ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Истәлеккә хатлар гына калды

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе

Бу язмамда мин 80 елга сузылган гаҗәеп тарих, фронтта хәбәрсез югалган герой бабам Галәметдинов Габдрахман һәм аның гаиләсе турында сөйлим. Ул Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында 1904 елда дөньяга аваз салган.

Әтиемнең әтисе Габдрахман бабай, сугыш башланып ике ай узгач, 1941  елның яңгырлы 27 августында өч баласын, хәләл җефете – әбием Бибиҗамалны калдырып, сугышка китә. Бабай сугышка киткәндә, әтием Габделбарый өч яше дә тулмаган сабый була әле. Аларның балачаклары булмаган да диярлек: ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иттерә.

Әтием сөйләгәннәрдән:

– Әтиемне сугышка озатканны әз генә хәтерлим. Әнинең яулык чите белән күзләрен сөртә-сөртә елаганы, мине аллы-кызыллы одеялга төреп, кыр капкасына кадәр әтине озатырга алып барганы хәтеремдә мәңге онытылмаслык булып уелып калды.

Әбием Бибиҗамал, ишле гаиләне туйдыру өчен, колхозда көне-төне эшли. Бабайның сугыштан исән-сау кайтуын көтә ул. Сагындырып кына хатлар да килә. 1942 елда алар килүдән туктый. Әбиемә, 1947 елда ирегез хәбәрсез югалды, дигән хәбәр генә килеп ирешә. Бабамның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат тә булмый. Авылда аны сатлыкҗан дип атаучылар да табыла. Әби гомере буена бабайны көтеп яшәде. Ул, авыр сүзләр ишетеп, төннәрен качып елый торган булган, аның һәлак булганлыгына ышанырга теләмәгән. Көткәне генә бушка була, бабай  кайтмый...

Әбием 83 яшендә, 1989 елда гүр иясе була. Бабамны эзләү эшләрен апам Миләүшә дәвам иттерә. 1980 нче елларда хәрби комиссариатларга, эзтабар отрядларына хатлар яза. Ун, егерме, утыз, кырык ел уза, әмма бернинди мәгълүмат тә тапмый. 2022 елның 9 май алдыннан телевизордан яңа материаллар ачылу турында әйтелә. Шуннан соң  эзләнүләр тагын башлана.  Дүрт кешенең мәгълүматлары бер төслерәк булып чыкты. Хатынының да исеме бер үк,  туган елы һәм туган урыны да шул ук. Ахыр чиктә бу безнең бабай булып чыкты. Төрле җирдә исеме төрлечә язылган икән.

Ул Калуга өлкәсе, Юхновск районында 6000 нән артык каһарман белән бергә җирләнгән. Бабам 43 нче армиянең 53 нче укчы дивизиясендә сугышкан. Мәскәү өчен  барган сугышларда катнаша. 1942 елның 3 апрелендә Калуга өлкәсенең Юхновск районы «Красная горка» плацдармында һәлак була. Бабайның ике баласы  исән: әтием Габделбарый (86 яшь) һәм Сания апа (90 яшь).

Әтием белән әнием – Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында, Сания апа Балык Бистәсендә яшиләр, Нәкыя апа 2018 елда 90 яшендә вафат булды.

Габдрахман бабайдан калган бердәнбер истәлек – аның фронттан иске татар хәрефләре белән язган хатлары, аларны бүгенге көнгә  бик аз кеше таный ала.

Герой бабаемның фронттан килгән хатларын кадерләп саклыйбыз. Гади карандаш белән кадимчә язылган хатларын укый алмаган идек. Быел 9 май алдыннан безгә бүләк итеп, Галимҗан Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния ханым Фәйзуллина ул хатларны тәрҗемә итеп бирде. Анда мондый юллар бар:

«Сагыну хаты.

Сез ки гыйззәтле якын булган иптәшемә без ки ерак җирләрдән фирак булып йөрүче иптәшең Габдрахманнан гаять сагынып бер күрергә, сөйләшергә зарман булып күп сәламнәр язып җибәрдем.

Үзем сау-сәламәт, ашау чама белән, мин тук».

Бер хатында:

«Кар яуды, суык, өскә җылы кием бирмәделәр әле», – дип яза.

«Һәм дә Габделбарый улымны бик сагынам һәм бик саргаям, аның урамда уйнап йөрүләре исләремнән китми, күз алдымда тора. Бу сугыш бик аяусыз, моннан исән-сау кайтмасам, барыгыздан да бәхиллек сорыйм», – ди ул ахыргы хатында.

Көннәр үткән саен, шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Быелгы ел аеруча истәлекле, чөнки сугыш тәмамланганга 80 ел! Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Әйе, сугыш чоры балалары – төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын калган... Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы шул ул.

Шөкер, 80 ел узгач була да, без бабабызны таптык, аның кайда җирләнгәнен белдек. Без аның белән горурланабыз! Күңелләрдә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын иде.

Мөслимә Равзетдинова. Балык Бистәсе

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре