Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Аккредитация узган лабораторияләр белгечләре Түбән Кама сәнәгать үзәге районында атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауга керештеләр. Инспекторлар предприятие территориясендә янгын чыгу турындагы хәбәрдән соң чыкты», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Оператив мәгълүматларга караганда, мәйданчыкта янгын чыганагын локальләштерү бара. Эшкә оператив җавап бирү хезмәтләре җәлеп ителгән. Ликвидациягә җәлеп ителмәгән хезмәткәрләр куркынычсыз ераклыкка күчерелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез