Газетага язылу

Тыйнак затлылык: Фоат Садриев 85 еллык юбилеен каршылый

Әле нефтьчеләрдә эшли идем. Әлмәттә яшәүче, телефоннан минем белән бераз хәбәрләшеп торган язучы Әхәт Хәбибуллин шалтырата.

Тыйнак затлылык: Фоат Садриев 85 еллык юбилеен каршылый
Мөслимнең Ык буйларында

«Әйдә, Мөслимгә Фоат абый Садриев янына барып кайтабыз», – ди. Фоат абыйны күрәсем килсә дә, мин «ярар» дия алмадым. Сине белмәгән яисә белеп бетермәгән кеше, олы әдип янына йөзеңне ертып, күзеңне тондырып, дигәндәй ничек килеп кермәк кирәк? Тыйнаксыз, әрсез кешеләрне гомумән яратмаган килеш, үзем үк тыйнаксызлык күрсәтимме? Ул кем дә, мин кем?

Ул кем, дигәннән, Фоат абый – инде танылган, күптән түгел генә Тукай премиясе алган мөхтәрәм язучы. Аның «Таң җиле», «Бәхетсезләр бәхете» дип аталган мәшһүр романнарын татар кешесе егылып укыган вакытлар. Мин исә – производство-җитештерүдә эшләп йөргән, язганнарым журналларда сирәк-мирәк күренгәләгән, беренче китабымны чыгару турында хыялланган, халык белмәгән бер автор.

 Әхәт абый үҗәт кеше булып чыкты, тагын шалтырата. Бу юлы «Син «Ватаным Татарстан»да чыгарган язмаларны ул бик ярата», – дигән була. Юк, мин алай тиз ышанучан түгел шул. Әхәт абый әйтер инде, ул да – каләм иясе, үзенең аралашасы бик киләдер, машинасын сатканын да ычкындырган иде, «кучер» кирәк булганга гына дәшәдер, дигән хыянәтчел уйлар тагын киреләндерде. Тик әңгәмә азагында яңгыраган «Үзе дәште» дигән сүз мине бераз икеләнергә мәҗбүр итте. Бәлки ятып калганчы атып калыргадыр? Язучылар союзының Әлмәт бүлеге трибунасыннан да минем яңа борын төрткән иҗатым хакында бик җылы сүзләр сөйләгән, диделәр, әллә соң тәвәккәлләргәме?

Фоат абыйның Әлмәттәге чыгышы хакында тагын бер кешедән төпченгәч, Әхәт Хәбибуллинга үзем шалтыраттым. Көнен килештек тә Мөслимгә киттек. Шулай итеп, мин Фоат абыйны тәүге тапкыр күрү, аның белән аралашу бәхетенә ирештем. «Бәхетенә ирештем», – дип, аз гына да арттырмыйм, үз йорты белән яшәп яткан язучы безне күптәнге танышларын, дусларын каршылаган кебек, аңа гына хас көләчлек, киң елмаю белән каршы алды. Ул гынамы, аралашуның башында ук диярлек үзем моңарчы ишетеп кенә белгән әдипнең гадилегенә һәм аннан сирпелгән ниндидер бер ихлас җылылыкка, садәлеккә сокландым. Ә бит юлда чакта күңелдә: «Китап яраткан бөтен татар белгән кеше, безгә – әллә чакырылган, әллә чакырылмаган кунакларга артык ачык чырай күрсәтеп тормас, дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшер, тиз арада озатып та куяр», – дигән шикләр дә бар иде. Алар аз гына да акланмады. Безне, инде әйткәнемчә, әллә чакырылган, әллә чакырылмаган кунакларны, бай ризыклы өстәл, җанлы әңгәмә, язучының үзенең генә түгел, тормыш иптәше Сәгъдәнур апаның да якты чырае көткән булып чыкты. Шулай да мин артык тугарылып китмәдем, күбрәк ике язучының үзара фикерләшүен тыңларга тырышыбрак утырдым. Гәрчә Фоат абый газеталарда чыккалап торган язмаларым, журналларда күренгәләгән хикәяләрем өчен ышандырып мактаса, түбәмне күккә тидерсә дә.

Фоат абыйның олы язучы икәнен белгән җәһәттә дә, аның иҗаты белән тиешле дәрәҗәдә таныш түгел идем әле ул елларда. Әдипне мин күбрәк үзем дус булган «Ватаным Татарстан» газетасында басылып килгән «Авылдан хатлар» дип аталган, җомга саннарында берәр полоса булып чыгып килгән публицистик язмалар циклы аша белә идем. Авыл кешесенең тире белән сугарылган җирлектә элекке, халык җайлашкан, аңлаган системаны туздырып ташлап, яңаны кора алмыйча гаҗизләнгән, халыкны да гаҗизләткән елларда язылган публицистика иде ул. Гомере буе авылда яшәгән, авыл кешесен, аның күңелен, борчуларын белгән, барысын да үз йөрәге аша уздырган каләм иясенең ачынулары, җир кешесенең киләчәге өчен тирәннән борчылуы иде ул циклда. Тәүге очрашуда ул хакта да бераз сүз булды.

Чын каләм иясе белән аралашу, аннан соңгы дустанә мөнәсәбәт бар кешегә дә тәтеми. «Чын» сүзен аерым ассызыклыйсым килә. Чөнки татар дөньясында да, башка милләтләр дигәндә дә, чын әдип ул – «штучный товар». Каләм тоткан, китап чыгарган кешенең һәрберсе язучы түгел.

Хәтсез халык: «Мин – язучы!» – дип, кикрик кабартып йөрергә яратса да. Яшәгән шәһәремдә гомумән дә һәвәскәр кимәлендәге каләм тибрәтүчеләр генә. Әдәби мохит тә, чын язучылар да юк. Һәм менә шундый кешегә юлыгу...

Мөслимнән кайтуга ук, «ана» дигән бөек затка мәдхия җырлаган «Таң җиле» романын бер тәүлек эчендә укып чыкканымны хәтерлим. Татар әдәбиятының классик әсәрләре үрнәгендә иҗат ителгән, затлылыгы белән «Әйтелмәгән васыять», «Без – кырык беренче ел балалары» югарылыгында торган ул әсәргә соңрак тагын да кайтылды. Бер мин генә түгел, аны кабат-кабат укыган танышларым бар. Әле менә яңарак кына диярлек «Көлми торган кеше»не укыдым. Җылы лиризм, тирән психология, йөгерек җор тел, әсәрне укый башлауга ук, магнит кебек үзенә тартып алып, сине ябыштырып куя, җибәрми. Әдипнең әсәрләрендә – барыбызга да якын авыл темасы, авыл, аның кешеләре, ул тормыш-яшәешне тирәнтен белү, халыкчанлык. Авыл димәктән, шагыйрь Зөлфәт: «Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул», – дип, юкка гына әйтмәгән. Геройлар арасында үз авылың кешеләрен, аларның характерларын, хис-кичерешләрен тиз табасың. Алай үтемле, халыкчан итеп авылда яшәгән, сала тормышын үтәли күргән автор гына яза, сөйли алуга төшенәсең.

Ул тәүге күрешүгә, аннан соңгы артык еш булмаган очрашуларга, телефоннан сөйләшүләргә күңелемдә кире кайтып, күп тапкыр уйланулар, бигрәк тә аның аерым әсәрләрен үземчә анализлау тагын да бер ачышка китерде: аның иҗаты уй-хисләрнең көтелмәгәнен, моңарчы булмаганын кузгату, уяту сәләтенә, укучыга тормышны ул гына сайлый алган ракурстан күрсәтү үзлегенә ия икән бит. Бу – мин укыган авторлар иҗатында сирәк күренгән үзлек. Бик тә мөһим үзлек. Менә шундый хәлләрдән соң Фоат Садриев дигән әдипнең тыйнак бөеклегенә инанасың да инде. Язу эшенә җиңне сызганыбрак кереп китүемә дә шул хәлләр сәбәп булды, Фоат абыйның китаплары, үзенчәлекле иҗаты, андагы кешелеклелек көчле импульс бирде, дисәм дә ялгышмам.

Әдипнең кешелек сыйфатларына кайтып, шуны да әйтәм: ул – үтә дә ярдәмчел, миһербанлы һәм бер үк вакытта, әйткәнемчә, чиксез тыйнак та кеше. Аның югарылыгындагы берәү булса, төрле очрашу, аралашуларда, Берлекнең Әлмәт бүлегендәге җыелышларда бәлки: «Мин монда сез – ярым йорты язучы-шагыйрь арасында бердәнбер танылган прозаик, мин – халык язучысы», – дип эреләнер, өстән аска карар, акыл өйрәтер иде. Фоат абыйда андыйның эзе дә юк. Ялгыш та һаваланмас, ипле генә итеп башкаларны тыңлар, сүз алгач, кыска, тыгыз җөмләләр белән мәсьәләнең асылына төшеп, саллы фикерен әйтер дә арттарак сайлаган үз урындыгына барып утырыр. Фотога төшкәндә дә, кайберәүләр кебек, кешеләрне этә-төртә уртага килеп басмас, кыюсыз гына дигәндәй, кырыйгарак елышыр...

Бу язмада мин танылган әдипнең иҗатын анализлауны максат итеп куймадым. Иҗатының киңкырлы һәм үз эченә төрле жанрларны – роман, повесть, хикәя, драма әсәрләрен, балалар өчен хикәяләрне дә алганын гына билгелисем килә. Үзе сөйләвенчә, Фоат абыйга язучылыкка кереп китәргә төп этәргеч булып, 10 нчы сыйныфта укыган вакытта хикәяләр конкурсында беренче урынны алуы торган. Аннары ул бер пәрдәлек драма әсәрләре яза башлый. Бераздан күләмле пьесаларга кереп китә. Язучылар берлегенә дә 1981 елда драматург буларак кабул ителә. Шулай да әдипнең киң җәмәгатчелеккә проза әсәрләре – «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре аша танылуын, «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе өчен республиканың иң югары бүләге – Тукай премиясенә лаек булуын әйтәсе килә.

Шунысы бик сөендерә: Фоат абый Садриев – әле бүген дә, 85 еллык юбилеен каршы алган көннәрдә дә актив иҗатта. Аңа тазалык, ныклык, күңел көрлеге, иҗат дәрте телисе килә. Гомер буе күңелегездә, холкыгызда булган юмор хисе гел янәшәгездә булсын. Һаман да шулай затлы да, бер үк вакытта гади һәм тыйнак та булып калыгыз!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре