Машина кую урыннары җитмәү, чүп өчен артык язылган акча һәм торакның сыйфаты. «Халык контроле»нә күбрәк республиканың кайсы районнарыннан һәм нәрсәдән зарланып мөрәҗәгать итүләрен сөйләделәр. Төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлеккә багышланган матбугат очрашуында өйдәге торбалар салкын булса, нишләргә икәнен дә әйттеләр.
– Коррупция ул – ришвәт алу яки бирү генә түгел, ә контроль юклык һәм «уен»ның тиешле кагыйдәләре булмау да, – ди Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Равия Шрша. – Шуңа күрә төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә эшләрне тормышка ашыру һәм контроль турында аерым сөйләргә булдык. Чөнки республика үсешен нәкъ менә әлеге юнәлешләр билгели. Бу елның тугыз аенда «Халык контроле» системасына 6 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Аларның 2228 е хәл ителгән, 1679 ы буенча эш башлау планлаштырылган, 258 е кире кагылган, тагын 1914 е буенча эш бара.
Равия Шрша әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе территорияләрне төзекләндерүгә бәйле – 1400 очрак. 1300 тапкыр юллардан зарланганнар. Ут куюны сорап мөрәҗәгать итүчеләр 500 гә якынлашкан.
Кайбер очраклар турында аерым да әйттеләр. «Машина кую урыннары белән тәэмин итү проблемасы бар. Чаллыда моңа бәйле тиңе булмаган очракка тап булдык. Күпфатирлы йортны салып бетергәч, төзелеш оешмасы барык милекчеләрнең дә машина кую урыннары белән тәэмин ителгәнлеген белдерде. Тик тиешле 2405 урынның 550 се җитмәве ачыкланды», – дип сөйләде Равия Шрша. Баксаң, оешма, янәшәдәге балалар бакчасы белән өстәмә урыннар тәэмин итүгә бәйле килешү төзедек, дип, ялган документлар тапшырган икән. Бакча мөдире моны кире каккан.
ТКХ өлкәсендә дә хокук бозулар җитәрлек. Ел башыннан бирле күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген лицензиясез алып баручыларга каршы – 248 беркетмә, торак бинадан файдалану кагыйдәсен бозган, ягъни фатирны законсыз үзгәртеп корган яки яңача планлаштырган кешеләргә – 171, торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозуга бәйле 78 беркетмә төзелгән.
Коммуналь хезмәтләр өчен акчаны дөрес исәпләмәүчеләр турында да әйтте Равия Шрша. «Әйтик, күпфатирлы йортларның берсендә торак булмаган биналарның сигез милекчесе, җылылык биргәннән соң бер ел узгач кына, әлеге төр хезмәт өчен түли башлаган. Ә бу вакыт эчендә алар өчен акчаны әлеге йортта яшәүчеләрдән алганнар», – дип, мисал китерде ул. Чүп тирәсе дә «чиста» түгел. Тикшерүләр барышында республикада яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен 2,5 миллион сум артык акча түләве ачыкланган.
– Республикада 18 меңнән артык күпфатирлы йорт исәпләнә. Ел башыннан бирле аларда яшәүчеләрдән 18 меңләп мөрәҗәгать кабул иттек. Ягъни һәр йорттан диярлек шикаять килә, – ди Татарстан Дәүләт Торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин. – Районнар буенча вазгыять төрле. Былтыр Түбән Камада коммуналь өлкәгә бәйле хәлләр бик катлаулы иде. Бу елның тугыз аенда түбәнкамалылардан 770 мөрәҗәгать килде. Әлмәттә торак фонды икеләтә зуррак, килгән мөрәҗәгатьләр саны – 1200. Аларның да 40 проценты – кабат мөрәҗәгать итүчеләр. Һәр шикаять – хокук бозулар турында сигнал.
Узган ел белән чагыштырганда, Лаеш һәм Лениногорск районнарында зар хатлары икеләтә арткан. «Моның җитди сәбәпләре булуын – күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты начараюын аңлыйбыз. Безгә килеп ирешкән барлык 18 мең мөрәҗәгать буенча да тиешле чаралар күреләчәк», – дип ышандырды Александр Тыгин. 900 очрак буенча хокук бозу очрагы ачыкланып, оешма һәм җитәкчеләргә 18 миллион сум штраф салганнар инде.
Александр Тыгин җылылык бирү сезоны башлану турында да искә төшерде. Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә бер атна эчендә генә дә моңа бәйле 600 мөрәҗәгать кабул иткәннәр.
– Әгәр аш бүлмәсендә торба җылы, ә йокы бүлмәсендә салкынча икән, бу – бик үк әйбәт түгел. Бөтен җирдә дә норматив температура булырга тиеш. Шул ук вакытта, торбаларның салкын булуы Прокуратурага мөрәҗәгать итү өчен сәбәп була алмый. Бүлмәдәге һава температурасын үлчәгез, торбадагы температура мөһим түгел. Фатирда 18-22 градус икән, димәк бар да яхшы, – ди Татарстан Дәүләт Торак инспекциясе җитәкчесе.
Дамир ШӘЙДУЛЛИН, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары:
– Төзелеш тармагы – республика икътисадының нигезен тәшкил итә. Аңа тулаем төбәк продуктының 7 проценттан да күбрәге туры килә. Тармакта 86 меңгә якын кеше эшли. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, уртача хезмәт хакы 21 процентка артып, 74 мең сумга җитте. Стратегик яктан мөһим тармакта коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе өстенлекле булып тора. Коррупциягә бәйле күренешләрне кисәтү һәм профилактикалау юнәлешендә комплекслы эш алып барыла. Министрлык үз вәкаләтләре кысасында, ведомство буйсынуындагы оешмалар эшчәнлегенең системалы контролен тәэмин итте. Коррупцияне булдырмау максатында мондый хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы кешеләр билгеләнде, аерым комиссия төзелде. Ришвәт очраклары турында аноним рәвештә министрлыкның «кайнар линия»сенә шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез