Утын сатам, кем ала? Мондый белдерү-игъланнан авыл гына түгел, шәһәр тирәсендәге бистәләрдә дә еш күренә. Йортларга инде күптән газ керсә дә, агач ягулыкның һәрвакыт кирәге чыгып тора. Мунчаны утын белен җылытучылар җитәрлек, хуҗалыкта башта эштә дә кирәге чыга. Сатып алсаң күпмегә төшә дә, кулыңа пычкы һәм балта алсаң, нәрсәне истә тотарга? «ВТ» хәбәрчесе утын әзерләүче һәм эзләүчеләр белән сөйләште, урман кагыйдәләрен белеште.
Икегә ал, бишкә сат!
Авыл кешесенең бик сирәге генә, элеккеге төсле урманга барып, корыган агач җыя һәм утын әзерли. Хәер, хәзер инде утын ягып җылынучы авыллар юк дәрәҗәсендә. «ГазпромТрансгазКазан» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда газлаштыру программасы 99,6 процентка үтәлгән. «Утын ягучы авыллар юк. Авылларда газ кермичә калган берничә йорт бардыр», – диделәр безгә матбугат үзәгендә.
Газ булса да, утын барыбер кирәк. Һичьюгы мунча ягасы бар. Агач ягулыкны кайдан алырга? “ВТ” хәбәрчесе дә авылда яшәүче әнисенә утын юнәтерә ярдәм итте.
Кирәкле кешенең телефон номерын табу авыр булмады. Үзен Ришат дип таныштырган ир-атның утын сата башлаганына шактый еллар инде.
– Кеше утын мәсьәләсен көзен кайгырта башлый. Йөк ташырга машинам булгач, бер дә тик торасым килми. Җаен табам инде. 30–40 см итеп киселгән кипкән утынның бер машинасы 15–17 мең сум тирәсе чыга. Бездә өй җылытырга утын алучы юк. Авылларга газ кергән. Кешеләр мунчага дип сорыйлар, – ди Рифат. – Кыйммәт дисезме? Солярканың бер литры 60 сум тора. Менә шуннан исәпләп карагыз инде. Кайбер кешегә баласы утын кайтаруны сорый. Шәһәрдә яшәүчеләр вакланып тормый. Акчасын түли. Ә менә авыл кешесе гел бәя төшертүдә. Күпләп алып куярга да яратмыйлар. Бер машинага 7 кубометр утын керә. Шуны өч кешегә бергә алалар. Аннары кар да төшәргә өлгерми, яңадан шалтыраталар.
Рифат утынны урманчылыклардан сатып ала. Бер җирдән алып, икенчесенә илтеп кенә бирә инде. Бер машинадан 5–7 мең сум акча кертәм, ди.
– Урманга керүнең дә үз тәртибе бар. Диләнке алып, утынны үзебез әзерләп сатсак, акча эшләп була, – ди ул.
Рифат кебек акча эшләүчеләр Чистай районының Татар Баганасы авылында да җитәрлек. Исемен куймавыбызны үтенгән танышыбыз әйтүенчә, авылларында 15ләп гаилә утын сатып акча эшли икән.
– Бездә төп кәсеп шул инде. Урманчылыклардан утын кисәргә рөхсәт алалар да, әзерләп шуны саталар. Күбесе утын яра торган җайланма да алган. Авылыбыз янәшәсендә генә урман шаулап тора. Әмма күп кенә авыллар янында урман юк. Әнә шуларны безнекеләр тәэмин итеп тора инде. Тирә-як районнарга да безнекеләр утын ташый, – ди ул.
Алабуга районында яшәүче Рабига Кәримовага 74 яшь. Һәр көз утын сатып ала икән.
– Ирем исән чакта үзебез әзерләдек. Соңгы 6 елда гел сатып алам. Авылга китереп бирүче бар. Пенсиядән акчамны әкренләп утын өчен дип җыеп барам. Әле ярый, өйләргә газ кергән. 1985 елда ук рәхәткә чыктык инде анысы. Әле менә күршеләр мунчаларын да газ белән җылыта торган иткәннәр. Башта кызыккан идем. Аннары бер кереп юынып карагач, утын ягып җылытканга җитми инде, дип чыктым. Ягып керелә торган мунчаның исләре дә башка бит инде аның. Хәзер бит инде томалый торган мунчалар да юк. Ягып торасың, кереп юынасың. Мунча якмыйча бер атна да калганыбыз юк. Утынга киткән акчаны бер дә кызганмыйм, – дип сөйли Рабига апа.
Урманга керим, димә...
Анда керүнең үз тәртибе бар. Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова аңлатуынча, утын кирәк кешеләр министрлыкка мөрәҗәгать итә ала.
– Хәзер бар да электрон форматта башкарыла. Дәүләт хезмәтләре порталы аша министрлыкка гариза җибәрергә кирәк. Сезгә утын ни өчен кирәк, аны кайсы урманчылыкка барып алырга телисез – шуларны күрсәтеп язасыз. Аннары министрлык сезнең гаризагызны карый. Бәлки сез сораган урманчылыкта шартлар юктыр. Әгәр сезгә уңай җавап килә икән, шул язу белән урманчы янына барасыз. Гадәттә, халыкка дигән махсус диләнкеләр була. Бездә бәяләр кыйммәт түгел. Кеше утынны үзе әзерләп алса, 20 кубометрына 1 мең сум тирәсе акча түли. Тагын шунысы бар: утынны алган кеше хисап тотарга да тиеш, – ди урманчы ханым.
Ришат кебек алыпсатарларга нишләргә? Баксаң, кеше шәхси эшмәкәр икән, ул министрлык уздыра торган аукционда катнаша ала. Электрон сату-алу аша үзенә диләнке ала һәм шуны сата. Утын сатарга теләүче оешмалар да шулай эшләргә тиеш.
Бездә чират
Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев әйтүенчә, халык корыган агачларга да риза.
– Урманда авып яткан агачларны, корыган ботакларны җыеп алучыга беркем бернәрсә әйтми. Әмма урманга керәсез икән, без барыбер белеп торсак, яхшы инде. Ни дисәң дә, урманчы һәр почмактагы агачын да белә, андагы хайваннарын да исәптә тота, – ди Нияз Тәҗмиев. – Безгә һәр көнне 4–5 кеше килә. Без аларны махсус журналга теркәп куябыз. Чыкканнары да исәптә. Саклык ягыннан да кирәк. Өсләренә агач төшүе дә ихтимал, аюлар да күп. Бездә генә 16 аю санадык. Урманчыларга тимәсәләр дә, кешегә ташланырга күп сорамаслар. Шуңа күрә качып кына урманга кереп, матур итеп үсеп утырган агачка зыян салмагыз!
Утын кирәк булса, нишләргә?
Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Альмира Нуретдинова:
– «Татарстанда урманнардан файдалану турында»гы Закон нигезендә, гражданнар, кирәк булганда, йорт һәм ишегалды корылмалары төзү өчен 25 елга бер тапкыр – 100 кубометрга кадәр, 10 елга бер тапкыр йорт һәм каралты-кураларны төзекләндерү өчен – 50 кубометрга һәм елына бер тапкыр утын өчен 20 кубометрга кадәр күләмдә агач әзерли ала. Агач бүлеп бирүгә нинди дә булса ташламалар каралмаган. 10 кубометрдан кимрәк күләмдәге агач материалын гражданнар электрон теркәү документларыннан башка гына алу мөмкинлеге бар. Алар үз ихтыяҗлары өчен (җылыту, корылмалар төзү максатларында) мөстәкыйль рәвештә әзерләргә, аны ваклап сатып алырга һәм транспортларга хокуклы. Шулай ук санап үтелгән бу очракларда алыш-бирешне аерым декларацияләргә яисә агач материалын исәпкә алырга кирәк булмаячак.
Агач алу өчен гаризаны министрлыкка, өйдән чыкмыйча гына, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Татарстан Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша тапшырырга мөмкин. Хезмәт күрсәтүдән баш тартуның иң еш сәбәбе мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгълүматларын тулысынча язмавы яки агач сатып алу максатын дөрес күрсәтмәве тора. Агачка бәяне һәр урманчылык үзе куя.
Белеп тор!
Рөхсәтсез урман кискән кискән кешегә 3–4 мең сум, вазыйфаи затларга – 20–40 мең сум, юридик затларга 200–300 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, агачның токымына һәм аның үсү урынына карап та зыянны капларга туры киләчәк. 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян китерелгән очракта РФ Җинаять кодексының 260 нчы маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Бу кызык!
*Каен утыны өйне җылыту, камин, мунча өчен дә яхшы санала. Коры булса, озак, тигез яна. Кызуы күп, исе дә тәмле. Мунчачылар аны югары бәяли. Тик гел каен утыны якканда, төтен юлына бик тиз корым утырачак.
*Ылыслы агач утыны янганда шартлый, очкын чәчрәтә. Шуңа бик игътибарлы булырга кирәк. Кызуы яхшы, әмма тиз янып бетә. Мунчага тәмле сумала исе чыга. Корымы каен утыныныкыннан ким түгел.
*Зирек утыны озак яна, кызуы яхшы, корымы аз, исе тәмле. Борынгылар мондый утын яккан мунчада дәваланган. Ләкин коры урында үскән зирек кирәк. Сазлыкта үскән агачның утынын якканда, мунча исле була, хәлне ала.
*Имән утыны озак яна, кызуы күп була. Мунча өчен уртача яшьтәге агачның коры утыны яхшы. Карт агачның кызуына күп кеше түзми.
*Юкә утынының кызуы күп һәм хуш исле. Юкә мунчасы салкын тигәндә, үпкә авыруларыннан сихәтле.
*Усак утынының кызуы мактанырлык түгел, элек ул ярлылар утыны саналган. Әмма аны барыбер әзерләргә кирәк. Ул төтен юлларын корымнан бик яхшы чистарта. Мунчаны ягып бетерер алдыннан, бер-ике усак пүләне тыгып җибәрергә тырышыгыз.
Бәяләр
Ярып бирелгәне (1 куб. м) – 4 мең сум.
Ярылмаганы (1 куб. м) – 1,5 мең сум.
Урманчылыкта үзең әзерләп алганы (20 куб. м) – 1 мең сум.
Урманчылыкта әзерләнгәне (1 куб. м) – 2 мең сум.
Кибеттә
Ярылган каен утыны (10 кг) – 455 сум.
Әзер алмагач утыны (15 кг) – 640 сум.
Виноград утыны (800 грамм) – 650 сум.
Кайрысыз каен утыны (5 кг) – 387 сум.
Карелиядән кайткан каен утыны (10 кг) – 1200 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез