Бу хакта “Татар-информ” предприятиенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Һәлакәттә зыян күрүчеләр бар.
Биредә медицина хезмәтләре эшли, зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Предприятие хезмәткәрләре имин урынга күчерелгән. Янгын сүндерү эше алып барыла. Бүген Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесендә янгын чыгуы турында Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Барлык ашыгыч хезмәтләр бирегә җәлеп ителгән. Рөстәм Миңнехановка тиешле барлык мәгълүматлар оператив төстә җиткерелә. Лабораторияләр белгечләре атмосфера һавасы сыйфатына мониторинг уздыра. Шәһәрдә яшәүчеләргә һәм экологиягә зыян салу куркынычы теркәлмәгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез