Газетага язылу

Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесендәге янгында 13 кеше зыян күргән

Түбән Кама “Нефтехим” заводындагы янгында 13 кешегә зыян килгән.

Бу хакта “Татар-Информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. “Түбән Каманың медицина хезмәте югары дәрәҗәдәге әзерлек режимына күчерелде.  Чаллыдан алты “Ашыгыч ярдәм” бригадасы җибәрелде”, – дип хәбәр ителгән агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Исегезгә төшерәбез: бүген Түбән Кама “Нефтехим”да янгын чыккан. Башлангыч сәбәбе – җиһаз эшендә өзеклек.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре