Газетага язылу

Түбән Камадагы янгында ике кешенең гомере өзелгән

«Түбән Кама Нефтехим» дагы янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, сигез кеше хастаханәгә озатылган.

Бу хакта «Татар-информ» га предприятиенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Җиһазларның эшләмәве нәтиҗәсендә барлыкка килгән яну локальләштерелгән, хәзер аны сүндерәләр.

Янгын сүндерүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 150дән артык шәхси составы һәм 54 берәмлек техникасы җәлеп ителгән. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән тагын 64 кеше җиңелчә авырлыктагы пешүләр, пыяла җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алган. Аларга урында медицина ярдәме күрсәтелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре