Газетага язылу

Үсмерләрне ялгышлардан ничек саклыйсы?

Туры юлдан барасы! Республикада ике мең җәмәгать тәрбиячесе полициядә исәптә торучы үсмерләрне ялгышмаска өйрәтә. Тәртипне ничек төзәтәләр?

Үсмерләрне ялгышлардан ничек саклыйсы?
автор фотосы

Быел «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2025» республика бәйгесенең Гран-при иясе, Балтач районындагы «Форпост» оешмасы җитәкчесе Фирдинант Гыйлемҗанов белән әтиләр һәм бәбиләр мөнәсәбәте турында сөйләштек.

Фирдинант Гыйлемҗанов ун елдан артык җәмәгать тәрбиячесе хезмәтен башкара. Шушы вакыт эчендә алты үсмер белән эшли ул. 33 ел полиция бүлегендә хезмәт куйган отставкадагы подполковникның кулына тәрбиягә авыр бирешкән үсмерләрне тапшырырга тырышалар. Менә шул ялгыш юлга кереп киткәннәр бөтенләй башка кешегә әверелә. Аларда намус та, гамь дә барлыкка килә. Хәзерге вакытта ул бер баланың тәртибе өчен җавап бирә.

 

Аның сүзләренә караганда, каеш һәм прәннек тәрбиясе бүгенге заманга туры килми.

– Кул күтәрергә закон кушмый, ә баллы әйбергә аларның исләре китми. Үгет-нәсыйхәт, әмер биреп кенә үзгәртеп булмый. Әти-әниләр шуны истә тотсын иде. Үзеңне әллә кемгә куймыйча, ихлас итеп сөйләшкәндә генә алар сиңа ышана. Яшьләр белән уртак тел табу өчен психолог булу кирәк, – ди отставкадагы подполковник.

 

Балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү комиссиясе әгъзасы Фирдинант Гыйлемҗановка туры юл таба алмый йөргәннәргә икенче әти дә булырга туры килә.

– Эшли башлаганда ике баланы үз кулыма алган идем. Шуннан артык бирергә ярамый. Ни өчен дигәндә, вакыт та, көч тә кирәк. Арада кызлар да очрый. Аларга инде башка алымнар кирәк, – ди җәмәгать тәрбиячесе. – Эш тәртибем шундый. Мин аларны үзем җитәкләгән оешмага әгъза итеп чакырам. Махсус киемнән йөриләр. Сабан туе икән, шунда тәртип сакларга куям. Көрәш бәйгеләрен дә калдырмыйбыз. Анда бит алар пәһлевандай егетләрнең ничек бил алышканын, көчле рухлы булуын күрә. Мондый чараларда алар үзләрен башкача хис итә, җаваплылык хисе тоя, идарә итәргә өйрәнәләр. Аларга мөмкинлек бирергә кирәк. Җиңү көне алдыннан сугыш ветеранының өенә барып, концерт куйдык. Мылтыктан аталар, тирга яратып йөриләр. Спортка тартам, бу инде – үзе бер чыныгу. Мин әле кибердружина җитәкчесе дә. Мактау кәгазьләре белән бүләклим, шулай итеп, кызыксыну да туа. Буш вакытлары булмасын дип тырышам.

 

Җәмәгать тәрбиячеләренең эш белән тәрбияләүләрен дә беләбез. Әйтик, бакчада чүп утау, су сибү һәм башка эшләрне бүлеп биргәннәре дә бар.

– Хокук саклау органнарында эшләгәч, законнарны яхшы беләм. Шуңа күрә балаларны мондый эшкә җәлеп итүне дөрес дип санамыйм. Аларның хезмәтеннән файдалану була бит бу. Әмма экология буенча узган чараларда чүп җыюда катнашалар. Мин күбрәк иҗтимагый эшләргә тартырга тырышам. Ватанпәрвәрлек хисен төшендерәм. Мәктәпләр, әти-әниләр белән элемтәдә торам. Кайбер әти-әниләр, бала бүген кәефсезрәк бит әле, чакырып сөйләшә алмыйсызмы, дип тә әйтә. Күзгә-күз карап сөйләшеп, нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңлагач, эшемдә авырлык тумый. Сүземне дә тыңлыйлар, хөрмәт тә итәләр. «Абый, нишлик?» – дип торалар.

Бүген районның полиция бүлегендә 16 үсмер исәптә тора. Моңа кадәр әлеге сан күбрәк булган. Фирдинант Гыйлемҗанов вазгыятьнең үзгәрүендә җәмәгать тәрбиячеләренең дә өлеше бар дип саный.

– Шөкер, районда кырыс җинаять кылган балалар юк. Вак-төяк тәртип бозулар өчен исәпкә куелган үсмерләр болар. Әйтик, кемдер кич йөреп, «комендант сәгате»н бозган, кемдер урлашкан, кемдер укырга бармаган. Кайчак өйләренә барып, йокыларыннан уятып алып килгәли идем. «Укуыңны калдырма, тырыш», – дип әйтәм. Дәресләр әзерләвен дә игътибарда тотам. Укытучылар белән дә аралашып торам. «Әйдә, «2ле»ңне төзәт, башка алма», – дим. Аңлаткач, яхшырак укый башлыйлар, – ди ул.

 

Бер генә әти-әни дә баласын, начар гамәл кыл, дип тәрбияләми. Үсмерләрнең кырын юлга басу сәбәпләре нидә?

– Мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсенә игътибар зур. Андагы тәрбия эшләре урынбасарлары, директор киңәшчеләре белән элемтәдә торам. Полиция бүлегендә экскурсияләр үткәрәм. Балаларны игътибарда тотарга, кич йөртмәскә кирәк. Күп әйбер шуннан башлана. Зурларга ияреп, исерткеч эчемлекләргә үрелгәннәр дә очрый. Сәгать 10 нан соң йөргән өчен исәпкә куйган чаклар бар, – ди әңгәмәдәшем. – Замана баласын тәртипсез дип әйтеп булмый. Алар белән эшләргә генә кирәк. Телефонда күп утыргач, аз хәрәкәтләнәләр.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре