Газетага язылу

Түләп укытырга әзерме?

Соңгы елда вузларның түләүле бүлекләрендә белем алу 12 процентка кыйммәтләнгән.

Түләп укытырга әзерме?

Мәскәү, Санкт-Петербургта кайбер белгечлекләр өчен елына 700–800 мең сум түләргә кирәк. Балагызны акча түләп укытыр идегезме?

Алсу Хисмәтуллина, ике бала анасы (Казан):

– Ирем, татар-төрек лицеен тәмамлап, Истанбулда укырга хыялланган. Тик әнисе акча таба алмаган. Инде ничә еллар үтсә дә, һаман шуны искә төшерә. Шуңа күрә без, бернигә дә карамыйча, балаларыбызның теләген тормышка ашырачакбыз. Югары белем кирәк дип саныйм. Элек аңа теләсә кемнең буе җитсә, хәзер алай түгел. Тырышып укыганнарны гына көтәләр. Бәяләр дә кыйммәт бит. Минемчә, балага купшы туй уздыру түгел, сыйфатлы белем бирү мөһим. Безнең гаиләдә шундыйрак сәясәт. Киемне еш алыштырмыйча, тамакны тыеп та яшәп була бит. Олы кызым быел мәктәпне тәмамлый. Хыялы – табиб булу. БДИны югары балларга тапшырырга насыйп булсын дип телибез. Әмма төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә банктан акча алу ягын да карыйбыз. Сезнең газетадан укып, «мәгариф кредиты» барлыгын белдек. Күп кенә танышларым ул-кызларын шул кредит ярдәмендә Мәскәү вузларында укыта.

Гүзәлия Миннәхмәтова, клининг хезмәткәре (Питрәч районы):

– Кызганыч, мәктәпне тәмамлагач, университетка керә алмадым. Теләк булса да, акча да юк иде. «Тормышы барып чыкмаган кеше генә өсте-өстенә диплом җыя», – дип, күңелне төшерүчесе дә булды. Шуңа күрә башка талпынмадым. Күптән түгел Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең, бер эш бетүгә икенчесен кәсеп итәргә әзерләнә торгыз, дигән сүзләре миндә өмет уятты. Узган ел 45 яшемдә Россия ислам институтының журналистика бүлегенә укырга кердем. Елга 43 мең түлим. Яшьләр янында үземне уңайсыз хис итмим. Сабакташларым арасында җиденче дистәсен ваклаучылар да бар. Кышкы сессиямне уңышлы гына яптым. Өч бала тәрбиялибез. Олы кызымны башта – көллияттә, аннан вузда логопедка түләп укыттык. Хәзер бит урта һөнәри уку йортларында да конкурслар зур. Шуңа күрә бюджет бүлегенә керү авыр. Кая барасың, түләп тә укытырга туры килә инде. Әмма ел саен 300–500 мең түләргә кесә чыдамас. Мин уку дип әҗәткә бату ягында түгел.

Лилия Шәмсиева, шәфкать туташы (Кукмара):

– Балаларны түләп укытырга мөмкинлегебез юк. Шәфкать туташының хезмәт хакы 30 мең сум гына шул. Әле ярый кайчак өстәмә эше чыгып тора. Шулай очны очка ялгыйсың. Вузга барырга телисең икән, мәктәптә тырышып укы. Хәзер балаларның ике кулына бер эш бит ул. Чишмәдән су ташыйсы, утын ярасы юк. Табак-савытын да сирәк юалар. Мәктәп ишегалдына кадәр машина белән илтеп куям, барып алам. Тагын ни кирәк? Вакытлары күп, укысыннар! Баланы укытасы бар дип, кешедән әҗәт җыяр хәлем юк. Әгәр вузга керә алмасалар, көллияттә һөнәр үзләштерерләр. Кеше куян куа, дип яшәп булмый.

Роза Шакирова, шәфкать туташы (Балтач):

– Кызымның бер генә теләге бар – мал табибы булу. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керергә җыена. Шуңа күрә башка уку йортларын караганыбыз да юк. БДИны яхшы гына тапшырып, шунда керер, дип өметләнәбез. Инде килеп чыкмаса, Әтнә көллиятендә мал табибына укый ала. Үзе теләгән юнәлеш буенча укыса, түләргә каршы түгел. «Әни, синең акчаң булмады, мин укый алмадым», – дип, соңыннан үкенерлек булмасын өчен. Ә инде башкасына акча сарыф итәсе килми. Мәктәпне тәмамларга берничә ай гына калды инде. Күктән алган хыялы ышанычлы булмас. Акча түләрсең дә, укымаса, нишләрсең?

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре