13 август – Сулагайлар көне
Рәмис Садрисламов (Кукмара районының Купка авылы):
– Бернинди авырлыгын да сизмим. Көрәк, сәнәкне мин уң кулга тотам. Итек басканда да алай интекмим. Мәктәптә укыганда дәфтәрне пычратасың дип кисәтү ясаганнары бар иде. Гармунда уйнаганда кыенлык юк. Гитарада уйнарга теләгем бар иде, тик сул кул белән өйрәнә алмадым. Бер кызыклы очрак искә төште әле. Мәҗлестә утырабыз шулай. Табында урын таррак иде. Янымда уңагай, ә мин сулагай. Ашарга җайсыз. Бераз тегендәрәк күч әле, дип сорарга туры килде.
Ләйсән Сафина, журналист:
– Сулагай булсам да, каләм белән язу җиңел миңа. Аның каравы кашык тоту кыен. Кечкенә чакта әти-әниләрем кашык, чәнечкене уң кулга күпме тоттырырга тырышса да, тәки өйрәнә алмадым. Әмма үскәч, уң кул белән ашый башладым. Диндә сул кул белән ашарга кушмыйлар чөнки. Башка барлык эшне дә сул кул белән башкарам. Энә саплаганда, көрәк, тырма тотканда, бакчага су сипкәндә дә шулай. Тормышка җайлашырга туры килә. Шуңа күрә сулагай булуның бернинди кыенлыгы да юк. Мөгаен, бу нәселдән киләдер. Әнием дә, әтиемнең апасы да, дәү әтием дә сулагайлар.
Зилә Шәфигуллина, менеджер (Әтнә районының Кече Әтнә авылы):
– Бер авырлыгын да күрмим. Куе яза торган ручка булса, кул пычрана. Шунысы бар. Укыган чакта дәфтәрне боза идем. Шул ошамый иде. Кайбер пычак, кайчыларны бары уң кул белән тотып була. Менә шул ягы уңайсыз. Башка вакытта, киресенчә, рәхәт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез