• Фото: «Татар-информ»

ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Кызыл яулык кыйссасы

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе

Җиңүгә 80 ел. Бу көнне мин ишетеп, укып кына белмим. Сугыш беткәндә миңа 8 яшь иде. Җаным, тәнем, бөтен барлыгым белән көтеп алган көн.

Ул көнне, таяк башына кызыл ефәк яулыкны бәйләп, кызыл флаг ясап, авыл урамында мәктәп балалары белән көне буе «ур-ра» кычкырып йөрдек. Флаг-яулык – Сафа бабай хатыны Кәбирә апа бүләге. Алар 1941 елга кадәр Белоруссиядә яшәгәннәр. Сугыш башлангач, өйләренә бомба төшә. Ул бер кат ефәк күлмәктән, муенына ефәк яулык бәйләгән килеш Татарстанга, Сарман районындагы безнең Саях авылына кайтырга чыга да көз көне генә кайтып җитә. Салкын тидереп, авырып өч ел ятты. Әни аны бала караган кебек карап җирләде. Миңа васыять итеп кызыл яулыгын калдырды. Без, урам балалары, аны флаг итеп, кардан окоплар ясап, немецларга каршы сугыштык.

Аналар. Әтиләр фронтта сугышса, әниләр тылда тормыш өчен көрәште. Алар булмаса, без дә исән калмас идек. Күршедәге буш йортка 5 баланы урнаштырдылар. Олысы Асия апага 15 яшь. Авыл халкы, әниләр аларны ташламады. Әнием Саҗидә һәр көн иртән аларга сөт кертергә куша иде. Кечкенә балалары үлгәч, кәфенлеккә мендәр тышларын салдырып биргән иде. Әгәр кулымнан килсә, аналарга һәйкәл куеп, алтын хәрефләр белән «Ана» дип язар идем. Дөрес, Чирмешән халкы 2008 елдан бирле «Безнең Чирмешән» газетасында бу хакта язып килә. Проект та бар, әмма ясап куярга финанс юк. Мәдәният министрлыгына да язып карадык. Барып чыкмады.

Бабамнардан килгән батырлык. Озын гомеремдә (миңа 87 яшь) бик күп батырлыклар турында ишеткәнем, кинолар караганым бар. Ә менә Сафа бабам сөйләгән очракны мин кинода гына була дип уйлый идем.

Революция вакытында – кызыллар аклар белән сугышканда, Сафа бабай аклар (байлар) кулына әсирлеккә эләгә. Хәтерем ялгышмаса, хөкем итү өчен аны үзәккә, хатыны карамагына җибәрәләр. Юлда елга аша күпердән чыкканда бабай суга сикерә (ул вакытта атларда йөргәннәр) һәм, йөзеп барып, елга ярында ботакларга тотынып тора, сулар өчен борынын гына өстә тота. Сакчылар ул сикергән җиргә ут ачканнар, әмма бабай куаклар арасында исән калган.

Әти. Сугышның беренче көненнән Японияне җиңгәнчегә кадәр сугышның үзәгендә кайный, 1946 елга кадәр.

Минем хәзер исем китә. Ничек итеп безнең бабай, әтиләр илне, Ватанны, халкын, гаиләсен яраткан, хөрмәт иткән, аның өчен утка, суга кергән (байлык, акча өчен түгел). Минем әти 1942 елда яралана. Операция ясап, йөрәге яныннан пуля алалар, колагы ишетми, сөйләшә алмагач, комиссовать итеп, өйгә кайтаралар. Әмма бер айдан соң хәле яхшыргач, кире сугышка китәргә уйлый. Военкоматта: «Син сугышка яраксыз», – дип, Суслонгерга «азык-төлек белән тәэмин итүче» буларак җибәрәләр. Чөнки әти русча, латинча, фарсыча, гарәпчә укый-яза белгән, Суслонгерда күпчелек үзбәк, таҗик, казах, чуаш, мари, төрки халык булган.

Әти сөйләгәннәрдән. Азык, кием, корал белән складны тутырам, ә иртән складта бер әйбер дә юк, хәтта ут кабызырга шырпы да юк. Начальниклар – элеккеге байлар. Немецлар җиңсә, завод, фабрикалар кире үзебезгә кайтыр,  дип уйлаганнар. Әллә азыкны, киемне сатканнар, әллә урманда яндырганнар. Ә әти түзмәгән, Мәскәүгә качып киткән. Аннары Суслонгерга Ворошилов килеп тәртип урнаштырган.

Саимә әбиегез Моратова.

Чирмешән, Кара Чишмә

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре