Гаилә ул –
Эльза Хафизова (онык, кыз):
...диңгездәге кораб. Икең дә бер фикердә булганда гына, шул тормыш диңгезендә матур итеп йөзәргә була.
Мәгъсүм Төхвәтов (ул, әти):
...мәхәббәт ул. Яратып яшәгәндә генә бәхетле буласың.
Чулпан Төхвәтова (кыз, әни):
...якыннарыңның яныңда булуы. Янәшәңдә пар канатың, эшеңнән өйгә сөенеп өеңә кайту, бергәләшеп эшләү, ял итү. ГАИЛӘ корып, без КӨЧЛЕ НӘСЕЛ калдырабыз.
Сания Төхвәтова (әни, каенана, әби):
...бердәмлек. Ир – хатынны, хатын ирне тыңлау, ДУС яшәү.
ТӘРБИЯ
Чулпан бу гаиләгә 18 яшендә килеп керә. Әнә шуңа да сүз саен каенанасы Саниягә рәхмәт укый ул. Үз гаиләсендә алган тәрбиягә чит гаиләнеке дә килеп кушыла. Ни гаҗәп, Төхвәтовларда алар бертөслерәк була. Ике гаиләдә дә хөрмәт, өлкәннәрне олылау, ир хакы, тормышны бергәләп алып бару кебек сыйфатлар өстенлек итә.
Мәктәпкә 6 яшендә укырга кереп, аны 16да тәмамлап, 18 яшендә икенче курс студенты була Чулпан. Хәзер аңа 45 яшь. Ире Мәгъсүмгә – 52. Яшь аермабыз ныклы никах өчен бер дигән, ди ул.
– Безне Алабуга шәһәре очраштырды. Мин – Бәзәкә авылыннан, Мәгъсүм – Турайныкы. 1997 елның 29 августында язылыша алар. Егет тимерне кызуында суга. Чибәр кызны кулдан ычкындырасы килми, Чулпанны бик ярата. Әле дә, җае чыккан саен: «Мин сине яратам», – дип әйтә икән.
– Читтән торып укырга күчмәдем. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына белем алдым. 4 курста укыганда Эльзабыз туды. Ул чакта да укуны ташламадым. Каенанам, әти-әнием терәк булдылар. Укып бетереп, кулга диплом алдым, – ди Чулпан.
Бүген алар биш бала тәрбияли. Балаларның әби-бабай тәрбиясендә үсүләренә сөенеп туя алмыйлар. Эльзага 25 яшь. Быел нәкъ әти-әнисе кебек август ахырында Саба егете Нәзир белән гаилә корган. Икесе дә – укытучылар. 18 яшьлек Зөлфияләре Казанда медицина көллиятендә укый. 16 яшьлек Илүзә быел Чаллы шәһәрендәге медицина көллиятенә укырга кергән. Назыймга 12 яшь. Аны татарча укысын өчен Менделеев районының Песәй мәктәбенә биргәннәр. 4 яшьлек Фазилә балалар бакчасына йөри.
– Без дөрес яшәргә тырышабыз. Әгәр кеше дөрес юлда икән, тел дә саклана, дин дә, бер-береңә хөрмәт тә. Без дөрес юлда булуыбыз белән бәхетле. Иремә күбрәк әби тәрбиясе эләккән. Ул авылда остабикә булып торган. Кечкенәдән өйрәнгән догалар юкка чыкмаган, тормыш итә башлагач, иремнең күңелен тагын да җылытты гына. Гаиләбездә иң беренче булып ул дингә килде. 2019 елда хаҗга барып кайтты. Гаиләбездә татулык, тынычлык, – ди Чулпан. – Бергәләп намаз уку, ураза тоту, дини бәйрәмнәрне уздыру үзенекен ите. Без бер балага да яулык ябарга, намаз укырга кушмадык. Әти-әни үрнәк. Балалар исә синең көзгедәге чагылышың. ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР, диләр бит әле.
Биш баланың бишесе биш холыклы. Әниләреннән, ничек өлгерәсез, балаларга тәрбия бирергә вакытыгыз каламы, дим? Мәктәптә бит әле Чулпан апаларын көтеп торган күпме бала бар!
– Бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. Әгәр гаиләдә бер-береңне ишетү, күрү, тыңлау булса, яшәү рәхәт. Итәк тулы балаң булса да, бар эшкә өлгерәсең. Бездә проблеманы яшерү юк. Нәрсә генә булса да, уртага салып сөйләшәбез. Уйлаша торгач, бер-береңне тыңлагач, уртак фикергә киләбез. Бар да тыныч хәл ителә. Адәм баласы чишә алмаган проблема юк. Аның юлларын табарга гына кирәк, – ди Чулпан.
Төхбәтовлар күпбалалы булулары белән горурлана. Әле менә күптән түгел гаиләле булган кызлары өчен дә сөенеп торалар. Баштарак әниләре кызларының Сабага күченеп китүен авыр кичерә, әмма кияү белән сөйләшкәч, кода-кодагыйлар белән якыннан танышкач, бар борчулар юкка чыга. Эльзаның ирем әтиемә охшаган булса иде дигән теләге кабул була.
РУХ
Татар булуның беренче билгесе ул – миллилек.
– Калфак, түбәтәй, милли күлмәк кигән хатын-кызларга карап сокланам. Үзем дә милли күлмәк кияргә яратам. Татарны әллә каян белеп торуларын телим. Балалар да милли киемнәрне белеп үсәргә тиеш дип саныйм.
Яшәр өчен көч биргән кешеләр дип ТУГАННАРЫМНЫ атар идем. Берничә буын тату-дус яшәү менә ул милләтне, телне, нәселне саклау! Кайда гына яшәсәк тә, туып-үскән йорт үзенә тарта. Әти-әнием исән. Иремнең әтисе генә арабыздан китте. Әмма гаилә җылыбызны саклаучы ӘНИ бар. Өлкәннәр белән аралашып, аларның яратуын тоеп яшәгәндә, аларын кадерли алганда, без бәхетле. Андый кешенең теле дә, дине дә, милләте дә бәхетле була.
ТЕЛ
Рухи яктан үстерүче – туган тел.
Һәр милләтнең бердәнбере булган тел.
Татар барда яшәр әле тел.
Ышана бит, инана бит күңел гел. Рәзинә Мөхияр
Төхбәтовлар, әгәр үз телебездә аралашсак, татар теле беркайчан да югалмас, ди. Алар өчен авыз тутырып татарча сөйләшү – зур горурлык.
– Кем нәрсә әйтер икән дип куркып яшәргә кирәкми. Хәзер бик күпләр янәшәсендәге кешегә ияреп, үз телендә сөйләшми дә. ӘБИ-БАБАЙ ОНЫК белән вата җимерә рус телендә сөйләшә. Әйтәләр бит әле, баланы авылга татарча өйрәтергә дип кайтарып җибәрәләр дә, әбиләр русча өйрәнеп кала, дип. Телне саклау гаиләдә булырга тиеш. Без, татар теле укытучылары гына, өйрәтеп бетерә алырбызмы? Дөрес, дәресләр татарча уза, балалар белән үз телебездә сөйләшбез, Тик алар урамга чыккач, аны онытмыймы? Гаиләдә нинди тел беренче урында? Заманнан калышмыйбыз диясезме? Ә без ТАТАРЧА гына сөйләшәбез. Үз телебез якын, – ди Чулпан. – Татар телем – әби-бабам, әти-әнием, ничә буын туганнарым сөйләшкән тел. Шушы телдә сөйләшәбез, җырлыйбыз, тарихыбызны барлыйбыз. Тел – милләт ачкычы. Ул бетә икән, милләт бетә. Әбием, әтием, мин һәм кызым – укытучы. Безнең 223 еллык хезмәт стажыбыз бар. Без моның белән бик горурланабыз. Балаларга белем биреп, милләтне саклауга өлеш кертәбез.
Татар телендә сөйләшеп үссәләр дә, Төхвәтовларның балалары башкалардан ким үсми. Назыймны гына алыйк. Татарча укыйм дип башка авылга, күрше Песәйгә йөрсен әле! Менә ул – туган телгә мәхәббәт. Күңелендә бар икән, аны берәү дә алып ташламый.
Чулпан да улы кебек башка авылга йөри. Үзләрендә мәктәп юк икән. Әнә шуңа да Ижевка тугызъеллык мәктәбендә эшли.
– Балалар әти-әниләренең теләге буенча рус һәм татар сыйныфларына бүленеп укый. 24 ел ел эшләү дәверендә бик зур уңышларга ирештек. БДИны яхшы күрсәткечләргә биргән укучыларым күп, – ди Чулпан. – Укытучылар әти-әниләр белән бер уйда булганда гына телне саклый алачакбыз. Әгәр гаиләдә миллилек, ватанпәрвәрлек, үз җиреңне, телеңне ярату кебек сыйфатлар тәрбияләнмәсә, күңелеңне биреп укытканын, түгәрәкләрдә матур итеп сөйләргә өйрәткәнең дә юкка чыгачак. Кулны-кулга тотынышып тел сагында торыйк! Иң матур тел, иң гүзәл тел татар теле бит!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез