Газетага язылу

Туйларын Мәскәүдәге күргәзмә-форумда уздырган Зыятдиновлар: «Балтачта да туй итәчәкбез»

«Туебызда моның кадәр кунак булыр дип уйламаган идек!» Туйларын Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында уздырган Зыятдиновлар әлеге минутларда шатлык һәм дулкынлану хисләре кичерә. Балтачта туып-үскән Самат белән Сөмбелнең әлеге куанычын йөзләгән кеше уртаклашты.

Исегезгә төшерик, бүген Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне уза. Зыятдиновларның милли туйлары - әлеге зур чараның бер өлеше.

- Без бик шат! Туебыз башкаларга да ошагандыр дип өметләнәм, - диде «ВТ» журналистына Сөмбел Зыятдинова.

Яңа гына туган гаиләнең башлыгы Самат сөйләвенчә, мондый мөмкинлек турында ишеткәч, алар гариза биреп карарга булган. Һәм аларны сайлап алганнар!

- Әмма бу уен түгел, чын туй! Менә документыбыз, - дип ачыкларга ашыкты ул. - Безгә ярдәм иткән әти-әниләребезгә, оештыручыларга мең рәхмәт!

Самат - биш балалы гаиләдәге иң өлкән бала. Сөмбелнең исә тагын ике бертуганы бар. Мәскәүгә дә алар зур гаиләләре белән бергә килгән.

- Монда 14 кеше килдек. Гаиләләребез зур, шөкер. Туганнарыбыз күп, алар белән бергә 23 декабрьдә туган ягыбыз - Балтачта да туй мәҗлесе уздырырга ниятлибез, - дип сөйләде безгә Сөмбел.

Әйткәнебезчә, яшьләр туйларын татар халкының милли йолаларына туры китереп уздырды.

- Татарстанда йолаларыбыз әле дә яши, яшь парлар аларны үтәргә тырыша. Без дә аларны бик яхшы беләбез, берсе дә яңалык булмады. Монда да чын дөреслекне күрсәттек, - ди Самат.

Сөмбел белән Самат - сыйныфташлар. Хәзерге вакытта Самат Казан авиация институтында белем ала. Булачак инженер-конструктор. Сөмбел Казан милли тикшеренү технология университетында магистратурада укый, кафедрада эшли. Киләчәктә шушында калып, студентларны укытырга ниятли.

- Кыскасы, Татарстаныбызда калачакбыз. Республикада яшьләргә бер дигән мөмкинлекләр бар, - диде Сөмбел.

Үзләрен котлаган һәркемгә рәхмәт әйтте яшьләр. «Туебызга моның кадәр кеше килер дип уйламаган идек! Аны шушы рәвешле уздырырбыз дип тә хыялланмадык. Һәркемгә рәхмәт!» - диде алар.

Яшьләргә матур тормыш телик! Сүз уңаеннан, аларга үз теләкләрен һәм бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җиткерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре