Үз урыныңны бел! Хатын-кызның урыны аш бүлмәсендә генәме?

Хатын-кызның урыны – аш бүлмәсендә. Таныш фикерме? Моның шулай булуына чын күңелдән ышанучылар да бардыр, мөгаен. Ләкин бүгенге заманда өйдә «хатын-кыз эше» һәм «ир-ат эше» дигән бүленеш булырга тиешме? Хатыннарын яраткан ир-атларга карата әйтелгән «чүпрәк», «каблук» сүзләре XXI гасырда үз-үзен аклыймы?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог, коуч Гөлшат Сафина ярдәм итте.

– Хезмәтне җенси билге буенча бүлү ул – искергән концепция, чынбарлыкка туры килми. Бүген хатын-кызлар да машина йөртә, ир-атлар да маникюр салоннарында эшли, визажист вазыйфасын да башкара. Гаиләдә дә ир белән хатын иртәдән кичкә кадәр эштә икән, кем беренче өйгә кайта, шул ашарга пешерә, балаларны мәктәптән яки бакчадан ала. Бу – бүген аптырарлык, «вот синең ирең уңган» дип мактарлык сәбәп түгел, ә нормаль күренеш. Еллар буе эш урынында да уңган-булган, матур итеп киенеп-ясанып та йөргән, балаларны да шәп итеп үстергән һәм өй эшләрен дә ял итеп башкарган хатын-кызлар урынына бу вазыйфаларны бүлешүне кулай күргән яшьләр килүе психолог буларак эчемә җылылык өсти.

Шуны да аңлау мөһим: һәр гаилә үзенчәлекле, һәм андагы рольләр ике партнерның да мәнфәгатьләренә һәм өстенлекләренә карап бүленергә мөмкин. Иң мөһиме, үз рольләре белән һәркем канәгать булсын.

– Ир кеше хатынына өй эшләрендә ярдәм итәргә теләмәсә?

– Аның ни өчен теләмәвен ачыкларга тырышыгыз: бәлки ул эштән соң арыгандыр яки ничек ярдәм итәргә белмидер. Бәлки аны балачактан «хатын-кызлар эшенә кысылма» дип үстергәннәрдер. Бурычларны бергәләп үтәүне тәкъдим итәргә мөмкин. Бу ачыктан-ачык аралашу бер-береңә ышанычны арттыру, якынаю өчен мөмкинлек була ала. Ике якны да канәгатьләндерү юлларын эзләү мөмкинлеген карарга кирәк. Шунысы да бар: ир-атлар гаилә эшләрендә катнашу кирәклеген аңлаган очракта үзгәрергә сәләтле.

– Безнең җәмгыятьтә хатын-кызның көен көйләгән ир-атларга «чүпрәк», «каблук» дияргә яраталар бит инде. Күп кенә ир-атлар менә шундый фикерләр аркасында, бик теләсәләр дә, хатыннары өчен «йомшак» булмый. Бу фикерләрдән ничек арынырга?

– Халкыбыз бу стереотиплардан арынып, чистарынып беткәнче, байтак вакыт узар кебек. «Мәмәйме син, хатын сүзен тыңлап торырга», «Әллә син каблук?» дип мыскыллап әйтелгән сүзләрнең шаһиты да булырга туры килә миңа. Ир-атлар «дус»лары тарафыннан булган мондый манипуляцияләргә бирешә икән, бу моңсу, билгеле. Үз-үзенә ышанган ирләр бу сүзләрне колагына да элми, чөнки аның өчен гаиләдәге тынычлык, хөрмәт һәм мәхәббәт мөһимрәк. Андый ирләр хатыны белән барын да уртага салып сөйләшә. Рух көче андыйларда ярылып ята. Ә «хатынның каблугы булмыйм» дип, акырып-бакырып киресен исбатлаган ирләр үз-үзләренә ышанмыйлар.

– Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтегезче, яшьләр арасында мондый мөнәсәбәт калдымы?

– Яшьләр арасында хис-кичерешләр турында ачыграк фикер алышу тенденциясе күзәтелә. Бу – уңай билге.

– Гаиләдә ир-атны кызганырга, жәлләргә ярыймы? Кирәкме?

– Гаиләдә ир-атны кызгану һәм жәлләү – четерекле мәсьәлә. Бер яктан, кайгырту һәм ярдәм рухи якынлык һәм мөнәсәбәтләрдә ышаныч булдыру өчен мөһим. Ир-атлар, хатын-кызлар кебек үк, ярдәмгә мохтаҗ, бигрәк тә авыр вакытларда. Хатын-кыздан аермалы буларак, хис-тойгыларын белдереп бармаган ирләр еш кына туып үскән йортларында «егетләр еламый», «малаймы син, түгелме, җебеп торма» һәм башка уй-күрсәтмәләр ишетеп үскәннәр. Ә татар халкында хатын-кызга ирнең терәге, таянычы булу, аның кызыксынуларын, эшен беренче урынга кую хас. Әмма шуны күзәтәм: егетләрне әниләре артык кайгырткан саен, өйләнгәч тә бала итеп күрүләре бәйлелеккә һәм үз-үзенә ышаныч кимүгә китерергә мөмкин. Әни–ул арасында сәламәт сепарация булмаган икән, үз гаиләсен коргач та бу ирнең тулаем үзаллы ир–хатын мөнәсәбәтләре төзеп, араларына башкаларны кертмәве шикле. Ир хатынына да, әниләргә дә игътибар белән «буу»; ярдәм итү һәм мөстәкыйльлекне хуплау арасында баланс табу мөһим.

– Мәсьәләнең икенче ягы турында да сөйләшик. Кайбер хатын-кызлар бөтен мөһим карарларны да үзләре кабул итә, акча эшли, өйдә дә ир-ат эшеннән куркып тормый. Аларны үзгәртеп буламы?

– Гаиләдә рольләрне үзгәртү мөмкин, әмма бу вакыт һәм ике якның да теләген таләп итә. Барлык мөһим карарларны үз өстенә алган хатын-кызлар стресс һәм арыганлык кичерергә мөмкин. Мондый хатын-кызларга һәрнәрсәне контрольдә тоту хас. Бу сыйфатлар сезгә хас икән, үзегезгә сорау бирегез әле: «Мин бу «баш» ролендә бәхетлеменме? Ә тормыш иптәшемә бу ошыймы?» Җаваплар уңай икән (ирегезнең фикере дә уңай булган очракта), димәк, сез бер-берегезне тулыландырасыз. Кемнеңдер, үзгәрергә кирәк, дигән сүзенә игътибар итмәвегез хәерле.

– Ә моның сәбәбе нидә соң? Ир-ат ролен үзләштергән хатын-кызларның тәрбиясе үзенчәлекле буламы?

– Аларның нинди гаиләдә (тулымы, тулы түгелме) үсүе, гаилә иерархиясе дөрес төзелгәнме, әллә соң ул кыз бала әнисенең төп киңәшчесе, эчеп кайткан әтисенә нәфрәт уты белән янучы бала булганмы; гаиләдә әнисе нинди роль башкарган – боларның берсе дә эзсез узмый. Шулай ук балачак, яшьлек травмалары, хаталары да кайчак хатын-кызны ир-ат ролен үзләштерергә мәҗбүр итә. Яки чын иркәбикә булып үскән кыз бала шулай ук бик иркә үскән егеткә кияүгә чыга һәм, ничарадан бичара, тормыш арбасын сөйри башлый. Җәмгыятьнең роле дә бар монда. Үзегез карагыз, бүген үсеп килүче кызларда егетләр сыйфаты күбрәк түгелме? Тәрбиячеләр, укытучылар моны еш ассызыклый. Әмма хатын-кызлар, хәтта җәмгыятьтә актив позиция алып баручылар да үз индивидуальлеген һәм хатын-кызлыгын саклап кала алалар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре