Дәүләт Советы депутатлары йомгаклау утырышы үткәрде. Шуның белән алтынчы чакырылыш парламентының эше төгәлләнә. Сентябрьдә исә җиденче чакырылышка сайлау узачак. Биш еллык эшкә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бәя бирде.
Утырышның көн тәртибендә 26 мәсьәлә, шул исәптән 7 федераль закон проекты һәм 10 республика законы проекты бар иде. Аерым алганда, депутатлар Татарстанда хәмер сату урынын һәм вакытын чикләү турында закон проектын кабул итте. Ул торак йортларның беренче катында урнашкан исерткеч эчемлекләр сатучы кафеларга кагыла. «Мондый туклану урыннары анда яшәүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра», – диде Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Арсланов. Билгеле булганча, әлеге проблема тәүге тапкыр гына күтәрелми. Әмма 2024 елның 1 апреленнән федераль закон нигезендә төбәкләргә торак йортларда урнашкан кафеларның (рестораннарга кагылмый. – Ред.) эш сәгатен чикләү хокукы бирелде. Закон проектын тәкъдим итүчеләр мондый урыннарында 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итте. Чикләү 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.
Моннан ары үз хезмәтләрен мәҗбүри тагучы урам бизнесына карата штрафлар да гамәлгә керәчәк. Депутатлар закон проектын бертавыштан хуплады. Беренче тапкыр тәртип бозучыларга кисәтү яки 1,5 мең сумга кадәр штраф, ә шуннан соң да акылга утырмаучыларга 3–5 мең сум күләмендә штраф каралган.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшен бернинди арттыруларсыз үзенчәлекле дип атарга мөмкин. «Соңгы биш елда безнең барыбызга да алда торган бурычларны яңа шартларда хәл итәргә туры килде, – диде Татарстан Рәисе. – Әлеге катлаулы чорда ярдәм күрсәтүләре өчен без Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтебезне белдерәбез». Аның сүзләренә караганда, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан тотрыклы социаль-икътисадый үсешен дәвам иттерә. «Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең өзлексез эше, дәүләт ярдәмен тормышка ашыру бәрабәренә былтыр республикада тулай төбәк продукты 4,32 триллион сум тәшкил итте. Соңгы биш елда әлеге күрсәткеч 112 процентка үсте. Татарстанда өченче ел рәттән рекордлы торак мәйданнары кулланышка тапшырыла. Узган ел төп капиталга инвестицияләр күләме – 1,18 миллиард сум», – диде Татарстан Рәисе.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә тукталып, Рөстәм Миңнеханов парламентның 1 июльгә 556 закон кабул итүен дә искәртте. «Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү мөһим вакыйгага әверелде. Гавами хакимиятнең барлык органнарын камилләштерү юнәлешендә җентекле һәм зур эш башкарылды», – диде. Аның әйтүенчә, әлеге үзгәрешләр милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырды, алдагы үсешкә юнәлеш бирде. «Киләсе чакырылыш депутатлары эше дә шундый ук нәтиҗәле һәм уртак максатларга ирешүгә юнәлдерелгән булачак дип ышанам. Биш елда сез бик зур эш башкардыгыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт!» – диде Татарстан Рәисе.
Йомгаклау утырышында бәхәс тә чыкты. Парламентта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2023 елда республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында хисап тотты. Башкарган эшнең нәтиҗәсе күз алдында: министр әйтүенчә, быел Татарстанда БДИ тапшыру күрсәткечләре илкүләм саннардан да зуррак. «Төгәл саннар 20 июльдән соң гына билгеле булачак, – диде ул. – Алдан алынган нәтиҗәләргә караганда, республика буенча уртача күрсәткечләр ил күләмендәге уртача саннардан зуррак». Министр хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда БДИда 100 бал җыючылар саны 361гә тигез, узган ел белән чагыштырганда, бу 162гә күбрәк. Агымдагы елда БДИда 2 укучы – 300 балл, 19ы – 200 балл, 317се исә 100 балл җыйган.
Депутат Ркаил Зәйдулла исә быел Татарстанда 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика сынавын нибары җиде укучы тапшыруын искә төшерде. «Моңа шаккатырга түгел, ә утырып еларга кирәк», – диде ул һәм татар теленнән имтихан сайлаучыларга вузга кергәндә кызыксындыру чарасы буларак, балл өстәү мөмкинлеген тәэмин итү турында әйтте.
«Елаудан файда юк, эшләргә кирәк», – диде министр. Аның әйтүенчә, быел унберенче сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика сынавын 7 кеше бирсә, былтыр аларның саны – 8, ә алдагы елда 1 генә булган. «Вузга кергәндә кызыксындыру чарасы буларак ун баллга кадәр өстәү мөмкинлеге каралган. Татар теленнән бердәм республика сынавын тапшыру да игътибарга алыначак, – диде Илсур Һадиуллин. – БДИны татарча биреп булмый, шуңа күрә без хәлдән килгәнне эшләргә тиеш». Ркаил Зәйдулла аңа тагын нидер әйтте, тик Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу – бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел», – дип, микрофонны сүндереп үк куярга кушты. Шуңа күрәме, укытучыларның хезмәт хаклары түбән булуга бәйле сорау да җавапсыз, дөресрәге, киләсе чакырылыш Дәүләт Советына калды.
Ахырда Фәрит Мөхәммәтшин, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясап, депутатларга рәхмәт белдерде.
https://vatantat.ru/2024/07/147072/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез