Чирмешән районындагы Тукай авылы мәчете Зәйнәп исемен йөртә. Авылдашлары Зәйнәп әби Кыямова үз акчасына төзеткән аны. Игелекле гамәлләр кылып яшәгән әбинең язмышы гына кызганыч. Йөзьяшәр карчык бүген Нурлат картлар йортында тәрбияләнә. Тукай мәчетенә кереп чыккач, сиксән чакрым юл узып, әбекәйнең үзен дә күрми китә алмадык.
Әгәр мәрхәмәтле авылдашлары булмаса, 20 ләп йортлы, утыздан артык кешеле Тукайда Аллаһ йорты булыр идеме икән? Авыл имамы Нургаяз хәзрәт Яруллин белән шул хакта сөйләшәбез. Клубы, кибете, мәктәбе – берние калмаган. Заманасында аягында нык басып торган зур колхоз булган. Колхоз таралгач, әнә шул бөтенлекнең чите кителгән. Яшьләр авылдан чыгып киткән. Бүген авылның иң яшь кешесе – 9 нчы сыйныф укучысы Илдар Яруллин. Ә иң өлкәне – мәчетне төзеткән Зәйнәп әбинең бертуган сеңлесе – 96 яшьлек Һаҗәр әби. Авыл әле бөтенләй картайган дип әйтеп булмый. Уртача яшьтәге гаиләләр дә шактый. Халкы мал-туар асрап көн күрә.
Элек авылның мәчете булган булуын. Тик анда бер мәртәбә дә намаз укылмаган. Болгавыр заманаларда мөмкинлек булмаган. Аннан ул авыл халкына клуб, мәктәп булып хезмәт иткән. 1960–1970 нче елларда аны бөтенләй сүтеп ташлаганнар.
– Зәйнәп әби колхозда эшләгән, сугыштан соң Мәскәүгә киткән. Гомер буе шунда яшәсә дә, туган авылына кайтып йөрде. 40 ел хәрби заводта хезмәт куйды. Пенсиягә чыккач, ун ел җыештыручы булып эшләде. 70 яшьләр тирәсендә авылга күченеп кайтты. Бер йорт алып, шуны төзекләндереп, җәй көне дача итеп тотты. Үзе исә, фатир алып, Нурлатта гомер итте, – ди Нургаяз хәзрәт. – Авылда мәчет төзетәсе килә, диде. Аның чыгымнарын үзе күтәрде. Бер ел эчендә таштан бик матур мәчет төзетте. Хәзер мондый гыйбадәтханә төзим дисәң, акча күп кирәк. Төзелеш материаллары да бик кыйбат бит. Кирәк-яракларны кайтартуда, эшчеләр табуда фермер Салават Камалов булышты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл салдырырга да акча бирде. Анда аның әтисенең исеме дә бар.
Нургаяз хәзрәт әйтүенчә, Зәйнәп әби беркайчан да әйткән сүзен үтәмичә калмаган. Зарлануны белмәгән, ирләрчә холыклы, көчле рухлы булган. Күрше авыл – Якты Тау авылы егете Сәлим белән гаилә корган. Кызганыч, балалары булмаган. Ире мәрхүм инде.
Авылда Зәйнәп әбинең тагын бер истәлеге калган. Заводта эшләгән елларда бик күп медальләр белән бүләкләнгән икән. Менә шул ядкарьләр тагылган костюмын, кая куйыйм инде боларны, дип аптырап торганда, Нургаяз хәзрәт: «Мәчеткә китер, истәлегең итеп сакларбыз», – дигән. Мәчетнең түрендә эленеп тора ул.
Шундый яхшы гамәлләр кылып яшә дә – картлар йортына эләк. Гаделме бу? Баласы булмагач, кая барсын? Башкача мөмкин дә түгел. Күңелдә ике уй көрәшә шулай. «Язмыш сынавы инде бу. Туганнары барып, хәлен белешеп тора», – ди хәзрәт. Без дә, әбекәйне күреп китик дип, Нурлатка юл тоттык. Ак яулыклы әбинең иңнәреннән сөеп, аңа рәхмәт әйтәсе килгән иде. Тик булмады...
Зәйнәп әбигә тиздән 101 яшь тула. Карап торышка нык күренә үзе, әмма зиһене какшаган. Без әбинең авылы өчен кылган игелекле гамәлләрен сөйләп күрсәткәч, шаккаттылар, хәтта ышанмыйча да тордылар. Өсте-башы чиста, янында 4–5 белгеч кайнаша иде.
– Безгә әбине өч ел элек социаль яклау бүлеге китерде. Үзе генә яшәгән, башта күршесе булышып торган. Аннан мөмкинлеге булмагач, монда китерделәр. Карау өчен көч тә, сабырлык та кирәк. Шифаханәгә барасың, дип хәйләләргә туры килгән. Тора-бара өенә кире кайтмаячагын аңлады. Арбада тартып йөрибез. Сәламәтлегеннән зарланганы юк. Йөрәге таза әле. Кәефе генә үзгәреп тора. Картлыкны бернишләтеп тә булмый, – диделәр картлар йортында.
Бөтенләй онытып бетермәгәннәр аны. Күптән түгел туганнары хәл белергә килеп киткән. Март аенда район башлыгы Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырган. Гасыр кичкән әбинең хәлләре шулайрак... Авылда азан яңгыраган саен, аңа бер савап языладыр кебек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез