ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Бабаем – бөек шәхес

“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.

https://vatantat.ru/2025/04/166732/

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе

Сүзем – гади генә, искиткеч матур табигатьле Кукмара районына кергән, Сабанчино (халык телендә Аты) авылында туып үскән һәм шунда гомер кичергән бабаем (әниемнең дәү әтисе), Камалетдинов Газиз Камалетдин улы турында. Бабай 1915 елның 3 маенда дөньяга килгән. Егет булып җитешкәч, 1937 елда аны армиягә алганнар. 1939 елга кадәр ул Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Армия хезмәте тәмамлангач, бабайны башка солдатлар белән бергә Финляндиягә Фин сугышына җибәрәләр. Аннан соң туган авылына кайтып, озак та үтми, 1941 елның 22  июнендә, чәчәкләрне кара күмергә әйләндереп, фашистлар безнең җиребезгә ерткычларча басып керәләр. Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам да беренчеләрдән булып фронтка китә. Ул сугышта артиллерист (туптан атучы) була. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә. Тоткынлыкка эләккән совет солдатларын Оршанское Гетто дип аталган коточкыч җәзалау урынына туплыйлар. Анда ул татар халкының атаклы язучысы Нәби Дәүли белән таныша. Язучы «Яшәү белән үлем арасында» исемле әсәрендә тоткыннарның фашист концлагерендагы авыр һәм газаплы тормышы турында күп язган. Повестьта язылган хәлләр белән бабамның сөйләгән хатирәләре арасында бик күп охшашлыклар бар. «...Җимерелеп, актарылып беткән урамнар буйлап бара-бара, кызгылт таштан салган бина янына килеп туктадык. Бу Орша төрмәсе иде. Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Бу немецлар тарафыннан Россия җирендә ясалган беренче лагерьларның берсе иде...» – дип яза Нәби Дәүли. Тоткынлыкта бик күп кеше һәлак була, кайсыларын атып, җәзалап үтерәләр, кайсылары алган яраларыннан, кайсылары төрле йогышлы авырулардан үлә. Үлгәннәрне тирән зур базларга өеп, күмеп калдырганнар. Бу – билгесез солдат каберләре...

1942  елның апрель аенда исән калган әсирләрне, вагоннарга төяп, Германиягә алып китәләр. Германиядә әсирләрне төрле концлагерьларга урнаштыралар. Билгеле, аларны монда фашистка кол булып, иң авыр эшләрне башкарыр өчен алып килгәннәр. Бабам немецларның иң кырыс дип саналган концентрацион лагерьларның берсе булган Заксенхаузен «үлем лагере»на эләгә. Бу концлагерь Германиянең Ораниенбург шәһәрендә урнашкан була. Шул лагерьда Иосиф Сталинның олы улы Яков Джугашвилиның да булганы билгеле. Монда фашистлар әсирләрдән мыскыллап көлгәннәр, кимсеткәннәр, кыйнаганнар, хәтта алар өстендә медицина тәҗрибәләре, төрле сынаулар үткәргәннәр, үзләренә буйсынырга теләмәүчеләрне шунда ук атып үтергәннәр. Бабам барлыгы өч концлагерьда булган. Ул ачлык, хурлык, мыскыл итү, көндәлек авыр хезмәт, бик күп газап күргән. Без боларны хәтта күз алдыбызга да китерә алмыйбыз.

1945  елның апрель башында Совет гаскәрләре аларны азат итәргә җыенгач, фашистлар концлагерьдагы барлык тоткыннарны атып үтерергә карар кылалар. Инде үлемгә «чират»та торганда, бер немец солдаты, ишарә ясап, берничә тоткынга качарга мөмкинлек бирә. Алар арасында минем бабаем да була. Немецлар арасында да, күрәсең, кешелеклелеген югалтмаганнары булган. Бабай аның турында соңрак, шаяртып, «әйбәт фашист» дип сөйләгән.

Шулай итеп, әсирлектән качкан бабам, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хезмәтен дәвам иттерә. Җиңү көнен бабай Германиянең Берлин шәһәрендә каршы ала.

Үзенең сугыштагы батырлыклары өчен бабаем күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ордены, Фронтовик ордены, Георгий Жуков исемендәге медаль, Германияне җиңгән өчен медаль, Бөек Җиңүнең 20 еллыгы, 30 еллыгы, 40 еллыгы, һ.б. юбилей уңаеннан бирелгән медальләр һәм бик күп рәхмәт хатлары бар. Әлеге көнгә кадәр без аларны кадерләп саклыйбыз.

Туган авылына бабай 1946 ел башында әйләнеп кайта һәм авылда колхоз бригадиры булып эшкә урнаша. Ул әле авылда бик данлыклы балта остасы да булган.  Кызганыч, бабамның бертуган абыйсы Галәветдин сугышта һәлак була. Аның гаиләсе, нәни улы Марат ятимлек ачысын тоеп үсмәсен дип, бабай абыйсының тол калган хатынына өйләнә. 1949 елда дәү әтием Илдус (әниемнең әтисе) дөньяга килә. 1989 елда әби үлеп китә, шуннан соң бабам улы Илдус тәрбиясендә яшәп, 2000 елның 4 маенда, 85 яшен тутырып вафат була.

Бабамны бөек шәхескә тиңләргә хакым бар, чөнки минем бабаем – безгә тыныч тормыш бүләк иткән күп кенә көрәшчеләрнең берсе. Ул, үзенең туган илен яклап, фашист армиясен җиңүгә өлеш керткән. Һәр ел саен без Җиңү көнен шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән каршы алабыз. Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел 80 ел. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Казан,
Ильяс Фәйзрахманов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре