтәрләренең торышы – ил күләмендә катгый проблема, – диде министр. – Шуңа күрә былтыр Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча коммуналь инфраструктураны яңарту программасы башланды. Әлегә ул ике елга расланган. Аның кысасында республикада 4,7 миллиард сумлык эш башкарылачак. Кирәкле акчаның яртысыннан да күбрәген Территорияләрне үстерү фонды бүлеп бирәчәк. 667 миллион сум – республика бюджетына, 1,9 миллиард сумга якын акча бюджеттан тыш чараларга туры килә».

Программада республиканың ун муниципаль берәмлеге катнаша. Болар – Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук Әгерҗе, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Сарман һәм Чистай районнары. Аңлашыла ки, акчаның зуррак өлеше Казанга (2,5 миллиард сум) туры килә. Инженер челтәрләре тузуы белән билгеле булган Әгерҗедә, мәсәлән, 495 миллион сумлык эш башкарылачак. Исемлекнең соңгы баскычында – Кама Тамагы (87 миллион сум). Ике елда 125 чакрымга якын инженер челтәрләрен, шул исәптән 63 чакрым җылылык торбаларын яңартырга ниятлиләр.

– Былтыр 1,9 миллиард сумлык эш башкарылды. Быелга билгеләнгән план буенча да бернинди кыенлык юк. Агымдагы елда 87 чакрымнан артык инженер челтәрләре төзекләндереләчәк. Эшләр 65 процентка башкарылды инде, – диде Марат Айзатуллин.

«Татэнерго» оешмасының стратегик үсеш буенча генераль директор урынбасары Рим Галиәхмәтов сүзләренә караганда, былтыр алар җылылык челтәрләренең 2,1 процентын яңарткан. Соңгы биш елны алсак, иң зур күрсәткеч 2021 елда (2,9 процент) теркәлгән. «Саннарның кимүенә шул исәптән эшнең кыйммәтләнүе дә тәэсир итә», – диде генераль директор урынбасары.

«Казэнерго» оешмасында быел торбаларның 2,1 процентын яңартачаклар. «Җылылык челтәренең 59 проценты тузган», – диде «Казэнерго» генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов. Ә «Водоканал»да челтәрләрне яңартуның уртача еллык күрсәткече 2,8 процент тәшкил иткән.

Форсаттан файдаланып, «Татэнерго» вәкиленнән җылылык өчен исәп-хисап ясаганда «альтернатив котельня» алымы турында да сорадылар. Хәтерләсәгез, җәй башында социаль челтәрләрдә әлеге ысулга күчкән очракта Казанда җылылык өчен түләү 70 процентка кадәр артырга мөмкин, дигән хәбәрләр таралды. Соңрак ачыклык та керттеләр: Татарстанда мондый алым гамәлдә түгел, ә тарифлар артуның закон нигезендә көйләнүче чиге бар.

– Могҗизалар булмый, күпме генә акча җәлеп итсәң дә, коммуналь инфраструктурага бәйле кыенлыклар калачак, – диде Рим Галиәхмәтов. – Альтернатив котельня ул – өстәмә чаралар җәлеп итү ысулы. Төрлечә эшләргә мөмкин: инфляция күрсәткеченә бер, ике, өч процент өстәп барып була. Моны, безнең исәпләүләргә нигезләнеп, төбәк үзе хәл итәчәк. Бүген республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләне өйрәнә. Бу – республикада яшәүчеләргә өстәмә йөк, шул ук вакытта барыбызга да файдага булачак, чөнки челтәрләрне яңарту күрсәткече артачак.

Казан тирәсендәге бистәләрдә сусызлыктан интегеп яшәүчеләр турында да беләләр. «Көек авылында су белән тәэмин итүгә бәйле кыенлыклар бар. Гамәлгә керәчәк программалар ярдәмендә бу проблеманы хәл итә алырбыз дип ышанабыз», – дип кенә чикләнде министр. Аның каравы сусыз Чистай халкын сөендерде ул. «Кичә генә киңәшмә узды. Шәһәрне су белән тәэмин итүче оешма министрлык карамагына күчәчәк, – диде Марат Айзатуллин. – Кышкы җылылык бирү сезонына кадәр вак-төяк ремонт эшләрен дә башкарып чыгарга ниятлибез».

Юнәлеш билгеле

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнде. Дәүләт Советының 21 комиссиясен төзү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Әлеге комиссияләр Россиянең социаль-икътисадый үсеш юнәлешләрен билгели. Билгеле булганча, Татарстан Рәисе 2020 елдан Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкләде. Хәзер «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты буенча эш башланды. Әйтүләренә караганда, ул торак пунктларны үстерү, ипотека, шәһәр мохите, торак фондын, коммуналь инфраструктураны яңарту кебек юнәлешләр буенча сигез федераль проектны берләштерергә мөмкин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре