Без моны үз балаларыбызга да, кешенекенә дә әйтәбез инде. Сабыйлыктан узганнарны да кисәтергә онытмыйбыз. Өйрән инде үз телеңне, болай адәм көлкесенә калып йөрмә, дибез. Хәтта интернеттагы челтәрләрдә дә рус хәрефләре белән язган адәм бик өтек, хәтта телефонына татар шрифтлары урнаштыра белмәслек дәрәҗәдә зәгыйфь булып тоела. Тик аны беркем дә кызганып тормый: «Урнаштыр инде шул шрифтларны, рәхәткә чыгарсың», – дип, сылтамаларга кадәр бирәләр. Зиһене фәкыйрь кеше дә аңларлык итеп өйрәтәләр.
Болай кылану безгә шулкадәр гадәти нәрсә, табигый хәл булып тоела. Нәкъ менә шулай булырга тиеш шикелле. Бер карасаң, дөрес тә кебек инде ул, кешегә «үз телеңне белергә кирәк» дип әйтүнең бер сәерлеге дә юк кебек. Ләкин бу бик гайре табигый нәрсә. Гадәттән тыш хәл.
Кешегә үз телеңне бел, өйрән, үз телеңдә укы, сөйләш, яз, җырла, дип әйтергә кирәкми. Беркемгә дә. Беркайчан да. Чынлыкта шулай булырга тиеш бит.
Ана теле дип аталгач, аналар белән чагыштырыйк инде. Менә бала туа. Аңа беркем дә: «Үз анаңны им», – дип әйтми. «Үз анаңны таны», – дип тә әйтүче юк. «Анаңны ярат», – дип тә тукымыйлар. Барысы да үзлегеннән килеп чыга. Кечкенә сабый меңәрләгән хатын-кыз арасыннан үз анасына таба атлый. Әллә нинди яшь, чибәр, бай, затлы хатыннар арасыннан үз анасын иң кадерлесе итеп күрә, аны ярата. Бу табигый инде, нәкъ шулай булырга тиеш.
Тел мәсьәләсендә дә шулай булырга тиеш. Булырга тиеш түгел, шулай ул. Бер инглиз кешесе дә баласына: «Үз телеңдә сөйләш», – дип әйтми. Рус та әйтми. Бу ана сөтен имгән, әниеңне таныган һәм яраткан кебек үк табигый нәрсә. Кеше туа, үсә, теле ачыла, үзенчә сөйләшә башлый, шуннан соң бүтән телләрне өйрәнә. Үсешнең бер чылбыры инде.
Әмма бездә аз гына бүтәнчәрәк.
Без туктаусыз тукып торабыз, өйрәтергә тырышабыз. Кайвакыт бик уңышлы килеп чыккан сыман да тоела. Тик ахырдан барыбер бер үк нәтиҗә: үз телен белми һәм белергә теләми торган кешеләр хасил була. Уку-язу турында әйтәсе дә юк, сөйләшә белми хәтта. Кешенең һәм милләтнең табигый үсеш чылбыры өзелә, дигән сүз. Экологик катастрофа килеп чыга.
Моның сәбәпләре ата-аналарда, укытучыларда гына түгеллеген бөтен кеше дә аңлап тора инде. Ләкин күп нәрсә үзебездән дә тора. Без бәләкәйрәк чакларда «русча белсә, балам дәрәҗәле җитәкче булыр» дип өчетләнүче исәррәк кешеләр дә бар иде. Тик ул балаларның берсе дә бик әллә кем булмады, әти-әниләре шикелле үк тормыштан зарланып, русча сүгенеп яшиләр. Гаҗәп түгел, хәтта үз телен дә өйрәнә алырлык башы булмаган адәмгә кем нинди җаваплы эшне ышанып тапшырсын?! Боксчы, биюче, я берәр чиновник булса гына инде...
Күп телләр өйрәнүнең файдасы галимнәр тарафыннан да расланган. Ул кешенең уйлау-тоемлау сәләтен арттыра, баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, диләр. Белсеннәр, өйрәнсеннәр, әлбәттә. Русча да, инглизчә дә, «на всякий пожарный», кытайча да өйрәнсеннәр. Ләкин чит телләрне яхшы белү әле ул үз телеңне белмәсәң дә ярый дигәнне аңлатмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез