«Тормышым икегә бүленде!» СВОдан кайткан Илнур Якупов депутат булырга җыена

«Тормышым икегә бүленде!» Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан 39 яшьлек Илнур Якупов сүзләре бу. Мари Элның Бәрәңге районында туып үскән егет Татарстанның Биектау районында гомер итә. Казанның оптика-механика заводында эшли. СВОдан кайткач, тормышы ничек үзгәргән? «ВТ» журналисты Илнур Якупов белән сөйләште.

«Әни барысын да сизенгән»

– Махсус хәрби операциягә үз теләгем белән, килешү төзеп киттем. Энем Фәнүс алданрак киткән иде. Аның янында буласым килде. Берничә айдан яраландым, озак вакыт госпитальдә дәваландым. Шуннан соң кабат СВОга китмәдем. Тәнемдәге кыйпылчыклар белән яшәп ятыш, – дип сөйли Илнур. – Тынычлыкта яшәп ятканда, андагы хәлләрнең ничек икәнен күз алдына да китермисең икән ул. Мин дә шулай булдым. Янәсе, барам да кайтам. Ә анда адым саен үлем белән очрашасың. Аяк астында гына мина шартлый, баш очында дрон сагалый. Контузия алгач та, колакларым ишетмәде, кулларым калтырый торганга әйләнде, бөтен тәнем яраланды. Бер госпитальдән икенчесенә йөрттеләр. Аякка баскач, кабат килешү төзеп китмәкче идем дә, хатыным җибәрмәде. Сәламәтлегем дә сиздерә башлады, яралар үзенекен итә.

Махсус хәрби операция миңа сабак бирде, ди ул. Тормыш кыйммәтләрен әнә шунда барып аңлаган. Баштарак юк кына проблемаларны зур итеп кабул итсә, хәзер бар да үзгәргән.

– Күп кенә егетләргә акыл кертә торган җир ул. Янындагы кешеләрнең кадерен белергә дә өйрәтә торган. Иң якыннарны барлыйсың, биредә чакта дус-туганнар да сынала. Мин үземнең китәсемне әниемә сиздермәдем. Борчылмасын дип шулай эшләдем. Эштән командировкага җибәрәләр, 2 ай элемтә булмаячак, дидем. Тик ана йөрәген алдап булмый инде ул. Әни барысын да сизенгән. Яралануымны әйтмичә булмады, – ди Илнур. – Анда эләккәч, укымаган догам калмады. Әбием өйрәткән 2–3 доганы көннәр-төннәр буе кабатлар идем. Беренче көннәрдә бик куркыныч булды. Үлем янда гына йөри кебек. Бервакыт егетләр белән 4 көн сусыз утырдык. Бер тамчы суга тилмердек. Әмма үләрмен дигән уй булмады. Андый чакта яшәү теләге тагын да арта. Егетләр белән туганнарга әйләнәсең икән ул. Бер-береңә булган хисне әйтеп-аңлатып булмый аны. Ирләр еламый, диләр. Дөрес түгел – елыйсың! Мин дә еладым. Ял итәргә чыккач, сезгә пылау пешереп ашатам, дигән дустым унбиш минуттан соң һәлак булды. Ул чакта ниләр кичергәнне белсәгез иде. Аяк астында җир убылгандай була. Сине дә өстерәгән шикелле. Әмма яшәү көче җиңә, син торып басасың да алга таба атлыйсың. Йөрәк сыкрый, әрни, ирексездән каты итеп кычкырасы килә. Яшермим: исән-сау кайтырмын димәгән идем. Ышанмадым да. Анда чакта нәзер әйттем: исән-имин өемә кайтсам, ике корбан чалдырыр идем, дидем. Кайтуга нәзеремне үтәдем, итне мохтаҗларга өләштем.

«Яраланмаган булсам...»

Илнурның тормышка карашы яраланып госпитальгә эләккәч тагын да үзгәрә. Монда яралы хәрбиләр белән бергә, интегеп, ыңгырашып ятучы, сызлануга түзә алмыйча сыкраучы балаларны күреп шакката ул.

– Аяксыз-кулсыз сабыйлар күп иде. Олыларын күреп ияләнсәк тә, балаларга карау читен. Аларның күзләрендәге сагышны күрсәгез иде. Аларны бик кызгандым, – ди Илнур. – Өйгә кайткач та, төшләремдә күреп саташып чыга идем. Тизрәк егетләр янына китәсе килде. Монда үземне куркак кешегә саный идем. «Башкалар анда гомерләре белән Ватанны саклаганда, ничек ятарга була соң?!» – дип үземне күп битәрләдем. Яраланмаган булсам...

«Егетләргә ни кирәген дә беләм»

Илнур «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалына рәхмәтле. Тормышка кире кайтаручылар, ди ул аларны. Һәр хәрбигә бер кеше билгеләнгән. Аларча итеп әйтсәк, социаль координатор. Әнә шул кеше аша бар яңалыкны, үзенә ниләр тиешне, түләүләрне белеп торабыз, ди. Нинди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, әлеге фондка мөрәҗәгать итәләр.

– Дәүләт тарафыннан кайгырту тоябыз. Менә бу бик кирәк. Имгәнеп кайткач та, төрле уйлар булды. Психологлар белән дә эшләдем. Шөкер, хәзер бар да артта калды. Ике ай укыдым да эшкә урнаштым, – ди Илнур. – Ял иткән көннәрне иҗтимагый эшләрдә катнашам. Күбрәк балалар белән очрашып сөйләшәм. Аларда ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләргә тырышабыз. Хыялым – яшьләрне хәрби юнәлешкә тарту. СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәм. Максатым – кирәкле кеше булу. Инде махсус хәрби операциягә китә алмаганмын икән, монда файдалы кеше булыйм.

Илнур «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнаша. Хыялы – депутат булу. Авыл кешесенә ярдәм итәсе иде, ди ул.

– Халыкны ниләр борчый, нинди проблемалары бар – шуларны хәл итәргә телим. Авылдагы юлларны яхшыртасы килә, торак-коммуналь түләүләрне бераз гына булса да киметергә иде. Улларын СВОда югалткан, баласын аннан кайтуын көтүче әниләрне ташламас идем. Аларга да булышасы килә. Үзем күргәч, егетләргә ни кирәген дә беләм. Ә бит гаиләсенә, үзенә тимәгән кешеләр СВО турында белми дә. Андагы хәлләрне аңламыйча сөйләшүчеләр дә бар. Бер генә сәгатькә шунда алып барып кайтасы иде сезне, дим. Менә шуннан соң караш үзгәрер иде, – ди Илнур. – Мин инде хәзер тормышның кадерен аңларга өйрәндем. Гомерне бер дә ашыктырмыйм. Һәр минутның кадерен белергә тырышам. Аяк-кулларым исән, дип сөенәм. Әнә шуңа да кешеләргә булышып яшим, яхшылыклар эшлисем килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре