Газетага язылу

Тыныч бәйрәм: ни өчен яшьләр купшы туй үткәрүдән баш тарта?

Туй үтсен, акча кесәдә калсын. Россия яшьләре әнә шул шигарьгә таяна бүген. Купшы туй урынына тыйнак бәйрәм уздыруны кулайрак күрә башлаган алар. «Туй» дигән сүзе була, ә чыгымы кесәне ертып тишми. Татарстан яшьләре дә бу исемлектәме? Туйлар үткәрүгә үз өлешен кертүче белгечләр нинди фикердә? Шул хакта белештек.

Тыныч бәйрәм: ни өчен яшьләр купшы туй үткәрүдән баш тарта?

Миллион сумлык туй

ЗАГСта тиешле документка имза куясың да бу көнне иң якын туганнарың белән ресторанда билгеләп аласың. Шуның белән шул. Билгеле ки, күпләр моның белән генә чикләнеп калмый, ә 1–2 сәгатькә фотограф та яллый һәм... гаилә тормышын башлый. Тыйнаклыкны сайлауларының төп сәбәбе – акча. Рәсми мәгълүматларга таянсак, 2025 елда Казанда 50 кунакка исәпләнгән иң бюджетлы туй 900 мең сумга төшкән. Ә хыялдагысы өчен күпкә артыграк акча кирәк. Тик гаеп чыннан да акчада гынамы икән соң?

– Бәя ел саен арта инде ул. Дүрт ел элек абыемның туен үткәрдек, 90 кешелек банкетка гына 340 мең сум акча тотылды. Узган ел азагында үзем кияүгә чыктым, 120 кешелек банкет өчен 600 мең сумнан артык акча китте, – ди Диләрә Исламова (исеме үзгәртелде. – Авт.).

68 мең сумга хыялындагы туй күлмәген дә сатып алган ул. «Кияү һәм кәләш иртәсе»н фотода истәлек итеп калдыру өчен, 20 мең сумга кунакханә дә арендалаган, фотограф белән видеографка 75 мең сум акча да түләгән яшь пар. Ә банкетны алып баручыга 80 мең сум акчасын кызганмаган.

– Кияү костюмы, аяк киеме, кәләш букеты, кунакларга бүләкләр – барысын да исәпләсәк, 1 млн 300 мең сумнан артыграк акча сарыф иттек, – ди Диләрә. – Бер дә үкенмәбез дигән идек, ләкин бераз экономияләргә дә мөмкин булган икән, дип көлешәбез хәзер ирем белән. 

Узган ел азагында үткәрелгән туй бәясе әнә шундыйрак. Ә инде шул ук бәйрәм бүген үткәрелсә, ул кыйммәткәрәк төшәр иде, чөнки продукциягә бәянең 20 процентка артуын әйтә рестораторлар. Әле макияж, тырнак ясату, тамада, банкет залы декоры өлеше дә бер урында тормый. Соңгысының бәясе дүрт ел эчендә 650 процентка күтәрелгән, ди.

– Бәя артмады түгел. Тик шунысын да билгеләп үтик: декораторлар саны да артты. Һәрберсенең эш принцибы төрле. Заказ бирүчегә дә сайлау мөмкинлеге бар. Кайбер декораторлар 200–300 мең сумнан да кимрәк проектларга алынмый да, бары тик күбрәк акча эшләп калу ягын карыйлар, – ди бизәү эшләре белән шөгыльләнүче Алия Фәрхиева. – Ә бит һәркемнең дә купшы туй үткәрү мөмкинлеге юк. Матурлык һәрчак кыйммәт дигән сүз түгел, кешенең мөмкинлегеннән чыгып эш итәбез.

Быел узган елгы кебек үк заказлар саны күп, дип искәртә Алия. Димәк, туй һәм никах бәйрәмнәре үткәрүчеләр кимемәгән. Әмма һәркем дә декораторга мөрәҗәгать итә дип уйлау – ялгыш фикер. Туй, никах үткәрүчеләргә кафе-рестораннар үз бизәлешләрен тәкъдим итә. Алар артык купшы булмаса да, бәйрәм рухы югалмый.

«Яшьләрнең максаты калмаячак»

Бет эткә иярми. Яшь парлар тышкы купшылыкны түгел, ә эчтәлекне бәяләргә өйрәнде. Алар «кешедән калышмыйк әле» дип түгел, ә бәлки, «үзебез теләгәнчә оештырыйк» дигәнне сайлый. Шуңа да артык күп кунак чакырып туй үткәрүчеләр саны кими. Арчада берничә ресторан җитәкләүче Ләйсән Яруллина әнә шундый фикердә.

– Бу күренешне бәягә бәйләмик. Хәзер яшьләрдә акча бар. 9 ел бу өлкәдә кайнап, шуны әйтә алам: хәзер күп парлар туйны әти-әни хисабына түгел, үзләре җыйган акчага үткәрә. Әмма алар бөтен туганнарны җыеп, шатлыклары белән уртаклашуны өлге итеп алмый. Монысы безнең, олыларның, хатасы. Туган туганы белән аралашмый торган чорда яшибез. Яшьләр әти-әнисенең бертуганнарын, үзләренең туганнан туган апа-абыйларын белми, алар белән аралашмый һәм моны табигый хәл дип саный, – ди ул.

Меню төзергә килгән яшь парлар кеше санын саный башлагач: «Мама, а кто это? Нәрсәгә чакырырга аны?» – диләр. Асылда, бу кеше аларның якын туганы булып чыга, ә өйләнәсе егет аны белми. Менә шул хәлне аяныч дип саный Ләйсән ханым.

– Без туганнар белән аралашып яшәдек, атнасына бер тапкыр күрешми калсак «аһ» итә идек, ә хәзер чоры шундыймы, без гаеплеме, туганнар белән җыелышып бәйрәм итү теләге кими бара. Һәрхәлдә, бәя аркасында үткәрмәдек, диючеләрне бүгенгә кадәр күргәнем юк, – ди ресторан җитәкчесе.

Бәяләр дә артмый калмаган, әлбәттә. Искәрткәнчә, продукциягә бәя 20 процентка арткан. Шул рәвешле менюдагы саннарга да үзгәрешләр кертергә туры килә. Быел бер кешегә 3500 сумнан алып 4500 сумга кадәрге меню тәкъдим ителә район рестораннарында.

– Бүген гаилә кыйммәтләре үзгәрде. Яшьләр «гаилә» сүзенә җиңел карый. «Барып кайтыйк», – диләр. Быел узган ел белән чагыштырганда даталарны азрак броньлыйлар әле. Туйлар да үткәрелми башласа, аерылышучылар саны тагын да артыр, – дигән фикердә Ләйсән ханым.

Туе, чыгымы булмаса, яшьләрнең максаты калмаячак. Бүген егетләр: «Минем өйләнәсем бар», – дип акча эшләргә ашыга. Кызлар да ак күлмәк һәм туй турында хыяллана. «Бизнес ягыннан әйтмим, ана буларак та, хатын-кыз буларак та туй яклымын. Өстәвенә туганлык җепләрен саклау өчен менә дигән бәйрәм. Ул югалмасын, үз асылын югалтмасын иде», – дигән фикердә җитәкче.

– Шунысы мөһим: бүген яшьләр акыллы. Алар үзләренчә эшли. Мисалга, хәзер хәләл туйлар популярлашты. Әти-әнисенә каршы торып, юк, хәләлне үткәрик, диюче яшь парларыбыз бихисап, – ди Ләйсән ханым.

Акчаны янга калдыру

Хәләл туйлар – экономияләү өчен менә дигән мөмкинлек тә, дип саный алып баручы Булат Бәйрәмов. Ул исә календарьда буш көннәренең азаюын искәртә. Җәй һәм сентябрь айларындагы даталарны алып куючылар да бар икән инде.

–  Хәзер яшьләр акыллы бит. Ике тапкыр бәйрәм ясаганчы, бер көндә никахын да, туен да үткәрүне хуп күрәләр. Үзем исә никах туе дигән форматны бик яратам. Узган ел бу форматны бик күпләр үз итте, быел да күп булырга охшаган. Миңа калса, бу бик әйбәт, чыгым да азрак дип уйлыйм, – ди ул.

Туй чыгымнарсыз булмый, әлбәттә. Ләкин аларны киметү юллары да юк түгел. Мисалга, бәйрәмнең бюджеты күбесенчә никахлашу көненә бәйле, дип искәртә бәйрәмнәр оештыручы Гөлшат Сафина. Теркәлү өчен кыш, көз һәм язгы эш көннәрен сайласаң, акчаң янга калыр, чөнки бу чорда туй үткәрүчеләр саны бик аз. Кайбер кафе һәм рестораннар бу вакытта яшьләрне ташламалар белән дә җәлеп итә. Шулай ук бу чорда алып баручы һәм фотографларны табу бермә-бер җиңелрәк. Никахлашу өчен иң популяр көннәр булып җомга һәм шимбә санала.Бу көннәрдә ихтыяҗ һәм бәяләр һәрвакыт югары.

Моннан тыш, күп кенә яшь парлар билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда туйга акча сарыф итү генә түгел, ә аны киләчәккә салу да мөһим. Яшьләр шул хакта уйлап эш итә, купшы туйлар санының кимүе шуңа да бәйле, – ди Гөлшат. 

Туй үткәрү бәясе (иң минималь бәяләр алынды)

Фотограф – 2000 сум (1 сәгать өчен);

Туй күлмәге – 35 000 сум (күлмәкне арендалау – 5 000 сум);

Кияү костюмы – 20 000 сум;

Макияж – 2000 сум;

Прическа – 1500 сум;

Маникюр – 1500 сум;

Балдаклар – 23 000 сум;

Кәләш букете – 2000 сум;

Ресторан – 1 кешегә – 4000 сум.

(Игъланнар сайтындагы мәгълүмат нигезендә)

САННАР

2025 ел мәгълүматлары буенча, россиялеләр туйга 500 мең сумнан артык акча сарыф итәргә һәм тантананы кредитка уздырырга да әзер. «Почта Банк» үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый. Моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның 31 проценты – 500 мең сумнан күбрәк, 17 проценты – 300 мең сумга кадәр, 15 проценты 400 мең сумга кадәр кредит алырга әзер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре