Бар дөнья чистара, ямьләнә. Татарстанның барлык район-авыллары әле дә капка төпләрен, чишмәләрне, яр буйларын тәртипкә китерә. Сәбәбе бер – барысы да «ЭкоЯз» бәйгесендә катнаша. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгегә 1 меңнән артык гариза килгән дә инде. Республикада яшәүче 149 меңгә якын кеше чистарту өмәләренә чыккан.
Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, республикада 1 апрельдән санитар-чистарту икеайлыгы бара. Тирә-ягын тәртипкә китерүчеләр матурлык кына тудырып калмый, үз эшләрен бәйгегә дә җибәрә. Узган ел «ЭкоЯз» бәйгесендә катнашып, Чистайдан Степановлар гаиләсе җиңү яулаган иде. Өч бала тәрбияләп үстерүче бу гаилә төп призга лаек булды. Алар барсы бергә Санкт-Петербургка сәяхәткә барып кайткан.
– Чүп җыйган өчен бүләк биргәннәрен күргән юк иде әле. Безгә бәхет елмайса ярар иде дип, бәйге өчен мультфильм төшерергә булдык. Аны махсус программа белән эшләдек. Янәсе, кече кызыбыз суга пластик шешә ташлый. Олысы исә алай эшләргә ярамавын искәртә. Суга кергәч, чүпнең тагын да күбрәк булуын күрәләр дә бергәләп чистарта башлыйлар, – дип искә ала Ольга. – Мультфильм ясау чүп җыю гына булмады. Башта рәсемен ясадык, аннан шул курчакларны сөйләштерә башладык. Кыскасы, шактый вакыт һәм сабырлык кирәк булды.
Степановлар гаиләсе быел да йорт тирәләрен җыештырып кына калмаган, бәйгедә дә катнашкан.
Нурлат районының Яңа Иглай балалар бакчасы нәниләре тәрбияче апалары белән бергәләп бакча мәйданчыгын тәртипкә китергәннәр. Сабыйлар коелган яфракларны, ботакларны, кәнфит кәгазьләрен җыйганнар. Исегезгә төшерәбез: әлеге бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бүләкләү 2024 елның июненә тәгаенләнгән һәм җиңүчеләрне »Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экогаилә», «Экокоманда», «Экопартнерлар» һәм »Иң яхшы муниципаль белем бирү оешмасы» номинацияләрендә билгеләячәкләр.
Санитар-экологик икеайлыктан Менделеевск районының Турай авылы халкы да читтә калмаган. Алар барысы бергә өмәгә чыккан.
Мамадыш районының Тәкәнеш урта мәктәбе укытучысы Ильмира Рәхимова да бәйге турында ишеткәч, балаларны бер командага җыеп, чистарту эшенә керешә.
– Башта безнең командада 10 бала иде. Акрынлап аларның саны арта барды. Безгә башкалар да иярде. Һәркем тирә-ягын чистартуга кереште. Тирә-як авылларда яшәүчеләр дә өмәләргә кушылды, – ди Ильмира Рәхимова. – Мәктәп яны бакчасына агачлар утыртык. Укучыларның әти-әниләре бүләк итеп биргән кара карлыган, миләш куаклары хәзер мәктәп бакчасында үсәчәк. Мондый чаралар чисталыкка да өйрәтә, берләштерә дә, дуслаштыра да.
Балык Бистәсенең Бирдебәк авылының мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова бу бәйгедә күптән катнашырга хыяллана. Әмма өлгерми кала. Быел исә ул ныклап тотынган.
– Без тирә-ягыбызга бик игътибарлы булырга тиеш. Моның өчен, балаларны кечкенәдән үк табигатьне яратырга өйрәтә башларга кирәк. Без алар белән дә бергәләп чүп җыябыз инде. Авыл урамында пластик шешәләр күп. Аларга бу шешәләрне урамга ташларга ярамаганлыгын, тиешле урынга ташларга кирәклеген аңлатабыз. Безнең авылларда чүп-чарны аерып җыю өчен аерым контейнерлар юк әле. Куйсалар, тәртип белән салып барыр идек.
САН
«ЭкоЯЗ» бәйгесенә балалар бакчасы коллективларыннан – 318, мәктәпләрдән – 321, экологик оешмалардан –175, гаиләләрдән 101 гариза килгән. Икеайлык кысасында экология законнарын бозуның 1700 очрагы теркәлгән, 597 административ беркетмә төзелгән, 157 кисәтү ясалган. 788 мең сумлык штраф салынган. 2 шәһәр һәм 12 районның чисталыгын һавадан күзәткәннәр. Өстән яхшырак күренә – табигать законын бозуның 203 очрагы теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез