Ул елдагысы – 15,3 миллион кап кына. 2022 елда кешеләр чагыштырмача тыныч яшәгәннәр: 13 миллион кап дару эчкәннәр. Быел гыйнвар–октябрь сәүдәсе инде рекорд куеп өлгергән: антидепрессант каплары 19,1 милллионга җиткән. Кешеләр, стресс кичереп, депрессия кочагында яши. Һәм кызганыч, сан артуга таба бара.
Автор бу язманы караңгы фактлар белән чүпләп, кәефегезне бозу өчен язмый. Киресенчә, тарих тәгәрмәче әйләнгәндә, безнең өскә коелачак авырлыклар тузаны астында «Ничек күңел көрлеген сакларга, депрессиядән даруларсыз гына котылырга?» дигән сорауга җавап бирергә тырыша.
Бу көннәрдә кешеләр (күпчелек кешеләр дип әйтик инде) бәйрәм итә. Автор Яңа ел дип аталган ул бәйрәм хакында күп нәрсә әйтә алыр иде – әйтми, чөнки максаты башка. Бер нәрсәне генә искәртә: статистика күрсәтүенчә, Яңа ел каршылаучылар арасында суицид очраклары һәм табигый сәбәпләрдән үлүчеләр саны кискен арта. Тагын бер факт: үз-үзенә кул салучылар саны ялдан соң дүшәмбе көнне арта. Нәтиҗә ясыйк: кешеләр «буш вакыт» дип атый торган нәрсә асылда куркыныч. Әйтик, тиешле сәгатьтән күпкә артыграк йоклыйсың икән, начар кәеф белән уянасың. Шуннан соң тагын көнеңне бушны юкка аударып үткәрсәң, икенче көнең бик авыр булачак. «Дүшәмбе – авыр көн» дигән сүзне мин уйлап чыгармадым, ял көнеңне җилгә очыргансың икән, дүшәмбедә сине дистресс – төшенкелекнең куркыныч формасы көтә. Моннан котылуның юлы бер генә: тормышыңда буш вакытка урын калдырмау. Физик күнегүләр белән шөгыльлән, нинди булса да яңа бер нәрсә өйрән (мәсәлән, чит тел), гыйлем ал, гыйбадәт кыл… Бу искиткеч ял булачак, шуның өстенә бик күп бонуслар китерәчәк. Буш вакыт дип артыңны диваннан аера алмый ятсаң, башың үткән хаталарны, куркуларны, үз-үзеңне гаепләүләрне әйләнеп-әйләнеп уйлый башлаячак. Бу руминация дип атала һәм депрессиянең төп факторларыннан берсе булып тора. Cинең көннәрең – синең гомерең ул, син аларны никадәр күбрәк заяга сарыф итсәң, еллар үткәннән соң, ачы үкенеч хисе шулкадәр көчлерәк булачак.
Адәм балаларын бәхетсез итә торган бер нәрсә бар: яшәүнең максатын үзара узышуда күрәләр. Байлык ягыннан, дәрәҗә-абруй яулау ягыннан ярышка чыгалар. Бу – шундый ярыш: анда берничек тә җиңүче була алмыйсың. Иң кәттә машина алсаң да, юлыңда синекеннән затлырак машинага утырган әллә никадәр кеше очратачаксың, йорт төзү һәм бизәү белән дә шул ук хәл. Зиннәтле кием белән узышу да ачынудан башка берни дә бирми. Синнән яхшыракны кигән беренче кеше үк йөрәккә ук кадаячак. Инсульт һәм инфарктка китерә торган сәбәпләр менә шулай акрынлап туплана да инде. Көнчелек газабы җаныңны кимерәчәк, үч алу тойгысы күңелеңнән китмәячәк. Башкаларның хәлен тикшереп, көнне бушка уздырачаксың, гайбәт сөйләячәксең. Кешеләр арасында конфликтар шулай туа да инде. Һәр конфликт тормышыңны шулкадәр бозачак: бәхетнең ни икәнен белми яшәячәксең. Үзара узышуның мәгънәсезлеген аңлатып: «Торакның балчыктанмы, әллә төрле төстәге чит-ят кыйммәтле таштанмы салынуының әһәмияте юк. Белегез: салам түбә астында кешегә алтын түбә астындагыдан һич тә начаррак түгел. Кирәксез хезмәт белән бизәк өчен яки күрсәтү өчен генә тудырылган һәр нәрсәне кире кагыгыз», – ди борынгы Рим философы Сенека.
«Чын бөеклек күршеңне узып китәргә омтылуда түгел, ә үзеңнең кичәге халәтеңнән даими рәвештә өстен булырга тырышуда туа», – ди ислам дөньясының тугызынчы гасырда ук яшәгән күренекле галиме Ибраһим әл-Хәрби, ягъни үзең белән узышырга өнди. Аның бу фикере искерми һәм искермәячәк тә. Юк, сез тагын дөрес аңламадыгыз. Сүз кичәгедән матди яктан баерак булу хакында түгел. Мускуллар үстереп, физик яктан ныграк булу хакында да әйтелми. Боларын булдыра аласың икән, бик яхшы. Әмма яшәгән саен физик яктан зәгыйфьләнәсең, бу котылгысыз. Матди як та артка китәргә мөмкин. Син рухи яктан алга барырга тиешсең. Бүген кичәгедән аз булса да яхшырак булырга, гөнаһларны киметергә, изгелекне арттырырга. Кичә кешеләр белән узыша һәм алардан көнләшә идең, кемгәдер бирелгән Мактау грамотасы яисә абруйлы исем сине утларга төшерә иде. Моны туктат. Мәгънәсезгә ни өчен үз-үзеңне ялкынга салырга? Кичә син үзеңә кагылмаган нәрсәләргә кысыла идең. Бүтәннәрнең шәхси тормышын тикшерә, аның яшәү пространствосына үтеп керергә азаплана идең, бүген моны калдыр. Бу сиңа стресстан башка берни дә бирми. Имин яшәүнең Гомәр ибн әл-Хаттабтан алынган өч кагыйдәсен китерәм: «Сиңа кагылмаган нәрсәләр турында сүз кузгатма. Дошманнарыңнан ерак тор. Дусларың белән сак бул, Аллаһтан курыккан кешеләргә генә ышан, чөнки нәкъ менә алар гына тугры була». Беренче киңәшкә аеруча игътибар ит. Сүзләрең санын кимет. Исеңдә тот: сүзнең күплеге – акылның азлыгы билгесе ул.
Язмышыңда үзеңә язылган бәхетсезлекләргә һәм авырлыкларга үзеңне камилләштерү өчен стимул дип кара. Онытма: «стимул» дип элек хайваннарны куа торган очлы таякка әйткәннәр. Кайбер авторлар тормыштагы кыенлыкларны «мотвирующий пинок в зад» дип атыйлар һәм алар хаклы. Арткы яктан шулай китереп типмәсәләр, без ваемсызлык һәм гафләт караңгылыгында яшәр идек. Типкәннәрен көтмичә алга атлый алсаң, тагын да яхшырак. Үзеңнең кичәгедән яхшырак нөсхәңне булдыруны бүген үк, бу юлларны укыгач ук башла. Бу җиңел түгел, вакыт һәм даими күнегүләр таләп итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез