Узган ел Татарстанга 4 миллионнан артык турист килгән

Бүген Кукмара районында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетларының күчмә уртак утырышында туристлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Утырыш башланганчы профильле комитетлар әгъзалары Кукмара шәһәре предприятиеләре эше белән танышты, аерым алганда, таш эшкәртү заводында булдылар, «Рамазан икмәге» пешерү цехларын карадылар, ә Кукмара сәнәгать паркында «Триера» җәмгыяте чыгара торган көймәләрне барып күрделәр.

«Бүгенге уртак утырыш Кукмарада очраклы гына узмый, - дип ассызыклады Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов. - Кукмара эшкуарлары җирле һөнәрләрне саклый һәм үстерә, алар бүген Казаннан һәм Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, ә башка илләрдән дә туристларны җәлеп итә». Профильле комитет башлыгы шулай ук район җитәкчелегенә утырышны оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, Татарстандагы шәһәр яны юнәлешләре буенча караганда Кукмарага сәяхәт итү иң популяр юнәлешләрнең берсе, бу беренче чиратта инфратструктура уңайлыклары булдыруга бәйле. "Кукмара районы зур уңышларга ирешә: заманча парклар барлыкка килә, урамнар, юллар төзекләндерелә, транспорт йөри», - дип ассызыклады ул.

Татарстанда туризмны үстерү турындагы мәгълүматны Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тәкъдим итте. "Татарстан Россиянең иң зур туристлык үзәкләренең берсе булып тора, - дип ассызыклады Сергей Иванов. - 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикага 4,3 млн кеше килгән. Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар, Алабуга, Чистай, Тәтеш кебек безнең төп туристлык үзәкләребезгә килүчеләр артканнан арта”.

Сергей Иванов әйтүенчә, республикада туризм үсешенә уңайлы туристлык инфраструктурасы ярдәм итә - 27 меңнән артык кунакханә номеры, 2 халыкара аэропорт, 2 зур магистраль: М-7 һәм М-12 федераль трассалары, күп санлы истәлекле урыннар бар.

Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша, аның кысаларында 2024 елда республикада «Туристлык инфраструктурасын үстерү» һәм «Идарәне камилләштерү» төбәк проектлары гамәлдә була, барлыгы 306 млн сум акча юнәлдерелә. Соңгы 4 елда илкүләм проект кысаларында Татарстанда 1 млрд 969,5 млн сум күләмендә финанслар алынган, шулардан федераль бюджеттан 1 млрд 523,6 млн сум акча кергән. "Әлеге чаралар кысаларында 175 туристлык проекты хуплана. Сүз глемпингларны үстерү, җиһазлар сатып алу, пляжларны төзекләндерү, чаралар уздыру, Татарстан шәһәрләре үзәкләренең туристиклык кодын булдыру турында бара", - дип аңлатты Сергей Иванов.

Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе әйтүенчә, 2025 елдан «Туризм һәм кунакчыллык» яңа милли проекты гамәлгә ашырыла башлаган, аның кысаларында эшмәкәрләргә туристлык проектларына ярдәм итү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан бердәм субсидия бүлеп бирелә. Быел бу максатларга 269 млн сум акча каралган.

"Хәзер Татарстан Россиядә эчке туризм буенча, иң кызыклы туристик юнәлешләрнең берсе булып кала, - дип билгеләде Сергей Иванов. - Безнең барыбызга да яхшы таныш булган классик объектлардан тыш, соңгы елларда туристларны күбрәк җәлеп итә торган проектлар да бар: Арча районында «Могҗизалы урман», Яшел Үзән районында «Татар авылы», Азнакай районында «Чатыртау» һәм башкалар. Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, Кукмара шулай ук туризмны үстерү өчен алга киткән шәһәрләрнең берсе булып тора.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев билгеләп үткәнчә, районда туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. «Кукмараның республиканың туристлар өчен кызыклы районнар рәтендә булуында төп күрсәткечләр уникаль предприятиеләребез, мәдәни мирас объектлары, табигый-климат шартлары булу", - дип сөйләде Сергей Димитриев. Ул шулай ук районда гамәлгә ашырыла торган «Осталарның алтын куллары», «Зәңгәр таулар итәгендә», «Ял көне туры» һ. б. туристик маршрутларга җентекләп тукталды.

Моннан тыш, Кукмара районында вакыйгалы туризм үсеш ала, ел саен «Кукмара итекләре» фестиваль-ярминкәсе уза, чара «Russian Event Awards» халыкара премиясен отты. Шәһәрдә таристларны үзенә тарта торган урыннардан 19 гасыр уртасында төзелгән Петропавел чиркәвен һәм 18 гасырда салынган беренче Җәмигъ мәчетен атарга була. Фикер алышу барышында депутатлар бүгенге көндә туризм тармагы үсешенең кайсы юнәлешләре өстенлекле булуы белән кызыксындылар. Бу сорауга җавап биреп, Сергей Иванов башкалада гына түгел, бөтен республикада кунакханә инфраструктурасын булдыруның мөһимлеген ассызыклады.

Бүген комитет утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Документ Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча эшләнгән һәм республикада гаилә бизнесын үстерүгә юнәлдерелгән. Законда гаилә предприятиесе төшенчәсе һәм аның кече һәм урта бизнеста бер гаилә әгъзаларының катнашуын ассызыклый торган статус беркетелә. Гаилә әгъзаларына ир белән хатынны, ата-аналарны, балаларны, уллыкка алучыларны, әби-бабайларны, оныкларны, абый-энеләрне һәм апа-сеңелләрне кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук Татарстанның гаилә предприятиеләре реестрын булдыру да каралган, аны алып бару кагыйдәләрен республика Хөкүмәте билгеләячәк.

"Россиянең 20 төбәге үз кануннарына гаилә эшкуарлыгы төшенчәсен кертте инде. Федераль дәрәҗәдә дә бу мәсьәләне законнар белән җайга салу омтылышлары ясала", - дип билгеләде Рәгать Хөсәенов, закон проектын тәкъдим итеп.

Бүген утырышта каралган тагын бер закон проекты - күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны оештыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү хакында. Документ федераль дәрәҗәдә кредит оешмаларын сайлап алуга карата бердәм таләпләр билгеләүгә, шул исәптән капиталь ремонт фондының махсус счетларын ачуга бәйле рәвештә эшләнгән. «Кредит оешмаларын хәзеер рейтинг буенча сайлап алачаклар, - дип аңлатты Андрей Егоров. - Мондый алым капиталь ремонт чаралары туплана торган кредит оешмаларының финанс ышанычлылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Профильле комитет әгъзалары шулай ук Псков өлкәсе депутатларының закон чыгару инициативасын хуплады, алар туристлык эшчәнлеге нигезләре турындагы федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә, документ экскурсоводлар һәм гид-тәрҗемәчеләр эшен законлаштырып, аларның үзмәшгульләр, шәхси эшмәкәрләр яки ялланып эшләүчеләр статусын төгәл билгели.

/Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре