Пневмониядән сакланырга кирәк! Табиблар шулай дип кисәтә. Илнең 16 төбәгендә үпкәсе ялкынсынган кешеләр саны бермә-бер арткан. Мәктәп укучылары арасында авыручылар саны аеруча күп. Шул сәбәпле илнең күп кенә төбәкләрендә укучыларны дистанцион укуга күчергәннәр. Бәхеткә, пневмония чәчәк аткан төбәкләр арасында Татарстан юк.
Әмма тынычланырга иртәрәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, соңгы арада республикада да пневмония белән авыручылар саны арта башлаган. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре төгәл саннар атамаса да, рәсми белдерү ясады.
«Республикада пневмония белән авыручылар арта башлады. Балалар белән эшли торган оешмаларда да шундый очраклар теркәлә тора. Шул сәбәпле мәктәпләрдә, балалар бакчаларында контроль көчәйтелде. Балалар анда температурасы югары түгелме, ютәл кебек билгеләре юкмы дип тикшергәч кенә кертелә. Авыруны булдырмас өчен, бүлмәләрне даими җилләтергә, дезинфекция үткәрергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәп, грипп белән пневмококк инфекциясенә каршы вакцина ясатырга кирәк», – диелә идарә хәбәрендә.
Белгечләр авыручылар санының артуын, көннәр кисәк суыту аркасында, күпләрнең иммунитеты начарлану белән аңлата. Шул ук вакытта соңгы арада илдә микоплазма бактериясе китереп чыгарган пневмония очраклары арта башлаган. Чагыштыру өчен: башка елларны бу чорда пневмониянең әлеге төре 15 проценттан да артмаган. Бүген исә андый очраклар 50 процентка кадәр җитә, дип кисәтә белгечләр.
Мәскәүнең Сеченов исемендәге медицина университеты галиме, медицина фәннәре кандидаты, пульмонолог Владимир Бекетов сүзләренә караганда, пневмониянең әлеге төре йөрәк, бөер һәм эчәклекләргә дә бәрергә мөмкин. «Гадәти пневмония вакытында мондый хәл күзәтелми. Шуңа күрә микоплазма бактериясе китереп чыгарган үпкә ялкынсынуны вируслы авырулар яки башка чирләр белән бутарга мөмкин», – дип кисәтә табиб.
Үпкә ялкынсыну турында без тагын нәрсәләр белеп торырга тиеш? Билгеле булганча, пневмониянең тагын берничә төре билгеле һәм алар бер-берсеннән шактый аерыла. Республика балалар клиник хастаханәсе табибы, пульмонолог Илдар Зиннәтуллин сүзләренә караганда, гади (бактериаль) пневмония вакытында үпкә тукымасы (альвеола) зыян күрә. Коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы исә кан тамырларын зарарлый.
– Ковид вакытында үпкәнең ике ягы да зарарланса, гади пневмония вакытында бер як үпкәдә генә үзгәреш күзәтелә. Соңгысын дәвалаганда нигездә, антибиотиклар кулланыла. Коронавирус вакытындагы пневмонияне дәвалау исә ялкынсынуга, вирусларга каршы препаратлар, кан сыеклата торган (антикоагулянт) һ.б. чараларга нигезләнә, – ди табиб.
Пневмония чәчәк аткан чорда шикәр чире, симерү, йөрәк авырулары, бронхиаль астма кебек чирләрдән интеккән кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә сак булырга киңәш итә ул. Ике яшькә кадәрге балалар да бу чирне авыр үткәрүчеләр рәтендә.
Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов пневмонияне иң мәкерле чирләрнең берсе дип атый. Ник дигәндә, кайчак ул бернинди билгеләрсез генә дә уза.
– Андый чакта кешенең хәтта температурасы да күтәрелмәскә мөмкин. Пневмонияне нинди билгеләр буенча чамаларга соң? Үпкә ялкынсынганда кешедә иң элек ютәл пәйда була. Ул көннән-көн көчәя. Кешедә хәлсезлек күзәтелә, тыны кысыла. Кандагы кислород дәрәҗәсе (сатурация) төшеп, кешенең тыны кысыла башласа, кичекмәстән компьютер томографиясе ясатырга кирәк, – ди табиб.
Сүз уңаеннан, соңгы бер атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИ йоктыруның 14 355 очрагы теркәлгән. Ноябрь ахыры – декабрь башында республикада грипп белән авыручылар саны елдагыча бермә-бер артачак, дип фаразлый белгечләр. Чирдән саклану өчен, вакцина ясатырга куша алар. Хәзерге вакытта республикада 1 282 763 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу – республикада яшәүчеләрнең 32 проценты дигән сүз.
Белеп тор!
Пневмониядән саклану өчен, табиблар «Пневмо 23» вакцинасын ясарга киңәш итә. Ул пневмония, отит, менингит кебек чирләр китереп чыгаручы пневмококка каршы ясала. Пневмонияне булдырмас өчен, аны биш елга бер тапкыр кадыйлар. Аны «Превенар 13» вакцинасы белән бергә ясату да яхшы. Прививкалар календаре буенча әлеге вакцина 2–3 айлык, 5–6 айлык, 1,5 яшьлек балаларга да билгеләнә. Шулай да «Пневмо 23» вакцинасы иң беренче чиратта хәвеф төркеменә кергән, 65 яшьтән өлкәнрәк, хроник үпкә авырулары, шикәр чире, йөрәк, аутоиммун авырулары булган, гемодиализдагы, яман шеш диагнозы куелган кешеләргә ясала. Әмма ул фәкать табиб белән киңәшеп кенә эшләнергә тиеш. Әлеге вакцинаны бушлай да ясатып була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез