Газетага язылу

Ул нинди кеше булган? Һади Такташның тууына 125 ел булды

Атылган йолдыздай балкып, кыска гына гомерендә халык күңеленә мәңге сүнмәс нур салып өлгергән шагыйрь ул Такташ.

Ул нинди кеше булган? Һади Такташның тууына 125 ел булды

«Мокамай», «Нәни разбойник», «Алсу», «Киләчәккә хатлар»... Мәктәп елларында өйрәнелгән шигырьләр югыйсә. Күңел түренә шулкадәр кереп утырганнар ки, бер дә онытылмый, әйтерсең лә аларда ниндидер тылсымлы көч бар. Быел Тукай елында татар дөньясы Һади Такташның юбилеен да зурлап билгеләп үтәргә җыена.

Белгечләр әйтүенчә, Такташның тормыш юлы да, иҗаты да әлегә кадәр күп сораулар тудыра. Ул нинди кеше булган? Нинди шигырь язган? Аның өлешенә нинди язмыш җилләре тигән? Шушы сорауларга җавапларны укучыларыбызга җиткерү йөзеннән без Казан федераль университеты мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдиновага мөрәҗәгать иттек. Чөнки ул – «бунтарь шагыйрь»нең язмышын шактый тирәнтен өйрәнгән галимә. Әмма Миләүшә ханым, укучылар өчен кызыклырак булыр дип, безгә башка юнәлеш бирде: Нәкый Исәнбәтнең Такташ турындагы истәлекләрен тәкъдим итте. Язмада бирелгән өзекләр Һади Такташның Мәскәүдә яшәгән чорына кагыла.

Очрашу

– ...Мин ул вакыт Көнчыгыш халыклары Коммунистлар университетының тулай торагында тора идем. Җәй көне студентлар таралган, мин бер бүлмәдә бер ялгыз. Менә шунда бүлмәнең ишеге кагылды.

– Мөмкинме? – дип, бер егет керде.

Яланбаш иде бу кеше. Калын сары чәчләре, артка ятып, җилкәсенә төшкән, шул ук вакыт аның өстендә карасу зәңгәр төстә демисезон бобрик пальто. Ул ашыкмый, тын гына килеп керде. Һич тәкәллефсез саф елмаю белән елмаеп, туп-туры миңа табан узды, кулын сузып:

– Мин Һади Такташ булам, Исәнбәт сез буласызмы? – дип сорады.

...Мин аңа карыйм, менә ул кайбер шигырьләре белән ерактан торып мине шаштырган кеше, каршымда табуреткада утыра. Башын чак кына алга ия төшкән, ни өчендер бер кулын пальто кесәсенә тыккан. Үзенең эреп торган зур зәңгәр күзләре белән туп-туры күзгә карый. Ләкин бик тыйнак, ягымлы утыра. Кызык, пальто якасы да торгызылган килеш тора. Шушы августта! Бәлки ул аны бервакытта да төшерми булыр. Хәер, аңа бу бик килешә. Ул шундый гади генә киенүенә карамастан, бик картиналы кыяфәттә күренә һәм кемнеңдер рәсемен хәтергә төшерә... Тукта, кемне соң? Ах, әйе: Һенрих Һейнены!

...Бу беренче очрашуда Такташтан миндә онытылмаслык җылы, яхшы бер тәэсир калды. Анда бер кыланчыклык та күренми, күрәсең, ул үзенең бу кыяфәтенә үзе ияләшеп, үзләшеп беткән, шуның өчен бу бик табигый булып күренә иде.

Такташ үзе дә миннән бик риза булды, ахры, мине иртәгә үк үзе янына квартирына килергә чакырып, адрес биреп китте.

Бармыйммы соң? Әлбәттә, барам! Мескен... Бу егет бигрәк юаш, бигрәк йомшак кеше икән. Тормышка бөтенләй сәләтсез кеше булырга кирәк...

Ләкин мин юкка Такташны шулхәтле юаш, шулхәтле минем шәфкатемә мохтаҗ, җебек кеше дип уйлаганмын!.. Бу басынкы, юаш кешенең мине шаккатырачагы алда иде.

Шагыйрьнең иҗат лабораториясендә   - подзаг

...Шакыйм, җавап бирүче юк. Тагы шакыйм. Аяк тавышлары ишетелде, ләкин Такташ урынына минем уң ягымдагы икенче бер ишек сызык кына ачылды да сары чырайлы бер урыс хатыны башы күренде... Аның күзләре бер үк вакытта миңа курку һәм сәерсенү белән карыйлар иде.

Мин аны куркытмас өчен:

– Бу кеше кайда? – дип сорадым...

Хатын як-ягына каранып алды да, куркынычлы бер сер сораган шикелле, миңа табан сузыла төшеп, бик шикле тавыш белән шыпырт кына:

– Нинди кеше соң ул? – дип сорады.

Яшермим, аның бу куркулы кыяфәтенә, бәсәргән күзләренә карап, мин үзем дә бераз шүрли башладым. Нишләгән монда Такташ? Шундый гөнаһсыз, әдәпле, юаш Такташ. Шагыйрен шагыйрь дә бит ул, кем белеп бетергән аны?

...Шунда бу хатын бик куркынычлы серне ачкан шикелле, тагын да миңа сузылып, тезеп китте:

– Аның белән безнең арада капиталь стена, ләкин беләсезме, ул килеп урнашканнан бирле, без төннәрен йокы күргәнебез юк. Ул төн буена стеналарга менә-менә кычкырып чыга. Я ул ахылдап елый, я хихылдап көлә, я нидер сөйләп-сөйләп, кемгәдер янарга, куркытырга тотына, я дога көйли. Нишли ул кеше? Нәрсә ул, саташканмы, авырумы шундый?

Ах, менә ни икән? Минем көләсем дә килде, ачуым да килде:

– Нинди шашкан булсын, шагыйрь ул. Төнлә белән ул шулай шигырьләр укый булыр, – дип җавапладым.

Нәкъ шул вакыт коридорның теге башыннан Такташ үзе дә кайтып керде. Ул газет төргәге белән күкрәгенә нәрсәдер күтәргән, шулай ук яланбаш, үзе бераз ашыккан иде.

– Мин бит тормышны да үзем алып барам, базарга гына чыккан идем, – дип, миннән гафу үтенүен белдерде.

Мин Такташның өстенә карадым. Бу юлы ул иске генә аксыл соры костюм кигән, җиңнәре кыскарган, чалбарының да тезләре чыгып, балаклары шактый кыршылган иде. Мин шунда Такташның теге якасы торган пальтоны фасон өчен генә кимичә, кеше алдында приличный күренер өчен дә бу костюм өстеннән кигәнен аңладым.

Такташ тужуркасын салып урындык аркасына элде, хуҗаларча беләкләрен сызганып:

– Хәзер, син чак кына утырып тор, мин моны әрчеп җибәрим. Мин примусны бервакытта да үземнән калдырмыйм... Аннан мин үз ашымны үзем пешереп өйрәнгәнмен, – диде.

Бу минем өчен яңалык булып чыкты. Такташны мин дөнья көтү белән алыш-биреше булмаган шагыйрь генә һәм, әлбәттә инде, үзем шикелле ашханәләрдә әзерне ашый торган бер буйдак кына дип кистереп куйган идем...

– Бу як күршең синең өстеңнән миңа зарланып алды бит әле. Йокы бирми, бик тынгысыз күрше, ди сине. Кемнәр беләндер төне буе сөйләшеп чыгасың икән син.

Такташ артык исе китмәгән кебек сөйләп китте:

– Ә мин шигырьне төнлә белән язам. Аннан соң сөйләшеп язам. Төрлечә әйтеп карыйм. Иң яхшы әйтелешен тапкач кына язып куям.

Такташның беренче томы

Артсыз диванда Такташның бер папкасы ята, өстендә «Җир уллары» дигән буйлатып язылган сүз укыла иде... Монда йөз илле битләр чамасы кулъязма кәгазьләр булып, катыргының өстенә «Һади Такташ мәҗмугаи асаре: беренче том, беренче китап» дип язылган иде.

Мин бераз гаҗәпкә калдым.

– Беренче том? Син инде әсәрләреңне томнарга салгансың. Язганнарың шулхәтле күпмени?

– Юк, минем язганнарым барысы шушы мәҗмугада гына. Мин аны шулай беренче том итеп бастырып чыгарырга итәм, – диде.

Бу миңа бераз сәер тоелды.

– Гадәттә алай чыгармыйлар бит, Һади, килешерме соң?

Ләкин Такташ бик үзенә ышанган кыяфәттә күренә иде.

– Ә нигә? Шагыйрь үзенең әсәрләрен обязательно гомере беткәндә генә томлап чыгарырга тиешмени? Каян килгән ул закон? Кызык, валлаһи. Нигә мин әсәрләремне башта ук бер том итеп чыгара алмыйм? Аннан икенчесен, өченчесен...

Мин аны чынлап сөйли дип ышанмадым. Тик ни генә булмасын, Такташның үз җыентыгы өстенә болай язып куюы аның киләчәктә тагын бик күп әсәрләр, томнар тудырырга ниятләнгән, үз шагыйрьлегенә үзе бик перспективалы итеп караган шагыйрь икәнен күрсәтә иде.

Сәхнә басар...

Берничә көннән соң татар мәдәнияте йортында (элеккеге Әсәдуллаев йортында) ниндидер әсәр уйналды. «Баламишкин» иде бугай. Мин шунда төштем. Соңгы пәрдә алдыннан бер артистны котларга сәхнә артына юнәлсәм, әллә каян, артымнан Такташ килеп чыкты. Бик кызуланган иде. Җитеп күреште дә:

– Әйдә, мин дә шунда барам, хәзер пәрдәне ачтырып, бер шигырь укыйм, син дә укыйсыңмы? – дип, мине сәхнәгә табан кызулата башлады. Мин тукталып аңа әйләндем.

– Туктале, ничек итеп икенче бер эш арасында шигырь уку булсын ди инде ул?

– Ә мин шулай укыйм, – дип ул үзенең Оренбургтамы, кайда шулай шигырь укуларын сөйли-сөйли, миңа да тукталырга бирмичә, сәхнә артына алып кереп китте. Ул шулай гадәттәге шартлар, традицияләр белән бер дә хисаплашып тормый, теләгән җирдә чыгып шигырен укый икән... Ләкин бу вакыт декорация алыштыру бара иде, аңа ачарга ирек бирмәделәр.

Мин Такташның сугышчан кыяфәтенә карыйм да шаркылдап көләм:

– Кара, – мин әйтәм, – чынлап шундыймы син?

Такташ һаман кызулануын баса алмый иде:

– Сөйли идем. Ачтырмый, каһәрләр! Ну мин моның үчен алырмын!.. Артистлар, имеш. Сәхнәне үзләренеке дип кенә беләләр. Аталары салган лавочкамыни? Кем аларга шагыйрь дә, нәрсә аларга шигырь!.. Сәхнәнең үзәгендә шагыйрь торырга тиеш! Шагыйрь – әдәби сүз иҗат итүче...

Икенче бер спектакльдә мин булмадым. Соңыннан Такташ, миңа күзләрен ялтыратып:

– Ну, сөйләдем дә! Монысында кызык иттем. Тоттым да чыгып сөйләдем. Син генә булмадың, – диде.

Мин аның сөйләү көченә ышана идем, шуңа күрә сүзен башымны кагып кына расладым... Ләкин эш чыннан да сорашырлык булган икән. Такташ шулай сәхнәгә менеп бер шигырен укыгач, халык гөрләтеп кул чапкан. Шуннан тагын да очына төшеп, тоткан да Аллалар белән сугыша торган бер «хәтәр» шигырен сөйләгән, фанатиклар да купканнар. Такташны подъезддан чыкканда кемнәрдер бәрә язганнар, ләкин шунда ул хулиганны кемдер мылтык ачып качырган.

Шуннан соң инде Мәскәүдә Такташ дигән хәтәр бер шагыйрь бар икәне бөтен татар арасында мәгълүм булды да куйды...

Миләүшә Хәбетдинова:

– Нәкый Исәнбәт бу хатирәләрне 1950 нче елларда язган, ләкин халыкка алар 1991 елда гына килеп җиткәннәр. Озак еллар басылмыйча архивында ятканнар. 1950 нче елларда Нәкый Исәнбәт җәдитчелекне яклап чыккан өчен, «Миркәй белән Айсылу» пьесасы өчен, пантюркист, милләтче дип, аңа каршы кампания оештыралар. Шуның өчен басылмыйча кала дип фаразлыйм.

1950 нче елларда пединститутта юбилей елында Нәкый Исәнбәт Такташ турында чыгыш ясагач, студентларга аның турында укытучылар тискәре мәгълүмат бирәләр: имеш, ышанычлы язучы түгел, сүзенә артык ышанмагыз, диләр. Менә шундый заманалар булган…

Нәкый Исәнбәтнең 50 нче еллардагы фотосы

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре