Социаль челтәрләрдәге аккаунтларда меңләгән фото. Утырып та, ятып та төшкән. Киенгән килеш тә, ярым шәрә рәвештә дә. Урамда да, өйдә дә. Кемдер маникюрын куйган. Кемдер йөзен күрсәтми генә пляжда ком өстенә сузып салган аякларын төшергән, шуларга сокланырга куша. Кемдер артын, кемдер түшен туңкайтып төшкәнне элгән.
Кемдә нинди кием, кайсы бренд, нинди йөз, макияж, нинди буй-сын. Кем кайда ял иткән, кая барган. Табигый булмаган позалар, кычкырып, мин монда, дип торган буялган кашлар, җилпәзә-веерны хәтерләткән керфекләр. Алашага гына килешкән кабартылган иреннәр. Әллә нәрсәләрне сурәтләгән, хатын-кызның нәфис тәненә гел дә килешмәгән, иң яшерен урыннарга да төшерелгән татуировкалар. Менә шуларны күрсәтү, барысын да дөньяга чыгарып селкү бүген трендка әверелде.
«Тышча»лар ярышы. Тышчаның да күп вакыт табигый матурлыктан ерак торган вариантларының үзара узышы, юк белән мактану. Яшьләрнең олы өлеше матур дип тапкан ниндидер ямьсезлек, зәвыксызлык конкурсы. Эчтә, «эчлек»тә нәрсә бар – анысы беркемне дә кызыксындырмый. Укыган китаплар, эчке дөнья, акыллы фикер, дөньяга караш, аны танып белү – андый мәгълүмат алышу күпләр өчен ят нәрсә. «Ычкыну» шундый, 40 узган хатыннар да аватарка фотосын көн аралаш алыштыра бүген. Барысы да лайклар, ярым тилемсә комплементлар, төче комментарийлар җыю өчен.
Упаковка культурасы. «Не быть, а казаться». Һәм коточкыч ярлылык. Мәдәни, әхлакый, рухи ярлылык. Синең диңгез фонында төшкән тәпи-ботларың кемгә кирәк? Һич тә акыллы, иплегә түгел. Үзең кебек җилбәзәкләргә. Кысталып йөргән яшь-җилкенчәк егетләргә кирәктер бәлки. Инде нәрсә дим, көн тудымы, үзен – яратканын, төрле рәвешләрдә төшергән, шуны социаль челтәргә элгәннәрнең, кулыннан селфи таягын тартып алып, башына кундырасы килгән чаклар була.
Мессенджерлардагы статуслар. Анысы да яшьләрдән һәм хатын-кызлардан. Кем кая барган, ни күргән, нәрсә сатып алган. Чак бәдрәфкә кергән-чыкканнарын гына куймыйлар. Аларны күптән инде карамыйм. Хатын-кыз куя – хатын-кызлар карый. Шунысы яхшы, статус икенче көнгә калмый. Шуңа артык бәйләнәсем дә килми. Мин хатын-кызның психологиясен, аның холык-фигылен аңламаганга, хатын-кыз гаепле түгел, дип тынычландырам үземне.
«Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар». Элек шундый сүз бар иде. Бу кагыйдә өлкәннәр арасында әле дә күпмедер үтәләдер бәлки. Ә бәлки үтәлмидер. Хәзер озатканда да бик еш киемгә, тышкы кыяфәткә карыйлар. Эчке дөнья, акыл, интеллект нәрсә инде ул? Ул бит «менә мин» дип кычкырып тормый, ул тыйнак, ул күренми. Икенчедән, син модалы киенгәнсең, кыйммәтле машинада йөрисең, яисә хатын-кыз буларак брендлы косметика кулланасың, үзеңне «важный» тотасың икән, димәк, кесәң юка түгел. Менә шул күпләрне акылдан яздыра да. Чөнки кыйммәтләр, хәзерге менталитет акча, мал-мөлкәт тирәсендә әйләнгәндә, алда саналган ул атрибутлар: «Бай кеше акыллы да, чибәр дә, уңган-булган да», – дип кычкырып, тәкрарлап тора.
Ир-егетләр дигәндә, алар киемнән бигрәк машинага карыйлар. Килгәндә дә, китеп барганда да. Шуңадыр, кредитка батып, кулдан алынган джипның ишеген ачканда яисә япканда «тышлык»ка мөкиббән хуҗаның үзенең дә кикриге кабара, күккә тия. Тышча дигәндә, тышкы күрсәткечләргә караганда, ул коточкыч кәттә, аңа тиңнәр йөзгә бер генә. Машинасы гадирәк булганнар белән ул өч бармак белән генә исәнләшә. Вәкарь белән, башны югары тотып, күркәдәй кабарынып. Кыланмышларыннан, үз-үзеннән ул үтә дә канәгать. Күпләр, әлбәттә, көнләшә, аларның да шундый буласы килә. Чөнки «тышча» һуш китмәле. Бары акылы булганнар гына андыйларның бер буш куык икәнен чамалый...
Мондый гомуми психозга аптырыйсы да түгелдер. Без бит куллану җәмгыятендә яшибез. Ә анда кагыйдәләр гади – өеңне заманча җиһазлар, шкафыңны брендлы кием белән тутыр, даими күңел ач, ешрак диңгез буена чап, тормышта нинди рәхәтлек бар – барын да алып кал, дөньяның артына тибеп яшә. Шуларның барысын да видеога яки фотога төшереп, интернетка элеп бар. Бармасаң, чыгарып селкемәсәң, дөньяңның бер ягы барыбер китек булачак. Сине белгәннәр һәм белмәгәннәр көнләшергә дә, сокланырга да тиеш. Дошманнарың бар икән, ачудан шартларга тиеш. Тыйнаклык дигән категорияне заман онытты инде. Андый сыйфатның барлыгын белгәндә дә аны кимчелеккә чыгаралар...
«Матурлык дөньяны коткарачак», – дигәндә, классик, әлбәттә инде, табигый матурлыкны һәм эчке гүзәллекне күз алдында тоткандыр. Шикле матурлык, төрле шапырыну, тәкәбберлек, мактанчыклык дөньяны, киресенчә, ямьсезрәк, шыксызрак итмиме? Һәр мактануда тилемсәлек тә, сай акыллылык та мөлдерәмә бит. Мактану яшь-җилкенчәккә генә түгел, өлкәнрәкләргә дә ярыйсы хас нәрсә икәнен әйтеп, аның көчсезлек билгесе булганын да билгелисе килә. Көчле һәм акыллы шапырынмый, кибәк чәчми. Мактаныр сәбәп булганда да. Чөнки таныш-белеш синең кем, нәрсәгә сәләтле икәнеңне болай да белә. Акыллылар мактанчыктан көлә генә. Кайчакта ачыктан-ачык, төрттереп. Үзе кебек акылда алга китмәгәннәр – көнләшә. Ялагай белән мактанчыкны исә, гомумән, бер-берсенә табыш дияргә мөмкин. Берсе мактанганда икенчесе салпы якка саламны мул итеп кыстырып куя да икесе дә буш рәхәтлек, ләззәт кичерәләр. Буш «эчлек»нең сөенече дә буш була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез