“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
https://vatantat.ru/2025/04/166732/
Тумышым белән Буа ягыннан мин. Җай чыккан саен кайтырга тырышам. Шулай бервакыт үзенчәлекле волонтер барлыгын ишеттем. Аны барысы да үз итеп, «Мишаня» дип атап йөртәләр икән...
Хәзер волонтерлар күп, чөнки вазгыять шундый: ил белән бер йодрыкка төйнәлә торган чак. Интернетта, газета-журнал битләрендә, телевизордан вакытын, акчасын кызганмыйча, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ни белән булса да ярдәм итүче гади кешеләр турында еш язалар, күрсәтәләр. Ә менә бер күзе сукыр, бер аяксыз, инвалид коляскасында гына утырган волонтер турында беренче ишетүем. Ул хатыны белән бергәләп гуманитар ярдәм җыю штабы оештырган, махсус хәрби операциядәге ир-егетләр белән көн-төн элемтәдә тора, кирәк-яракларны үзе (!) илтеп бирә. Ике мең чакрымнан артык барып, батырларның үз кулларына кирәкле әйберләрне тапшыра. Моны ишеткәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады.
Буада яшәүче 45 яшьлек Михаил Баранцев ул. Үзе гаять тыйнак, аз сүзле ир-ат. СВОга ярдәме турында сүз чыккач, бөтенләй аралашырга теләмәде.
– Башкарган эшем турында кычкырып йөрергә яратмыйм. Шуны беләм: мин егетләргә кирәк. Калганы кызыксындырмый, – диде дә сүзен бетерде. Хатыны Ксения белән аралаштык, барысын да ул сөйләде.
Михаил кечкенәдән авырлыклар күреп үсә: тамак туйганчы ашамау, ярымялангач йөреп, үзәкләргә үткәнче туңулар аңа ят түгел. Шуңадыр да СВОдагы хәлләрне яхшы аңлый. Ул Ксенияне бер күрүдә ошата, телефон номерын сорый. Башта кыз ризалашмый, тик егетнең үҗәтлеге җиңә, очраша башлыйлар, аннан өйләнешәләр. Бер-бер артлы ике уллары Никита белән Сергей туа. Алар үсеп килгәндә, ирне язмыш сыный башлый. Балачакта күргәннәр эзсез узмый: Михаилның аякларындагы кан тамырлары нык ялкынсына, берсе шешә, гангрена башлана. Ике елга якын аякны исән калдыру өчен көрәшәләр, тик табиблар аякны ампутацияләргә мәҗбүр була. Ләкин монысы ярты бәла генә булган икән әле. Организмдагы кан тамырлары белән килеп чыккан катлаулыклар сукыраюга китерә: бер күзне саклап калалар, икенчесен – юк.
– Икенче күзгә операцияне СВО беткәч ясатмакчы була Миша. Табиблар аз гына булса да өмет бирә. Аякка да басарга ниятли. Әлегә аның бөтен тормышы хәрби операциядәге Буа егетләренә ярдәм итүдән гыйбарәт. Аның артыннан мин дә шул «дулкын»да хәзер. СВО бетмичә тынычланмаячакбыз, ахыргача ир-егетләргә ярдәм итәчәкбез, – диде Ксения.
Барысы да 2022 елның көзендә мобилизация белән бергә башлана. Михаилга Югары Ослан районындагы дуслары шалтыратып, Буа аша уза торган поезд белән гуманитар ярдәм җибәрүдә булышуын сорыйлар. Әле ул вакытта мондый хәйрия эше белән азлар гына шөгыльләнә торган була. Михаилга җитә кала, шул көннән үзе дә волонтер булачагы турында карар кыла. Алдан дуслары аша СВОга киткән Буа егетләрен барлый. Кайсы белән элемтәгә чыга ала, кайберләре таныш түгел ниндидер Миша белән аралашудан куркалар, аңлашыла инде, вакыты ышана торган түгел. Соңыннан бер-берсеннән белешеп, Мишаня уртак дуска әверелә. Җаны-тәне белән аларның хәрби хезмәтен җиңеләйтергә тырышуын күрәләр.
– Без мондый эш белән шөгыльләнербез дип уйламаган идек. Алдан аңа булышам дип тотындым, аннары үземнең дә тормыш рәвешенә әверелде. «Телеграм»да төркем булдырдык, штаб ачарга бина таптык, ярдәм итүчеләр дә күбәйде. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка ерак шәһәрләрдән дә булышалар. Иң беренче гуманитар йөк төягән автомобиль Сватово шәһәренә китте, – дип искә төшерә Ксения.
Ә аннан соң рейс арты рейс. Маршрутлары да берничә. Алар башлыча Кременная, Дебальцево, Донецк шәһәрләренә юл тоталар. Михаил буалы якташларга барлык кирәк-яракны – автомобиль, аларга запас частьларны, квадроцикл, төзелеш материалларын һәм коралларны, киемнәрне, ризыкларны, гигиена җиһазларын шәхсән үзе алып бара. Шәхси посылкаларны да кулларына тапшырмаса, тынычланмый. Аны бер атнага сузылган куркыныч юл алҗытмый да, куркытмый да. Югыйсә һөҗүм ясасалар, ул башкалар кебек йөгереп кача да алмый бит.
Посылка дигәннән, берсе – райондашыбыз, Альших авылы егете Петр Ласточкинның әнисенең тапшырылмаган күчтәнәче әле дә йөрәкне әрнетә. Михаил Баранцев дуслары белән узган елның 3 сентябрендә чираттагы гуманитар йөк илтергә тиеш булалар. Иртәгә юлга чыгабыз дигәндә, 2 сентябрь көнне кичен Петр Ласточкинның минага басып шартлаганын хәбәр итәләр. Петр һәлак булуы алдыннан бу рейсны бик көтүен әйткән була. Кайгылы хәбәрне барысы да бик авыр кичерә. Петрның әнисе Галина Ивановна посылканы барыбер җибәрә – улының дусларына бирүен үтенә. Улының соңгы әманәтен үтәгән өчен ана кеше Михаилга бик рәхмәтле.
Башкалар да рәхмәт әйтә. Ксения сүзләренә караганда, Бихузин фамилияле бер олы гына абзый улы белән элемтәгә чыга алмаган, нык кайгырган. Михаил аны танышлары аша табып, әтисе белән сөйләштергән. Абзый елый-елый волонтерга чын йөрәктән теләкләр теләгән. Санап китсәң, андый мисаллар күп икән.
Хәзер СВОдагы буалылар өчен «Мишаня» – күптән үз кеше. Бөтен гозерләре аның аша уза. Андый вакытларда инвалид ирнең үзенең сызланулары онытылып тора, чөнки белә: ул аларга кирәк. Батыр ир-егетләр Буага ялга кайткач, аның янына киләләр, рәхмәт әйтәләр, сөйләшеп утыралар. Михаил өчен аларның исән-сау булуы кыйммәт. Ә сүзләргә килгәндә, аның мәрхәмәтле йөрәгенә барысы да – кайгысы да, шатлыгы да сыя.
Гөлчәчәк Нигъмәтҗанова,
Казан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез