«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясенә
Беләсезме?.. Әбиемнең язмышын язу никтер кыен икән. Мин аны ничек башларга белмим.
– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!
– Кызым, эшне туктатып торыйк әле. Азан әйткәндә эшләргә ярамый, – дип, әни мине эшемнән бүлдерде. Мин исә көрәк тыгарга өлгергән буразнама чүгәләп утырдым. Әйе, нинди рәхәт тынлык, һәм шунда азан тавышы!
Азан әйтелеп бетүгә, әни минем янәшәгә басып, бәрәңге казырга кереште. Мин дә эшемне дәвам иттердем. Ә колакта һаман аваз тавышы яңгырый.
– Әбиең, йөгерә-йөгерә, намаз укырга кереп китәр иде. Гомере буе бер намазын калдырмады, – дип, әни әбием Маһисәрвәр турында сөйләп китте. Мин, әлбәттә, Сәрвәр әбием турында күп ишеткәнем бар. Ләкин аның турында тыңлаган саен тыңлыйсым килә. Сезгә дә әбием турында сөйләп үтәм...
Челтер чишмәле, җылы җилле Саба ягындагы борынгы Сатыш авылында туган минем Ак әбием. Зәңгәр күзле, озын толымлы, нечкә билле, сылу кыз булып үсеп тә җиткән. Бик яшьли намазга басып, чәчләрен яулык астына яшергән. Авылның чибәр егете Габдулла әбигә гыйшык тотып йөргән. Әбием дә тиздән аңа йөрәк серен ачкан. Шулай итеп, яшьләр кавышкан. Әбием имән баганалар белән эшләнгән капкалы өйгә килен булып төшкән. Ул вакытта Габдулла бабай авылда кибет тә тоткан әле. Озакламый, бер-бер артлы өч бала – ике малай һәм бер кыз туган. Тормышлары түгәрәк, бәхетләре чиксез булган. Ләкин җәйнең сугышлы иртәсе һәр гаиләгә начар хәбәр китергән. Бабам да, гаиләсен калдырып, бер букча асып, сугышка киткән. Ләкин икенче көнгә әйләнеп тә кайткан, чөнки юлда бер капчык ашлык тапкан. Шуны ничә чакрымнар буе, гаиләм ач булмасын дип, күтәреп кайткан. Кабат гаиләсе белән саубуллашып, зур юлга кузгалган. Әбием балалары хакына бик сабыр булырга тырышкан, ләкин бу аерылу сагышы аны берничә елга олыгайткан...
Сугыш чорындагы авырлыкны сөйләп бетерерлек түгел. Ирсез тормыш, көне-төне бер телем икмәккә колхоз фермаларында, басуларында эшләү, бөтен авыр хезмәтне кечкенә генә җилкәдә күтәрү, бар тапканны, булдырганны фронтка җибәрү, әле өйдә кечкенә балалар... Шул вакытта да аның өеннән кеше өзелмәгән. Олысына да, кечесенә дә төрле яклап ярдәм итәргә тырышкан. Өметсезләрдә өмет уты кабызырлык сүзләр әйткән. Әбием һәр көнне бер намазын да калдырмаган. Ач көннәре, авырган, арыган, хәлсез көннәре булса да, Аллаһ каршысына тезләнеп, яшәргә көч алган.
Сугыш башлануга, бабайның кибете дәүләт милкенә күчерелә. Озакламый сыеры да үлгәч, бөтенләй ачлык башлана. Көннәрнең берсендә әбинең кечкенә улы Хәйдәр шомырт агачына менә. Шулхәтле ашыйсы килә: бик биеккә менә. Аяку-куллары да хәлсез булгандырмы, гәүдәсе аска оча, ләкин бер аягы ботакка эләгеп, бик каты яралана. Хәйдәр бабайның аягы бик каты шешә башлый. Әбием аны «уфалла» арбасына утыртып, тауга каршы, 10 километр читтәге район хастаханәсенә алып менеп китә. Хәйдәр бабайның аягын кисәргә дип әйтәләр. Ләкин әби, табибларга каршы килеп, үзенең дәвалаячагына ышанып, яңадан 10 километр, арба өстерәп, авылга кайтып китә. Юл буе елый-елый, дога укып кайта ул. Шулай итеп, төрле үләннәр белән бабайның аягын бәйләп, аның савыгуына ирешә. Аллаһның рәхмәте, аяк төзәлә.
Габдулла бабай баштагы чорда үзенең исәнлеген белгертеп, әбигә хатлар юллый. Ләкин озакламый, аның хәбәрсез югалуы турында хат килә. Әби һәр намазында аның исәнлеген сорап, дога кыла. Ләкин сугыш бетә, исән ирләр өйләренә кайта, ә әбинең өенә атлап керүче булмый...
Тормышының тагы да авыррак чоры башлана. Сугыш чоры тормышында тигезләнгән һәр гаилә, хәзер исә, ирлеләргә һәм ирсезләргә, әтилеләргә һәм әтисезләргә бүленә. Әби янына хәл сорашкан булып, күрше-тирә ирләр кермәкче була. Ләкин ул берсен дә үзенә якын китерми. Ире алдындагы сафлыгын беркайчан да югалтмый.
«Әбиең бер вакыйганы елый-елый сөйли иде», – ди әни. Бервакыт сугыш беткән вакытта, әби сарык сатып ала. Сугыштан соң бераз хәлләнеп китеп булмасмы дип өметләнә. Ләкин берничә көннән сарыгы югала. Күп тә үтми, аның капкасы өстеннән сарыкның аякларын ишегалдына атып китәләр. Әби бу хәлне күреп, сарык аякларын кочаклап, кычкыра-кычкыра елый. Ул аның кем эше икәнен дә белә. Йөрәге белән елый, ләкин күрше-тирә белән ачуланышып яшәргә ярамый дип, каршы дәшми, белгәнен сиздермичә, ачык йөз күрсәтеп яши.
Озакламый балалар да кул астына керә башлый. Яшьләре кечкенә булса да, өченче сыйныфтан кызы шәл бәйләп сата, ә уллары колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Буй җитүгә, кызын колхозга бригадир итеп куялар. Ул авылны торгызуда, колхозны үстерүдә зур хезмәтләр күрсәтә. Авылга күп агачлар утырттыра. Шулай итеп, тау битләрендә полосалар барлыкка килә.
Шулай итеп, әбинең һәр баласы үсеп, тормышлы булып, авылда хөрмәтле кешеләр була. Алар ясаган агач эшләнмәләр хәзер дә авылның яме булып тора.
Мин бик кечкенә яшемдә әбинең намаз укыганын тыңлап утырган идем. Шул вакытта аның: «Ирем Габдулла исән булса, берәр җирдә гаилә корып калган булса, барысы да исән-сау булсын. Бәхетле булсыннар, гомерле булсыннар. Әгәр дә үлгән булса, урыны оҗмахта булсын», – дип, теләкләр теләгәнен ишеттем. Ә хәзер әни дә әбинең шундый теләкләр теләве турында сөйли. «Әни, ә ничек шулай теләп була? Габдулла бабай читтә тормыш корып калган булса, гомер, бәхет теләп буламыни?» – дип сорыйм. «Әбиеңнән була иде», – дип җавап бирде әни. Шушы гамәле белән өчен дә әбинең нинди мәрхәмәтле кеше булганын әйтеп була. Күңелдән чыккан иң изге теләге...
Әйе, әби бабайны гомер буе көтеп яшәде. Балалары, оныклары, оныкчыклары өчен яшәде, һәм ураза вакытында, намаз укыгач ятып торган арада фани дөньяга күчте. «Әби, йоклыйсыңмы әллә?» – дип барып эндәшкәннәр үзенә. Әби исә, елмаеп, җан биргән. Ак әбиемнең, шулай итеп, ак яулыгын йөзенә салганнар...
Әбием, һичшиксез, синең урының оҗмахта. Иң зур теләгем: анда Габдулла бабай белән бәхетле бул... Безнең өчен сөенеп ят дип, теләк теләп, кул күтәрәм. Әйе, мәрхәмәтле әбиемнең йөрәге, һичшиксез, миңа да күчкәндер. Мин бит аның – оныкчыгы! Әйе, мин – Ак әби оныкчыгы!
Гүзәл Мөхлисова, Биектау.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез