ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Елгадан кызыл кан акты

“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе

Җиңү бәйрәме якынлашса, ветераннар тынычлыкларын югалталар. Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән дуслары күңелләрендә яңадан җанланалар. Аларның күз карашлары: «Безне онытмагыз!» – дияләр кебек.

Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыннан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның кайгы-хәсрәте мәңге онытыласы, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел.

Ветераннарыбызның да сафы сирәгәя. Хәзер инде алар бармак белән генә санарлык. Җиңү бәйрәме җитү белән аларның да иске яралары яңара.         Безнең мәктәп музеенда, сугыштан бер аяксыз инвалид булып кайткан Миронов Григорий Ивановичның үзе исән вакытта аерым дәфтәргә язып барган истәлекле язмалары  саклана. Бу дәфтәр 1995 елның гыйнвар аенда автобиография язып башланган. Аннан соңгы битләрдә төрле елларда төрле җыелышларда, Җиңү бәйрәменә багышланган митингларда укучылар алдында ясаган чыгышлары язылган. Үзе язган шигырьләре урын алган. Ул бу язмаларны, үзенең күргәннәрен яшь буынга, ягъни безгә истәлек-мирас итеп язып калдырган. Аның бу истәлекләрен тетрәнмичә уку мөмкин түгел, ирексездән күзгә яшь килә. Григорий абыйның үзе турында язып калдырган язмасын бернинди үзгәртүләрсез сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итүне үземнең изге бурычым дип саныйм.

«Мин, Миронов Григорий Иванович, 1924 елның 30 июль көнендә Кукмара районы Кече Чура авылында крестьян семьясында туганмын, 7 класс белемле. 1940 елда 16 яшем тулып килгәндә, Казан каласындагы 1 нче номерлы ФЗО мәктәбендә 6 ай укып, 4 нче разрядлы арматурчы профессиясе алып, армия хезмәтенә киткәнче Казан каласындагы 14 нче трестта эшләдем. 1942 елның март аенда Вахитов район хәрби бүлегеннән Совет армиясенә чакырылдым һәм 361 нче укчы полкта хезмәт иттем. 1942 елның апрель башында үз теләгебез белән язылып, хәрәкәттәге армиягә, Ватан сугышына киттек. Беренче мәртәбә Воронеж каласын азат итүдә катнаштым. Монда безнең частьлар 260 км арада оборонаны өзеп, танклар белән немец тылына үтеп керделәр, артта резервлар булмау сәбәпле, кабат чигенергә мәҗбүр булдык. Мин бу сугышта җиңелчә яраландым. Дивизия зур югалтулар нәтиҗәсендә май аенда өстәмә көчләр алды. 98 нче армиянең 170 нче дивизиясе 422 нче полкында укчы-автоматчы, политрукның адъютанты булып, полк һәм дивизияләр арасында донесениеләр йөрттек. Немецларның Орел–Курск дугасында яңа һөҗүмгә хәзерлеген ачыклау буенча немец тылына разведкага барып, немецлар окобыннан «тел», тере килеш бер немецны тотып штабка алып кайтып бирдек. 1943 елның 5 нче июль көнне башланып киткән Орел–Курск дугасы сугышларында катнашып, Орел–Белгород һәм күп кенә авыл, поселок тимер юл станцияләрен фашистлардан азат иттек. Бу сугышларда бигрәк тә истә калганнарның берсе Невен елгасының уң як ярында иң уңайлы позицияләргә урнашкан немецларның беркем дә җиңә алмаслык күпсанлы яңа чыккан «тигр», «фердинант» танкларына каршы танклар сугышы булды. Бу Прохоровка авылы янында иде, анда безнең яктан да бер меңнән артык танк катнашып, җиңү безнең якта булды. Сугыш кырында тимер таулары гына өелеп калды. Үле гәүдәләрнең дә бөтеннәре бик сирәк, күпчелек янгыннан калган аерым баш, аяк, кул һәм кеше гәүдәләре генә бар иде. Ике көн буенча яктылык күренмәде, төтен тузан булып торды, Невен елгасыннан су түгел, кызыл кан акты.

Орел, Белгород шәһәрләрен азат итү хөрмәтенә, гомумән Орел–Курск дугасындагы уңышлар өчен беренче мәртәбә Мәскәү шәһәрендә салют бирелде. Безгә, сугышчыларга, Рәхмәт хатлары һәм орден, медальләр тапшырдылар. Миңа «За боевые  заслуги» медале бирделәр. 1943 елның август аенда Белорусия фронтына җибәрделәр. Гомель шәһәре өчен барган сугышларда 18 август көнне авыр яраланып, 15 сентябрь көнендә гангрена башлану сәбәпле, аякны кистеләр. Курск, Сызрань, Улан-Удэ шәһәрләрендә 7 ай буенча госпитальләрдә дәваланып, 1944 елның март аенда госпитальдән бер аяксыз, 34 кг авырлыкта чыктым да, инвалид булып, туган авылга кайттым», – дип язып калдырган ул үзенең истәлек дәфтәрендә.

Сугыштан кайткач, бар көчен туган колхозына ярдәм итүгә бирә. Авылның  Бөек Ватан сугышы ветераны һәм «Атказанган колхозчы» исеменә лаек булган хөрмәтле кешесенә әйләнә. Үз көче белән авылдагы зират коймаларын яңартып, тәртипләп тотучы да, 1946 елдан башлап һәр яз саен күпер, елга һәм буа буйларына 50 шәр төп агач утыртып баручы да шушы олы йөрәкле, тынгысыз, бер аяксыз,  авылдашлары әйткәндәй «Аксак Гөри» була.

Ару белмәс ветеран 2000  елда вафат була. Тыныч йокла, без синең алдыңда баш иябез, хөрмәтле ветераныбыз.

      Лидия  Хәсәнова,

Кукмара, Село-Чура авылы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре