Соңгы арада җәмгыятьтә үз-үзенә кул салу, суицид кебек аяныч күренешләр артканнан-арта бара. Бу гөнаһтан ничек сакланырга?
Мөхәммәд хәзрәт МИФТАХОВ шушы четерекле мәсьәләгә ачыклык кертте.
– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Үз-үзегезне үтермәгез», – ди. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә бу гамәлне хәрам итте. Үз-үзеңне үтерү зур гөнаһ санала. Бу адымга барган кеше бу дөньядан гөнаһлы булып китә. Моның өчен бакыйлыкта бик зур җәза көтә. Бу дөньяда иң зур һәм катлаулы булып саналган проблема, борчу гомерен үз куллары белән үк өзеп, теге дөньяга күчкән кешегә уенчык кебек кенә тоелыр. Аның иң зур проблемалары ахирәттә башланачак. Шуңа күрә кеше нинди генә авыр хәлдә калса да, бу гөнаһтан сакланырга тиеш. Ислам дине кешенең газапларын киметү максатыннан аның үлемен якынайтуга да (эвтаназия. – Д.Г.) каршы.
:: Балалар, хәтта 80–90 яшькә җиткән өлкәннәр арасында да үз-үзләренә кул салу очраклары арта. Өлкәннәрнең кул салуы акылга зәгыйфьлек килүдән булса, ул җәһәннәмгә эләгәме?
– Җәһәннәмгә эләгү-эләкмәү бездән тормый. Кешене хөкем итәргә дә хакыбыз юк. Һәр очрак индивидуаль. Бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Әмма акылга зәгыйфь кеше суицидка барса, бу аның өчен гөнаһ булып язылмый. Ник дигәндә, ул үзенең нәрсә эшләгәнен аңламый, белештерми. Гомумән, акылдан язган кешенең бу дөньядагы эшләре, гөнаһлары язылмый. Әмма Кыямәт көнендә аңа үз имтиханы булачак.
:: Кешенең бу гамәле гөнаһ булып саналмаган башка искәрмә очраклар бармы?
– Бу очракта дүрт искәрмә бар. Әгәр кеше, әйткәнемчә, үз акылында булмаса, бәлагәткә ирешмәгән (җенси яктан җитлекмәгән. – Д.Г.) икән, аны янау, куркыту хисабына мәҗбүриләп, үз-үзенә кул салдырган булсалар, кеше бу адымга суицидның гөнаһ икәнлеген белмичә барса, ул гөнаһ дип саналмый.
:: Балаларга үзеңне үтерүнең зыяны турында ничек аңлатырга?
– Балаларга бу хакта күп сөйләргә ярамый. Үзләре сорамаса, бу теманы бөтенләй кузгалтмавың хәерле. Психологлар яшьләргә наркотиклар, аларның зыяны турында гел сөйләп, искәртеп торырга кушмый бит. Ник дигәндә, болай эшләгәндә, киресенчә, тыелган әйберне татып, эшләп карыйсы килү теләге көчәя генә. Суицид очрагында да шул ук хәл. Ул хакта гел искә төшереп торырга кирәкми. Ярамый, дип тукып торсаң, балада аны эшләп карыйсы килү теләге уянырга мөмкин. Ә инде ул бу темага үзе сөйләшергә теләк белдерсә, ата-ана баласының үз эченә бикләнгәнен күрсә, аңа бу дөньяда нинди генә проблемаң булса да, әлеге адымга барырга ярамаганлыгын, үз-үзеңә кул салып кына авырлыклардан котылып булмавын, киресенчә, бу адымнан соң проблемаларның башлануын аңлатырга кирәк. Дини тәрбия алып үскән бала да мондый адымнан ерак торачак.
:: Үз-үзеңә кул салу – шайтан шаяруымы?
– Шайтан һәрчак, кешеләр гөнаһ кылсын, бу дөньядан имансыз булып китсен, дип вәсвәсә кыла. Аның төп максаты – адәм баласын юлдан яздыру. Шуңа күрә үз-үзеңә кул салу да – шайтанның бер шаяруы.
:: Акчасын, бизнесын, эшен югалткан әзмәвердәй ир-атларның әлеге адымга бару очраклары да еш очрый...
– Монда гаеп кешенең үзендә. Алар еш кына бу дөньяга бирелеп, фани дөньяны Аллаһы Тәгалә дәрәҗәсенә җиткереп, акча артыннан куулары аркасында шушы
көнгә кала. Кеше хакыйкый рәвештә ахирәт турында уйласа, ул беркайчан да үз-үзенә кул салмаячак. Киресенчә, тапкан малы, акчасы артык калса, аны игелеккә тотарга тырышачак. Әгәр кеше акчасын, малын, көчен, куәтен игелеккә җибәрә икән, Аллаһы Тәгалә аның күңеленә шатлык сала, тынычлык, аңлау иңдерә. Шуңа күрә бу дөньядагы тормыш кына түгел, ахирәт турында да онытмаска кирәк. Әйтик, үз эшен ачар алдыннан кеше мәктәп, университетта укыганнардан тыш, бик күп өстәмә белем туплый. Болар белән параллель рәвештә дини белем дә тупларга кирәк. Бу үзенә күрә бер ахирәт тормышына әзерлек булачак.
:: Кеше бозык, күз тию аркасында да үз-үзенә кул салырга мөмкинме? Аны бу адымыннан туктатып, гомерен саклап калып буламы?
– Әйе, кеше бозык, күз тию аркасында да бу адымга барырга мөмкин. Бу очракта аны өшкерүчегә алып барып ярдәм итеп була. Ул үз-үзен дә өшкерә ала. Кешенең үзеннән дә күп нәрсә сорала. Әгәр кеше дин кануннарын үтәсә, намазын укыса, зекерләрне өйрәнсә, анда рухи иммунитет барлыкка килә. Адәм баласы гөнаһтан сакланып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәсә, аңа
бозык та, күз дә тими. Гөнаһ кылса, куркып калса яки бик нык ачуы чыккан чак булса, кешегә күз дә тияргә мөмкин. Эченә шайтан да кереп оялый ала.
:: Дөньяда яшисең килми башласа, үзеңне ничек кулга алырга? Андый чакта ярдәм итә торган дога бармы?
– Килер бер көн, кеше үлгән кешеләрдән көнләшер. Бүген замана рухи яктан да, матди яктан да бик авыр. Кеше даими рәвештә гаделсезлек белән очраша. Вазгыятьне динсезлек, рухи белем булмау да катлауландыра. Дөрес, мондый халәт, андый уйлар диндәге кешеләр арасында булырга мөмкин. Кеше бу тормыштан туйган икән, ул Аллаһы Тәгаләдән: «Йә Раббым, әгәр бу дөньяда яшәвем хәерле булса, яшәт, үлемем хәерле булса, бу дөньядан алып кит», – дип сорап дога кыла ала. Шуннан да артыгын эшләргә ярамый. Әйткәнемчә, үз-үзеңә кул салу катгый тыела. Нинди генә проблема булмасын, әгәр кеше белә торып, үз акылында була торып, үз-үзенә кул сала икән, мондагы борчулар аның өчен чүп кебек кенә тоелачак. Моның өчен теге дөньяда катгый җәза көткәнен истән чыгарырга ярамый. Рух та, җәсад тә ахирәттә йә ләззәтләнә, йә газапта булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез